РусТатEng

Әйтелмәгән сүзләр күп калды

Рус сәнгатенә хезмәт итүче татарларыбыз шактый. Ә менә замандашларыбыз арасында татар театры сәнгатенә хезмәт иткән рус кешесе берәү генә. Ул – Татар­стан­ның атказанган артисты Николай Юкачев. Заманында академия театры режиссеры Марсель Сәлимҗанов талантлы ак­терның әнә шул сыйфатына туктала һәм гап-гади сүз­ләре белән аны буй җитмәс биеклеккә күтәрә дә куя.


Хәзер исә безгә Николай Юкачев турында үткән заманда сөйләргә, сагынып искә алырга гына калды. Баксаң, бакыйлыкка күчүенә дә җиде ел үткән икән. Исән булса, аңа быел 60 тулган булыр иде. Якын кешеңне җир куенына иңдерү – ул әле араны өзеп, бөтенләйгә хушлашу дигән сүз түгел. Хәләле Раушания апа, гел янәшәмдә тоям, әйтә алмыйча калган сүзләремне кабатлап йө­рим, ди әнә:

 
– Без аның белән 29 ел бергә яшәдек, бергә эш­лә­дек. Икебез дә беренче тапкыр күрешүгә, язмы­шы­бызның бәйләнәчәген си­зенгән, минеке була, дигән сүзләрне күңелләребезгә кертеп куйганбыз икән. Моны ничә ел яшәгәннән соң гына бер-беребезгә әйтеп көлешкән идек. Ул безнең группага армиядән кайтканнан соң килеп кушылды. Рус егетенең татар төркемендә укуы кызык та, гаҗәп тә иде. Туган җире Кукмара райо­нының Нырты авылында рус­лар да, татарлар да яшә­гәч, Коля татарчаны сөйләм дәрәҗәсендә белә, әмма әдәби теле аксый иде. Очраша башлагач, без гел татарча сөйләштек, соңрак роль­ләргә дә бергә әзерләндек. Тора-бара ул: “Элек русча уйлыйм, аннары татарчага тәрҗемә итә идем; хәзер аңламыйм: татарча уйлыйммы соң мин, русчамы”, – дип уйга калды. Сөйләшкәндә русча сүзләр кыстырмаска тырышты. Гаиләдә исә әнисе генә русча сөйләшә, татарча аңласа да, русча җавап җирә иде. Коля кызыбыз белән дә татарча сөйләште, Светланага сердәш тә, киңәшче дә була белде. Сеңлем Рәмзия яшьли вафат булгач, аның балаларын үзебезгә алган идек, шул вакытта иремнең күңеленең киңлеген, тирән­леген күрсәгез, мин аны әйтеп, аңлатып та бирә алмыйм. Коля чиста күңелле, эчкерсез зат иде. Шуңа күрә минем әти-әни дә, нигә урыс­ка кияүгә чыгасың, ди­мәде, аныкылар да миңа каршы килмәде.

 
Николай Юкачев ар­мия­гә кадәр театр училищесына укырга кереп китә. Күңе­ленә, кайткач, рус бүлегенә күчәрмен, дигән фикерне дә салып куя. Ләкин Празат Исәнбәт, Марсель Сәлим­җанов, Шәхсәнәм Әсфән­дия­рова егетне татар бү­легендә калырга күндерә. Татар театры бәхетенәдер, күрәсең...
Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров нәкъ шундый фикердә. Ул аны, академия театры спектакле тәмамлангач, тама­шачының, анау ул артистлары бигрәк кызык уйный, атаң-анаң бармы, бәбкәм, дип, пылт итеп килеп чыга, дип кызык итеп тә сөйли, ямансулап та искә ала:


– Юкачевлар гаиләсенә сокланмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Алар һәрбер эшне киңәшләшеп эшлиләр, ачык йөзлеләр, гаҗәеп киң кү­ңеллеләр иде. Тагын шунысы истә калган: гастрольдән соң безне кунакка чакырдылар. Кунаклар күп булуга карамастан, кечкенә генә бер бүлмәле фатирларында га­җәеп иркенлек тоела иде. Раушания дә, Николай да әйтеп бетергесез киң кү­ңелле кешеләр иде. Коля­ның күңел аклыгы тамашачыга тәэсир итмичә калмый. Әйткән сүзләре канатлы гыйбарәгә әйләнә, тамашачыга һәрбер ролен тәмле итеп җиткерә белде. Миңа, безнең Юкач ул, дип мактануы шулкадәр рәхәт иде. Аннан еш кына автограф алырлык кына таныштырыгыз әле дигән үтенечләрне канә­гатьләндерергә туры килде.


Көчле кеше иде Коля! Ара-тирә шалтыратып хәлен сорашканда, саулыгының шәп түгеллеген сиздерми, үзе генә белгән авыр уйларын башкаларга сеңдерми иде. Раушания ханым да шулай ди:


– Үзенең хәле авыр икә­нен беркайчан да сиз­дер­мәде. Йөрәгем авыру булгач, гомер буе минем өчен борчылып яшәде, авырлык ки­термәскә тырышты. Кызыбызны да, әниеңә авырлык ки­термә, дип тәрбияләде. Тормышны ул алып барды, миңа иҗатка вакытны күб­рәк калдырырга тырыша иде. Хәзер менә ул юк, миңа яшәр­гә туры килә. Үлгәненә җиде ел узды, гел янәшәмдә кебек. Өйдә бөтен җирдә фотолары эленгән. Аларга карап сөйләп бетермәгән сүзләремне сөй­лим. Ятсам да, торсам да – башымда ул гына.


Минем йөрәкне саклады, үзенең йөрәге түзмәде, ди Раушания апа:


– Йөрәгенә операция ясаганда, театрның ярдәме әйтеп бетергесез булды. Шамил абый Закиров, Фәрит Бикчәнтәев, хезмәттәш­лә­рем матди яктан да, рухи яктан да ярдәм иттеләр. Коля аякка басты, аннан соң бер ел узгач, менә бу зәхмәт авыру килеп чыкты. Табиблар, бел­гәч, гомере калмаган, ди­деләр. Ул бер ел ярым кө­рәште. Ахыргача эшләп йөр­де. Яңа сезон ачылырга ун көнләп кенә вакыт калган иде, көтеп җиткерә алмады, китте...


Хезмәттәшләре Коляның ярдәмчеллеген, самимилеген сагынып искә алалар. Нәҗибә Ихсанова аның Туфан абый юбилеенда бертуктаусыз фотога төшереп утыруын, соңыннан гаиләгә альбом ясап бүләк итүен яратып искә ала. “Сөяркә” спек­так­лендә ире үлгән әбине уйнаганда, Коляның репетиция­ләрне карап утыруын сагына. “Ул вакытта Николай әнисен югалткан иде.


Репетициядән соң яныма килде дә: “Нәҗибә апа, әнидән калган медаль­ләр бар. Шуның берсен сезгә бү­ләк итим әле. Бу спектакль­не уйнаганда, түше­гез­гә тагарсыз, дигән иде. Менә нинди нечкә күңелле кеше ул.


Сәхнәдәшләре аны, киң диапазонлы артист иде, ди­ләр. Моны раслау өчен кайбер рольләрен атау да җитә: Амур – “Диләфрүзгә дүрт кияү” (Т. Миңнуллин), Зәки – “Кишер басуы” (З. Хә­ким), Билярдо – “Биюче” (Лопе де Вега), Шаталов – “Телсез күке” (З. Хәким), Мишка – “Зәңгәр шәл”, Мартыныч-Мөбарәк – “Казан егетләре” (М. Гыйлә­җев). Раушания апа аның әйтеп бетергесез рә­хәт парт­нер булуын билге­ләп үтә. “Тик безгә сәхнәдә пар роль­ләрне озак уйнау насыйп булмады. Ул тиз олы­гайды, чәчләре чаларды да аңа үзеннән олырак рольләрне бирә башладылар. Ул – картларны, ә мин кызларны уйнап калдым”.


Николай Юкачев турында актерларның һәрберсе истәлек саклый. Сүз белән түгел, ихлас гамәлләре бе­лән хәтергә сеңеп калган ул. 9 декабрьдә, спектакль алдыннан Г.Камал театрында аны искә алачаклар. Аңа атап әйткән һәм язылган сүзләр рухын шат кылсын иде.


Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=2753

"Ватаным Татарстан". Гөлия Гыймадова. 09.12.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра