РусТатEng

«Син – сәхнә ханбикәсе»

Төп текст: Камал театрының легендар шәхесе ‐ Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанованың «Театр кунакханәсендә булуында әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә юк та кебек. Әмма бөтен хикмәт әлеге «кунакханәнең Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты булуында. Бу инде иң беренче чиратта театраль очрашуның нинди дә булса китап белән бәйле булуына ишарә. 21 апрельдә Татарстан Республикасы милли китапханәсендә узган очрашуга да галиҗәнап китап ‐ Нәҗибә Ихсанованың Татарстан китап нәшриятында басылган «Уйнап узган гомер җыентыгы сәбәпче булды. Очрашу иҗади шәхесне олылаучы истәлекләр белән үрелеп барды. Әлбәттә инде, Нәҗибә ханым Ихсанова турында башланган сүз ул Туфан Миңнуллинсыз гына, ә Туфан Миңнуллин турында башланганы Нәҗибәсез генә була алмый. Җылы дустанә очрашуда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең истәлекләре дә нәкъ шул тәртиптә барды.‐ Нәҗибә ханымга мин Туфан күзләре белән карыйм. Туфан ага белән очрашканда, Нәҗибә ханымны телгә алмый калганыбыз юк иде. Туфан аганы искә төшергәндә, кичләрен спектакльләрдән, очрашулардан бергәләп «чөкер-чөкер килеп, сөйләшеп кайткан чакларны сагынам. Каядыр юл тотса да, атналар буе поездда бара, атналар буе кайта торган иде. Кая гына бармасын, Туфан абыйның бер матур гадәте бар ‐ Нәҗибә ханымга бүләк алып кайта торган иде. «Сез өйдә нәрсә хакында сөйләшәсез? ‐ дип сораган чакларым да булды. Беренче урында ‐ сәгать, икенче ‐ балалар, өченчесе ‐ ашау турында, ди торган иде...Инде шагыйрь сүз алган икән, ул шигырьсез генә була алмый. Разил ага да, Нәҗибә ханымның иҗатына олы бәя биреп: «Син ‐ сәхнә ханбикәсе! ‐ дип, аңа шигырь багышлады, Универсиадага багышлап әзерләгән «40 татар дип исемләнгән китап бүләк итте. Нәҗибә ханымның бердәнбер кызы Әлфия Туфановна исә, бер урамлык кына кечкенә авылдан чыккан әнисенең дистә еллар буе сәхнә тотуын үз күзлегеннән бәяләде: «Мин моны, Марска очып барып, яңа тормыш башлау белән чагыштырам, ‐ диде ул һәм гомер буе өй җылысын саклап торган әнисе алдында баш иде. Нәҗибә ханымның авылдашы, гомерлек дусты ‐ Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр ага Шакировның да фикерләре Әлфия ханымныкы белән аваздаш иде: «Гомерендә радио ишетмәгән, тере артист күрмәгән кечкенә авылның ике баласы гомерләрен олы сәнгатькә багышласын әле. Бу ‐ язмыш. Казанга яланөс, яланаяк килеп кердек. Авылдан чыгып киттек кенә, коеп яңгыр ява башлады. Зур авырлык белән тапкан ботинкалар сазга батты. Кайтканда алырбыз, дип, аларны Рангазар күпере астына яшереп калдырдык...«Ул ‐ минем өчен сәхнәдәш кенә түгел, сәхнә дустым да, дип сүз алган Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә ханым Гәрәева исә китапны укып чыгуга ничек итеп тизрәк Нәҗибә ханымның өенә барып, елый-елый хисләрен уртаклашуы турындагы истәлекләренә тукталды. Нәҗибә булмаса, Туфан шундый гениаль әсәрләр яза алмаган булыр иде, дип ассызыклады ул. Халык алдына чыгуга ташып торган егәре, хисләре белән сәхнәне тутыручы дустының әле дә театрда уйнап яшәвен теләде Наилә ханым.Очрашуның тагын бер мизгеле «Таттелеком җәмгыятенең кылган изге гамәлләре белән бәйле иде. Узган ел көз көне, «Таттелеком җәмгыятенең генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллинның олы ярдәме белән, Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакировның туган авылы Яңа Ташлыяр булган урында истәлек ташы куелып, авылның басу уртасында калган зираты төзекләндерелгән иде. Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин да күтәреп алды бу башлангычны. Шушы матур вакыйганың һәр мизгелен фотога төшереп барган «Таттелеком ААҖнең матбугат үзәге җитәкчесе шагыйрь Рөстәм Закуанов та катнашты әлеге очрашуда.‐ Ул чагында Разил абый Вәлиев тә безнең эшләр белән гел кызыксынып торды, әмма Республика делегациясе составында чит илдә булу сәбәпле, Яңа Ташлыярда стелла ачылу тантанасына кайта алмады. Соңыннан әлеге вакыйгага багышланган фотоархив белән танышкач: «Рөстәм энем, тарихның хәтере бик кыска, изге гамәлләр, аларны тормышка ашырган кешеләрнең исемнәре, кызганычка, бик тиз онытыла. Ә инде «ташка баскан югалмый, дип, альбом итеп чыгарырга киңәш итте, ‐ ди ул. Һәм әлеге очрашуның төп сәбәпчесе булган Нәҗибә ханымга яңа чыккан «Туфан ага әманәте дигән фотоальбомны бүләк итте. «Алла боерса, Яңа Ташлыярның зиратын тәртипкә китереп, авыл уртасына истәлек билгесе куйдыртырга ниятлим. Шөкер, Туфан аганың кирәкле урында, кирәкле кешеләр алдында әйтелгән бу сүзен эләктереп алучылар булган. Бүген инде, чыннан да, аның әманәте үтәлде, дибез.* * *Җыр-бию, театраль күренешләр белән үрелгән очрашуны алып барган Камал театры музее җитәкчесе Луара ханым Шакирҗанова һәм Милли китапханә хезмәткәре Фирдәвес ханым Имамова тамашачыны янә очрашуга чакыра. Аның чираттагысы 19 майда халкыбызның иң популяр артистларының берсе — Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Равил Шиһап улы Шәрәфиев иҗатына багышланачак. Шәһри Казан. Рәсиха Фәизова. 30 апрель 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра