РусТатEng

“Бабайлар чуагы” Самара тамашачысы күңелендә тирән кичерешләр тудырды

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары башкаруындагы Илгиз Зәйниевның “Бабайлар чуагы спектакле Самара тамашачысы күңелендә тирән кичерешләр тудыргандыр, дип уйлыйм. Тормышы никадәр күпкырлы, кызыклы булмасын, кеше күңелендә мәхәббәт булмаса, аның бәхете китек була, яшәвенең мәгънәсе югала. Һәр адәм заты үзен белә башлаганнан алып картлыгына кадәр сөюгә, мәхәббәт җылысына мохтаҗ.Менә бу спектакльнең геройлары Әнәс Әдрәсович (Ринат Таҗетдин), Фуат Дамирович (Әзһәр Шакир), Әнсәр (Равил Шәрәфи) һәм Җәүдәт (Ирек Баһман), олы яшьтә булуларына карамастан, Хәлимә Әмировнага (Наилә Гәрәй) карата мәхәббәт хисләре тоеп яшиләр.Аларның тормышлары күптән җайга салынган: почта ташучы Җәүдәт Хәлимәгә пенсия китерер алдыннан чал чәчләрен кызылга буый, күзенә кара күзлек кия һәм матуррак күренергә тырышып киенә. Аена бер мәртәбә булса да чибәркәен күрсә, чөкердәшеп чәй эчеп утырса, бу кичерешләр аңа яңа очрашуга кадәр хыялланып яшәргә көч бирә торгандыр. Ринат Таҗетдин башкаруындагы почта ташучы беренче карашка беркатлы булып күренсә дә, кирәк булса, бик гайрәтле кеше икәнлеген исбатлый.Ә Фуат Дамирович белән баш героебыз театрда танышкан булса кирәк. Элек костюмер булып эшләгән чибәр һәм үткен Хәлимәгә масаючанрак, үпкәлчәнрәк һәм бик нечкә күңелле җырчы гашыйк булган. Аларның да үзара мөнәсәбәтләре гармониядә: сөйләшер сүзләре, җырлашыр җырлары бар. Сүз уңаеннан: Хәлимәнең иң зур байлыгы ‐ гомер буе җыйган пластинкалары. Ул аларны кәефенә карап сайлап ала һәм тыңлап ләззәтләнә. Тавышы бетеп баручы Фуатны да җырлага ул куәтләп тора. Үзенең аксөякләр нәселеннән булуын күрсәтергә тырышучы Фуат Дамирович ролен Әзһәр Шакир да бик оста һәм нечкә юмор белән башкара.Һавалы Әнсәр дә театр эшлеклесе булса кирәк. Хәлимәнең йөрәгендә аңа да махсус урын бар. Дөрес, ул ирнең көен көйләп торырга бик үк ашкынмаса да, ишек төймәсенә басуыннан ук танып, йөгерә-йөгерә аш бүлмәсенә кереп китә һәм алъяпкычын бәйләп, кулларын онга батырып чыгып, оста хуҗабикә икәнлеген күрсәтергә тырыша. Әнсәр роле махсус Равил Шәрәфи өчен язылган диярсең: темпераментлы, кызып китүчән милләтпәрвәргә митинг һәм демонстрацияләрдә чыгыш ясау бик килешер иде.Утыз ел буе Хәлимәнең күршесендә яшәгән галим Җәүдәт тә аны гомере буе сөйгән, әмма хисләрен әйтергә базмаганлыктан, бөтен гайрәтен математикага багышлаган. Хәзер инде ул карт, башы эшләми, ә менә йөрәгендәге мәхәббәте, шәм яктысы кебек, аңа яшәү көче биреп тора. Күп нәрсәне хәтерләмәвенә карамастан, Хәлимә янына кереп чыгарга бер дә онытмый ул. Ирек Баһман башкаруындагы галим кыяфәтле Җәүдәтнең балаларча самимилыгына халык эче катып көлә.Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәева башкаруындагы Хәлимә Әмировна үзенең кечкенә генә фатирында патшабикә кебек хөкем сөрә. Егетләрен ул ишек кыңгыравына басуларыннан ук танып ала һәм халатын күлмәккә алыштыргач кына ишекне ача. Аларның берсендә җырлау сәләте ачып, икенчесенә хыялланырга мөмкинлек биреп, өченчесенең милләт өчен көрәшче булу теләген хуплап, ул картларга яшәү дәрте өсти.Наилә Гәрәева, бәхәссез, югары иҗат кешесе һәм 70 яшендә дә дистәләгән спектакльләрдә уйный. Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр әсәрендәге Галимә, Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында сөйләшик әсәрендәге Абруй, Кәрим Тинчуринның “Казан сөлгесеендәге Шәмси, “Зәңгәр шәлендәге Сабира рольләре арасында бүгенге роле бик җиңел, көлеп уйнала, актрисаның характерына туры килә кебек тоела. Ә икенче уйласаң, андый рольне башкару өчен характер да, зур тәҗрибә дә кирәк. Хәлимә дүрт ирне утыз еллар чамасы үз янында биетерлек булгач, матурлык белән генә алдырмыйдыр шул. Наилә Гәрәева башкаруындагы Хәлимә психолог та, киң күңелле, кешелекле, затлы һәм шаян хатын да....Кызы һәм оныгы Хәлимәне Владивостокка алып китәргә кайткан, дигән хәбәр кырмыска оясына таяк тыккандай эффект тудыра. Фуат Дамирович театр бинасын арендага алып, хатынны зурлап озату идеясы белән йөргән арада, Әнәс Әдрәсович аны ничек тә булса алып калу ягын карый. Башта көндәшләр булып бер-берсен төрттереп йөргән бабайлар Хәлимәне җибәрмәс өчен берләшәләр һәм төрле тузга язмаган хәйләләр кора башлыйлар. Әмма һәркайсының үз планы да бар - аны үзенә хатынлыкка алып калу. “Егетләр, берәм-берәм килеп, Хәлимәгә үзләренең ярату хисләрен белдерәләр, кияүгә чыгарга кыстыйлар. Ә кызның читкә китәсе килмәсә дә, ул шушы хәлне үзгәртү өчен берни дә эшләми, фотоларын карый-карый, борынгы күлмәк-туннарын барлый-барлый әкрен генә җыена тора. Китү көннәре якынлашканда гына Хәлимә аларга: “Элек сезгә мин кирәк дип уйлый идем. Ә хәзер аңладым: үземне хатын-кыз итеп тоемлау өчен сез миңа кирәк булгансыз икән, - дип әйтә.Әнисенең бабайлар башын әйләндерүен кызы Жизель (Венера Шакирова) һич тә кабул итә алмый. Әмма Хәлимә аның белән бу темага гәпләшеп тормый: “Бу - минем тормышым, - дип әйтә, һәм элеккечә яшәвен дәвам итә.Шул арада картлар Жизельны кияүгә биреп, барысын бергә Казанда калдыру идеясы белән йөриләр. Әмма бу барып чыкмый, чөнки Ходай Тәгаләнең планнары башкачарак корылган була: Хәлимәнең оныгы Ален (Эмиль Талипов) һәм Җәүдәтнең оныгы Алия (Нәфисә Хәйруллина) арасында мәхәббәт уты кабынып китә.Яшь драматург булуына карамастан, бу спектакль белән Илгиз Зәйниев тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, картларның психологиясен тирән белүен күрсәтә. Комедия күп җитди проблемалар да күтәрә. Беренчесе, инде әйтеп үтелгәнчә, картлыкта да тормыш ямен тоеп, сөю хисе белән яшәргә кирәклеге идеясы алга сөрелә.Татарларның балага яңгыравыклы исем кушканда мәгънәсенә төшенеп тормау гадәтен да көлкегә күтәрә автор. Хәлимәнең кызын - Жизель, оныгын Ален, Әнсәрнең балаларын Флүс һәм Экзема дип атап, автор бер яктан кызык ясый, икенче яктан уйланырга мәҗбүр итә.Шулай ук әтисез гаиләдә үскән малайларда ир-егетлек сыйфатлары тәрбияләнеп җитмәве проблемасы да күтәрелә. Башта Ален ихтыярсыз мәми авыз булып күренә. Әмма мәхәббәт аңа да канат куя, һәм егет үз дигәнендә торып, сөйгән кызы янында Казанда кала.Нечкә юмор белән сугарылган бу спектакль тамашачыда якты хисләр тудыра, кәефне күтәрә, күп нәрсәләрнең күренмәгән ягын ачып күрсәтә. Ә иң мөһиме - “картаямени соң йөрәк? соравына анык җавап бирә: күңелдә мәхәббәт хисе яшәсә, йөрәк картаймый ул.Эльмира ШӘВӘЛИЕВА Бердәмлек12.03.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра