РусТатEng

Үзебезне үзебез югалтабыз


Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=2913

Хезмәтчеләрне хуҗа ихтыярына бәйле дип кабул итәргә күнеккәнбез. Чынлыкта без барыбыз да бәйле бит. Сайлау алдында еш калабыз һәм кайда түбәнсенү, кайда горурлык, ә кайда үз-үзеңне югалту икәнне аңлый алмый иза чигәбез. Без эшебезгә, кредитларга, җәмгыять фикеренә, тагын бик күп нәрсәләргә бәйле.

 “Без барыбыз да сайлау шартында яшибез”, – дип искәртә камаллылар 

“Хафалы биюләр” пьеса­сының авторы Салават Юзеев әйтүенчә, әнә шундый уйлар аны кулына каләм алырга мәҗбүр иткән. Дөрес, бу уйлар бер аны гына борчымый. Пьеса авторы бу хакта менә ниләр сөйләде:

– Пьесаны тәмамлап, аны Камал театрына тапшырганнан соң, Борис Хлеб­никовның “Пока ночь не разлучит” дигән фильмын карадым. Анда да төп каһар­маннар – официантлар. Кү­рәсең, тәлинкә тоту, ялагайлану темасы бер мине генә борчымый. Бик күпләрнең бу күренешне төрле ысуллар белән сурәт­ләп, халыкны сискәндерәсе килә. Без барыбыз да бәйле. Әмма бәйлелекне башкалар түгел, үзебез уйлап табабыз. Мин­нән бу әсәр нәрсә хакында дип сорыйлар. Бер акыл иясе, кайсы гына әсәре турында сүз чыкса да, ул – мәхәббәт һәм үлем хакында, калган бөтен әйбер менә шушы ике төшенчәгә бәйле дип җавап бирә торган була. Мин исә бу пьеса мәхәббәт, үлем һәм ирек турында дип җавап бирәм.

Салават Юзеевны без күбрәк фильмнар аша беләбез. Әле кайчан гына ул Илдар Әбүзәров әсәре буенча “Корбан-роман” фильмын төшергән иде. Быел мө­селман кинофес­тива­лендә аның сценарие буенча әзер­ләнгән “Ишекне шапылдатып япты да чыгып китте” фильмы җиңү яулады. Камал сәхнәсендә исә аның “Ут күршеләр” спектак­ле дә зур уңыш белән барды.

С.Юзеев Камал театрына эләгүне бәхет дип саный. Бирегә сирәк “эләгү”енең сәбәбе аның әсәрләренең абстракт, фәлсәфи булуындадыр, мөгаен. Театр хакында пьеса авторы болай ди:

– Пьеса бәхетле язмышлы булды. Чөнки Камал театры тәҗрибәдән курыкмый. Ул бу хокукны күптән һәм лаеклы рәвештә яулап алды.

Спектакль нәрсә хакында соң? Игълан буенча өч официант (Наил Дунаев, Илдус Габдрахманов, Алмаз Гәрәев) ауга чыккан түрә­ләргә хезмәт күрсәтә. Соң­рак аларга биюче кыз (Айгөл Миңнуллина) килеп кушыла. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов әйтүенчә: “Хез­мәт­че – хезмәт күрсәтүче генә түгел, тормыш фәлсә­фәсен җиткерүче дә. Биюче кыз да гади кыз түгел, ул –  язмыш, фатум, хыял... Пьесада иҗтимагый сатира күзгә ташлана һәм ул кайбер урын­нарда гротескка кадәр үстерелә.  Ләкин автор иҗ­ти­­магый гаделсезлек белән артык мавыкмый. Ә үзсүзле, узынган “кинәт­бай”лар –  бары тик фон гына. Пьесаның төп фикере – кешенең гомер буе сайлау шартында яшәве: йә үзеңне югалтасың, яки ирекле буласың”.

Яшь режиссер Рамил Гәрәев, бу спектакль белән дөрес адым ясауның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен ассызыкларга телә­дем, дип сөйләде. Әмма ул татар телен тою җәһәтеннән кыенлыклар булуын да яшер­мәде. Ихлас кешенең хаталары да кичерелә. Өстә­венә текстны шомартырга вәгъдә бирелде.

Журналистлар өчен күрсәтелгән спектакльдән соң, татар мохите юк, дигән сүзләр дә булды. Хикмәт шун­да: вакыйгалар таулар арасында бара, көйләр дә үзебезнеке түгел. Моның үзенә күрә хикмәте бар. Геройлар, кинолар турында сөйләшеп, якынаеп китә. Тора-бара кино цитаталары белән җавап бирә, кино афоризмнары куллана башлыйлар. Шуңа күрә музыкаль бизәлештә төрле кино саундтреклары мул кулланылган. Ничектер, бу табигый тоелды, хәтта татар музыкасы булмаганга, безнең мохиттән ераклашканга сөендерде дә. Ни дисәң дә, тәлинкә тоту, ялагайлану кебек яман гадәтне үзебезгә ямап, беркетеп куясы килеп тормый әле. Сүз уңаеннан, спектакльдә “Без – команда, бар да барып чыгачак” кебек тормышыбызда даими яңгырап торучы лозунг-җөм­ләләр дә шактый.

Фәрит Бикчәнтәев хак әйтә, лакейлыкка ачыну элек-электән булган. “Нәкый Исәнбәтнең “Гөлҗамал” пье­сасын искә төшерегез әле. Анда лакейлык турында саллы гына монолог бар. Салават Юзеев бу теманы үзен­чә ачкан”, – диде ул. Әлеге дә баягы үз хәлеңне күзеңә төртеп, күрсәтеп бирүне бөтен кеше дә кабул итә алмый шул.

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 31.10.2015 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра