РусТатEng

«Нәүрүз» халыкара театр фестиваленә йомгак

7 июньдә Төрки халыкларның XI «Нәүрүз халыкара театр фестивале тәмамланды. Фестивальнең биш көне дәвамында Казанның биш театраль мәйданында Россиянең Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тыва, Чуаш Республикалары, шулай ук Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Мәскәү театрлары 27 спектакль уйнады. Фестиваль спектакльләрен Будапешт, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Уфа шәһәрләреннән килгән ундурт мәртәбәле театр тәнкыйтьчесе бәяләде.Фестивальне ябу тантанасыннан соң, 8 июньдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында Төрки халыкларның XI «Нәүрүз халыкара театр фестивале нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл узды. Фикер алышуда Тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзалары катнашты. Алар арасында: Коллегия рәисе, Россия һәм чит илләрдә сәнгать әһелләренә яхшы таныш театр тәнкыйтьчесе, театр белгече Ирина Мягкова; театр тәнкыйтьчесе Анна Константинова, РФ театр әһелләре берлегенең Курчак театрлары режиссёрларының Бөтенроссия лабораториясе җитәкчесе, РФ театр әһелләре берлегенең курчак театрлары буенча комиссиясе әгъзасы Виктор Шрайман (Түбән Новгород); театр тәнкыйтьчесе РИА Новости күзәтүчесе Анна Банасюкевич (Мәскәү) һәм театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов (Казан).Түгәрәк өстәл утырышын фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе рәисе Ирина Мягкова башлап җибәрде. Ул иң элек оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ирина Мягкова фестивальнең тәнкыйтьчеләр, тамашачылар һәм шәхсән аның үзе өчен бик зур мәгълүмати мөмкинлекләре барлыгын әйтте. «Бу милли театрларның эшен үз күзләрең белән күрә алу мөмкинлеге, башка җирдә моны күреп булмый, диде ул. Театр белгече шулай ук проблемаларны да билгеләде: «Без төрки театраль дөньяның барлык иң яхшы вәкилләрен түгел, техник мәсьәләләрне хәл итеп, бирегә килә алган театрларны гына күрә алабыз. Фестивальгә килә алган театрлар бар. Кайбер шундый ук талантлы театрларның моның өчен акчалары юк. Шундый театрларга ярдәм йөзеннән бәлки ниндидер фонд оештырырга кирәктер. Спектакльләргә килгәндә, тәнкыйтьче Камал театры эшләрен аерым билгеләде: «... иң яхшы спектакльләр ‐ барыбер татар театрларыныкы. Әгәр дә бу конкурс булса, гран-прины, һичшиксез, Фәрит Бикчәнтәевнең «Җәйнең бер көнендә һәм, берникадәр тәнкыйть сүзләре белән, «Мулла спектакльләре алыр иде.Театр белгече шулай ук фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе вәкилләре тарафыннан макталган яшь режиссерларның хезмәтләрен дә билгеләп үтте. Алар: Минзәлә театрының «Ташкын спектакле (режиссер Дамир Сәмерханов), Истанбул (Төркия) театрының «Үзен үзе үтерүче спектакле, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында сәхнәләштергән «Туй спектакле, Шамил Дыйканбаев куелышында «Медея моноспектакле һәм Тыва театрының «Ромео һәм Джульеттасы (режиссер Сюзанна Ооржак). «Бер фестиваль өчен бу бик күп, ‐ дип йомгаклады сүзен Ирина Мягкова. ‐ Хәтта бер генә чын-чынлап яхшы спектакль уйналса да, фестиваль уңышлы үтте диеп булыр иде. «Нәүрүздә исә кызыклы һәм лаеклы берничә хезмәт булды. «Нәүрүз кебек фестиваль ‐ шәһәр һәм республика дәрәҗәсен билгеләүче мөһим чара.Коллегия рәисеннән соң сүзне Анна Банасюкевич алды. «Мин бик югары оештыру дәрәҗәсе өчен рәхмәт сүзләренә кушылам, ‐ дип башлады ул. ‐ Бернинди тукталып торулар, аңлашылмаучанлыклар булмады. Фестиваль дәвамында һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Бу искиткеч булды! Казанга беренче килүем, шуңа да чагыштыра алмыйм, «Нәүрүзнең элек ничек узганын белмим, әмма биредә күргәннәрем бик зур кызыксыну уятты. Бу килүемдә белем эстәү өлеше дә булды. Әйтик, төркмән театры. Начармы-яхшымы, дип әйтмим, әмма мин аны берничек тә күзалламый идем. Минем өчен бу үзенә күрә ачыш. Агымга каршы баручылар да кызык минем өчен. Әйтик, үзем өчен «Туйны куйган Сакаевны билгеләдем, хәтта спектакле каршылыклы фикерләр тудырса да. «Учур театрының эше атмосфералы, тоташ булды.Алга таба сүзне Евгения Розанова алды: «Фестиваль җәмәгатьчелеген уңышлы башкарылган эшләре белән котлыйм. «Нәүрүз елдан-ел югары дәрәҗәсен саклап килә. Мин моның җиңел булмавын беләм. Бу А классы дәрәҗәсе. Биредә ике башкалада да, Европада да күрә алмаган спектакльләрне карый алуыма шатланам. Спектакльләргә килгәндә, аерым исеменәрне махсус атамыйм, чөнки һәр спектакльгә карата фикерләр әйтелде. Яшь режиссерлар эшләрендә сәнгати тенденцияләргә килгәндә, монда, фестивальдә мин бик күп пластик, сценографик табышлар күрдем. Бу уңайдан аларга бер киңәшемм бар: әгәр дә дә сез заманча театр юнәлешләрендә эшләргә талпынасыз икән, моңа Юрий Альшиц дәрәҗәсендәге профессионаллардан өйрәнергә кирәк. Шулай ук заманча тенденцияләрне милли театр традицияләре белән берләштерә белү кирәк. Үзем күргәннәрдән чыгып, моңа Фәрит Бикчәнтәев иң камил ирешә алган, дип әйтер идем.Виктор Львович Шрайман фестивальне «сәнгать сәгатьләрен төгәлләштерү урыны, дип атады. «Һәр театрның үз системасы, традицияләре төзелә, ‐ диде тәнкыйтьче. ‐ Ул яхшы да, начар да булырга мөмкин. Спектакльне фестивальгә алып килү өчен батырлык кирәк, чөнки системаң сынауга дучар булачак. Һәм бу бик әйбәт! Театр белгече шулай ук курчак театрларында сценография проблемасы барлыгын әйтте: «Әле СССР заманында ук ясалган бихисап ачышлар булуга карамастан тормышка охшатып ясарга тырышкан мескен интерпретацияләрне карау күңелле түгел.Түгәрәк өстәл утырышын Төрки халыкларның «Нәүрүз халыкара театр фестиваленең директоры Илфир Якупов тәмамлады. Ул тәнкыйтьчеләр коллегиясенә, фестиваль командасына, театр коллективларына һәм , аеруча, ММЧ вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Журналистларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең эшегез ярдәме белән тамашачы фестиваль һәм спектакльләр турында белеп торды. Быел залларыбыз тагын да тулырак булды. Рәхмәт сезгә. Барыгызга да рәхмәт! Камал театры 12.06.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра