РусТатEng

“Кичә мин бәхетле идем“


Төп текст: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2397

Камал театры үзгәрде. Бу үзгәрешне театр сайтына кереп, яңалыкларны күзәтеп баручылар, Интернет аша билет алучылар сизде дә инде. Үзгәреш театрның реклама продукциясенә, аерым алганда, афиша, программага кагылды, театрның логотибы үзгәрде. Ул нидән гыйбарәт соң? Театр әһелләре үзгәрештән канәгатьме?

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзне ерактан башлады:
– Заман белән бергә тамашачы да үзгәрде. Безгә күбрәк яшьләр килә. Аларга визуаль яктан да яңалык кирәк. Кичә, мәсәлән, мин бик бәхетле идем. Камал театры чит ил режиссерлары белән элек тә эшли иде. Бу юлы Швейцария режиссеры спектакль куйды. Яңа алым, яңача куелыш. Камал театры эзләнүдә, ул бер урында гына таптана алмый. Без – академик театр, без үзгәрмибез дип утыру да дөрес булмас иде.
 
Яңа “йөз”нең бер төрле генә кабул ителмәячәген театрның директоры Илфир Якупов та аңлый. Бу – әле өлге генә, ул тулыланачак, яңарачак икән. Ләкин монда бер генә очраклы әйбер дә юк, барысы да уйланылган һәм урынлы, ди ул. Әйтик, кызыл һәм кара төсләр 1920-1930 нчы елларда өстенлек алып торган, Кабан күле буена “тукталган” Камал театры бинасы фирүзә төсендә чагылыш тапкан.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та, мондый үзгәрешләр кирәк иде, дип белдерә. Баксаң, спек­такльләрнең игъланнарын төрле дизайнерлар эшләгән һәм логотибы булмаса, аларның нәкъ Камал театрыныкы икәнен аерып та булмаган. Инде барысын да бер стильгә буйсындырырга вакыт, ди театр әһелләре.

Нияз Игъламов бу юнәлештә эзләнүләрнең ике ел элек үк башлануын әйтте. Мәскәүдә театр хез­мәткәрләре белән ди­зайнер­лар­ның иҗат лаборато­рия­сендә алар бу эшкә алынырга теләк белдергән кешене очратканнар да. Ләкин бу дизайнер театрның йөзен үз­гәртергә батырчылык итмәвен белдергән. Ә менә “Театр” жур­налының баш рәссамы, Санкт-Петербургтагы дизайн мәктәбе укытучысы Наталья Агапова бу эшкә теләп алынган. Сүз уңаеннан, әлеге рәссам – Товстоногов исемен­дәге зур драма театрының яңа дизайнын уйлап табу­чыларның берсе. Дизайнер Камалның яңа йөзен болай аңлата: “Монда төс, кыса, хәтта логотип та мөһим роль уйнамый. Төп максат – татар мәдә­ниятенең купшылыгын, орнаменталь булуын күрсәтү. Бу бигрәк тә камаллылар 1920-1930 нчы еллар игъланнарында, шә­маилләрдә ачык чагыла. Шуңа күрә стильнең төп элементы булып кыса һәм орнамент тора”.
  
Сайттагы үзгәрешләргә кил­гәндә, хәзер биредә кайбер спек­такльләрнең видеоязмаларын сатып алып була. Әйтик, “Әлдер­мештән Әлмәндәр”не үзеңә яздырып алу өчен 2 мең 999 сум акча түләргә кирәк. Ә бу спектакльне бер ай буе карау 499 сум тора. Видеорәт һаман тулыланып торачак. Әлегә биредә “Ахырзаман”, “Кара чикмән”, “Люстра”, “Әлдер­мештән Әлмән­дәр” спек­такльләре бар. Театр яңа дизайнлы сувенир продукциясе дә әзерләгән. Алар арасында футболка, сумка ишеләре дә бар. Боларда театр тарихы, мәдә­ниятебез чагыламы соң, дигән сорауга Фәрит Бикчәнтәев, бу – бик катлаулы мәсьәлә, дип җавап бирде. Аныңча, үзебездә үсмәгән лалә чәчәге дә татарныкы була алмый. Кычыткан яки ромашка булса – бер хәл, ди ул. Алайга китсә, кычытканны халык­ара үсемлек дип игълан итәргә кирәк. Ә менә Камал театры кайсы халыкныкы? Фикер алышабызмы?

"Ватаным Татарстан".  Гөлинә Гыймадова. 04.09.2015 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра