РусТатEng

“Хуҗа” бөтенләе белән Хуҗа турында түгел

Төп текст: hp://www.vaaa.u/idex.php?pg=379 Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев “Хуҗа Насретдинның премьерасы сәхнәгә чыкканчы ук инде: “Спектакль Хуҗа Насретдин турында түгел, ‐ дип әйтеп куйган иде. ‐ Эчтәлеге тулаем Нәкый Исәнбәт әсәреннән түгел, ә пьесаның мотивлары буенча сәхнәләштерелде.Хуҗа Насретдинны сагынучы тамашачыны кабат спектакльгә алып килү өчен, беренче нәүбәттә, төп геройның ихлас булуы мөһим Камал сәхнәсендә “Ху­җа Насретдинның җиден­че куелышы икән. Тамашачы беренче тапкыр спектакльне 1940 елда караган була. Яңа куелыш элеккеге “Ху­җаларга охшамаган. Бу юлы режиссер Нәкый Исән­бәт пьесасын Сүрия авторы Саадалла Ваннус әсәре бе­лән берләштергән. Театр­ның әдәби бүлек мө­дире, тәнкыйтьче Нияз Игламов әйтүенчә, сәхнә­нең сценографиясе бик тә уңышлы, ә рәссам Сергей Скомороховны ул заманча театр­ларның югары баскычында торырлык әсәр тудырган дип исәпли.Әлбәттә, бу “Хуҗа Нас­ретдин сәхнә бизәлеше, метафораларга, алле­го­рия­ләргә бай булуы белән аерылып тора. Н.Исән­бәтнең әсәрен үткенлән­дерү, тирә­нәйтү өчен Сү­рия авторы­ның пьесасын алганнар, дигән фикерне дә ишетергә туры килде. Әмма татар классигының әсәре үзе дә искиткеч тирән мәгънәгә ия. Хәтер­лим әле, традицион дәрес­лекләрдә Хуҗа Насретдин мәзәкче, көлке капчыгы, бер дивана адәм кебек кенә өйрәтелә иде. Ә альтернатив, дөресрәге, Альберт Яхин язган дәрес­лектә Нәкый Исәнбәт әсә­рен бө­тенләй икенче яктан ачтык.‐ Мәктәптә укыганда Ху­җа Насретдинны бер мә­зәкче итеп кенә күзаллый идек, ‐ ди Татарстанның атказанган артисты, төп рольне башкаручы Фәнис Җиһанша. ‐ Бу рольгә шундый тирән мәгънә салынганын белмәгән дә идем. Сү­рия, төрек, төрекмән фольклоры белән танышкач, бу геройның бер шамакай гына түгел, ә халык­ның гасырлар буе килгән аңын, үткен карашын чагылдырган Ху­җа булуын аңладым. Һәр заманның үз Насретдины булган. XIII гасырлардан башлап бүгенгә кадәр кил­гән күтәрелеш чорларына күз салсак, Хуҗалар һәр­вакыт булып торган. Ә халык театрларга яңа сүз ишетергә, дөньяда барган каршылыкларга үз фикерен җиткергән Хуҗа Насретдинны карарга килгән. Бу герой һәрчак популяр булды һәм булачак.Нәкый Исәнбәтнең бер­ничә “Хуҗасын караган тамашачылар бар. Әл­бәттә, һәр образ үзенчә якын. Һәм алар һәр уйналышта ниндидер бер ил­дәге вакыйгаларга бәйле. Фәнис Җи­һанша әй­түенчә, Камал театрында Ху­җа Насретдинны 1990 нчы елларда сәхнә­ләш­тергән­нәр. Төп рольне ул вакытта Россия һәм Та­тарстанның халык артисты Равил Шә­рәфиев уйнаган булган. “Аны куйганда Советлар Союзы таркалды, ‐ ди Фәнис Җи­һанша. ‐ Ә бер ел элек ре­петицияләр вакытында Украинада сугыш башланды, соңгы вакытта евро, доллар уйный башлады. Хәзер бу әсәрнең ниндидер сәяси вакыйгаларга бәй­ле булуына ышана башладым.Хуҗа Насретдинны сагынучы тамашачыны кабат спектакльгә алып килү өчен, беренче нәүбәттә, төп геройның ихлас булуы мөһим. Тере ишәк чыгарып кына халыкны көлдереп тә, уйландырып та булмый. Фәнис Җиһанша үзенең уены, ихлас булуы белән тамашачы мәхәббәтен яулады дип уйлыйм.Әмма спектакль бит әле Насретдин турында түгел. Биредә уйнаучы актерлар, тәнкыйтьчеләр, спектакль күпләрдә бәхәс тудырачак, дип алдан әйтеп куйганнар иде. Чыннан да, бәхәс спек­такльнең беренче бүлеге тәмамлануга ук башланды. Әсәрнең Хуҗа Насретдин турында булмавын аңлау­чылар шунда ук табылды. Әлбәттә, пьеса Сталин идарә иткән чорда язылганнар, ил җитәкчесенең диктатурасын фаш иткән әсәр. Вакыт узгач та ха­лә­тебез үзгәрмәгән икән, без шул дөньяны, халыкны үз кубызында биеткән филгә тез чүгәбез, аңа ярарга тырышабыз, баш иеп рәхмәт әйтәбез.Әсәрдә юлаучы (Илдус Габдрахманов): “Фил турындагы зарыбызны Җи­һангир хәзрәтләренең колагына иреш­тереп, аның калебенә вә маңгай күз­ләре ачылсын өчен, бу әй­тәчәк сүзләре­безне тәһа­рәт алып, Әдә­бият елында тиешле дәрә­җәдә саф әдә­би телдә төгәл әйтергә тиешбез, ‐ ди. Әмма Җиһан­гир хан янына баргач, халык бө­тенләй җебеп төшә. Бер зарлану сүзе әйтмичә кайтып китә.‐ Спектакль бөтенләй ошамады, ‐ ди танылган театр тәнкыйтьчесе Илтани Илалова. ‐ Стеналар соры төстә, хәрабәләрне хәтер­ләтә. Бу сценография белән безнең тормышның тотрык­лылыгы юк, бөтенесе җи­мерелә дигәнне аңлатырга те­ләгәннәрдер. Фил образы бөтенләй нәфрәт тудыра. Ә халык сарык көтүен хә­терләтә. Беренче пәр­дәдә истә калырлык өзек­ләр булмады. Гомумән алганда, артистларның эше күрен­ми. Җиһангир хан ролен­дәге Илдар Хәйрул­линның уйнавын гына әй­теп китәсе килә. Бу ‐ Хуҗа Насретдин турындагы спектакль түгел, сәяси әсәр. Бүгенге болгавыр заманда андый спектакль куярга ярамый. Кире­сенчә, Ху­җа турында кирәк иде. Чөн­ки бүген халык гадел, зирәк, халыкчан герой күрергә тели. Монда ике әсәрне кушу бөтенләй урынлы түгел. Яңа куелышта Хуҗа Насретдин образы шулкадәр кыскартылган, ә Нәкый Исәнбәт әсәрендә куелганында төп герой сәх­нәдән бө­тен­ләй диярлек керми иде. Кү­ңелемдә 1940 елда куелган, Хәлил Әбҗә­ли­лов уйнаган Хуҗа Насретдин истә калган. Шул­кадәр даһи Ху­җа иде ул. Бу яңа спек­такль­дә Хуҗа Насретдинны күрергә килгән кеше аны күрә алмаячак. Советлар Союзында мондый әсәрне сәхнә­ләш­те­рер­гә рөхсәт бирмәсләр иде.Спектакль турында соң­гы сүзне тамашачы әй­тәчәк, әлбәттә. Хуҗа Насретдинны күрергә теләя­чәкме ул, әллә сәяси спектакль карарга киләчәкме? Әллә инде тере ишәкнеме? Вакыт үзе күрсәтер. Ватаным Татарстан. Алсу Хәсәнова. 11.02. 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра