РусТатEng

ҺАМАН СҮЗ ДӘ СҮЗ, Ә КҮМЕР ЮК...

Г.Камал исемендәге академия театрының “Җилкәнсезләр” премьерасын караганнан соң, бернәрсә дә үзгәрмәгән икән дигән фикергә киләсең. Юкса бит 1910-1925 еллардагы вакыйгалар бүгенге көнгә шулкадәр аваздаш була алмас иде. Шуңа күрә режиссер Георгий Цхвирава комедияне “киләчәк турында искә төшерү” дип игълан итте. Шунысы кызыклы: ул бу комедияне укыган да Камал театры җитәкчелегенә үзе чыккан.

“Нәкъ менә шушы театрда куясым килде. Пьеса бу көнгә шулкадәр аваздаш. Бүген дә социаль тигезсезлек күзәтелә, байлар белән ярлыларның бер-берсен күралмавы соңгы чиккә җитте”, – дигән иде Г.Цхвирава матбугат очрашуында. Заманында әлеге режиссер Камал театрында “Ханума” спектаклен куйган иде.

Режиссер спектакльне бүлекләргә бүлгән һәм аларны шартлы рәвештә 1910, 1916, 1917, 1919, 1922, 1925 нче еллар дип билге­ләгән. Һәр бүлек кинохроника белән башланып китә, кадрлар шул чорга туры килә торган музыка белән бизәлгән.

Кәрим Тинчуринның “Җил­кәнсезләр” сатирик ко­медиясе (режиссеры – Ши­рияздан Сарымсаков) 1957 елда Тукай премия­сенә дә лаек була. Ул чакта театр бай­лардан көлә, аларны мыскыл итә, дип сөйләде тән­кыйтьче Ильтани Илялова. 
– Ә бүген чишелеш бө­тенләй башкача. Элеккеге байлар шулкадәр кызганыч хәлдә калалар, вакыт-вакыт тамакка төер утыра хәтта. Актуаль, хәзерге заманга яраклы чишелеш табылган, – диде ул.

Вакыйгалар Нуретдин (Та­тарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев) гаи­ләсе тирәсендә башлана. Аның Дилбәр (Ләйсән Фәй­зуллина) исемле кызы гимназияне тәмамлый. Дилбәр үзенең матурлыгын белә һәм килә­чәген бары тик бал­да-майда гына йөзә торган итеп күз алдына китерә. Шулай килеп чыга да. Властька советлар килеп, Мисбах Хаҗи хезмәт­чесе Зәйнетдин баеп киткәч, гимназистка аңа ки­яүгә чыгып, үзен бөл­ген­лектән саклап кала.

Тора-бара Дил­бәр матур тормышы хакына әти-әнисен туган йортыннан куып чыгарудан да тайчанмый. Дөрес, ул сәүдә­гәрлек хәйлә­сен кулланып, вөҗданын күчтәнәчкә алып килгән паштет кисәге белән акларга тырыша. 
Спектакльнең үзәген Рамил Вәҗиев белән Хаҗи – Татарстанның халык артис­ты Искәндәр Хәйруллин тотты. Алар бер-берсе бе­лән бә­хәсләшкәндә, мин синнән киммени, дия-дия милләт файдасына малларын бир­гәндә, шул чорның иң фа­җигале моментлары ачык­ланды. Ахыр чиктә “мил­ләт” дигән төшенчә юкка чыга, байлар ярык тагарак алдында кала. Мин хез­мәт­чегә идарәне бирмәс идем, алар бит укымаган, алар илне һәлакәткә илтә, дип ачына Мисбах Хаҗи. Шулай булып чыкмадымыни?

Эпизодик күренештә генә чыгып алган Айгөл Миң­нуллина да бер мизгел­дә образының эчке киче­решләрен ачык чагылдыра алды. Гомумән, Г.Камал театры артистларына бу спек­такльгә түккән көчләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Килгән режиссерның артист белән эшләргә вакыты чикле булырга мөмкин, ә монда һәрбер артистның тырышлыгы һәм әсәрнең әһәмиятен аңлавы, үз өс­тендә эшләве күренеп тора. Сәхнә телен шомартырга кирәк дигән кисәтү алган Айгөл Абашева да канатлы фразага әйләнгән “һаман сүз дә сүз, ә күмер юк!” ди­гән сүзләрне үтемле итеп җиткерә алды.

Спектакльгә нокта да саллы итеп куелды. Рокыя, әти, киләләр, дип куркып кычкыргач, ишек шакыган тавышлар ишетелгәч, Нуретдинне биләп алган чарасызлык залга да таралды. Шул чакны экранда танылган драматург Кәрим Тин­чуринның яшәгән еллары күренде. Ул да – шушы чор иттарткычына эләккән һәм вакытсыз дөньядан киткән зыялыларыбызның берсе ләбаса. Димәк, драматург язганда ук үз язмышыннан, ил язмышыннан яшь аралаш көлгән булган инде. Нуретдин исә уллары кебек идән астына качмый. Ул идән асты капкачын намазлык белән каплап, намаз укырга керешә. Киләчәк – бер-бер артлы алмашынган хакимияттә түгел, иманда, телдә, әхлакта шул.

“Ватаным Татарстан”, /Гөлинә Гыймадова/№ 149, 11.10.2016/

https://www.vatantat.ru/index.php?pg=2284

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра