РусТатEng

“Минем вазыйфам – Раузаны яшәтү”

“Нури абый, гафу итегез, мин бер сәгать соңга калып киләм, ‐ дидем өй телефонына шалтыратып. “Ярар, алайса, Раузаны бер сәгать йоклатып алам, ‐ диде ул. Инде дистә елдан артык якын танышларыма әверелгән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретдинова белән хәләл җефете Нуретдин Ганиевнең алтмыш ел бергә гомер кичерүләренең сере әнә шулай бер-берләренә терәк була белүдәдер.Аларның тормышлары да үзе бер катлаулы, шул ук вакытта бәхетле театр кебек. Берсе ‐ Мәйсәрә булса, икенчесе сөй­гәненә җил-яңгыр тидерми саклаучы, яклаучы Булат образында. Шушы көннәрдә 85 яшьлеген бәйрәм итүче Рауза Хәйрет­динованың иҗат һәм тормыш сәхнәсе аның яраткан тамашачыларына да кызыклы булыр.Мәйсәрә Иманым камил, Рауза Хәйрет­динова диюгә, тамашачы иң әүвәл “Зәңгәр шәлдәге Мәйсәрәне искә төшерәчәк. Чөнки ул үзе дә, иҗа­тымны югары биеклеккә күтәргән, мине таныткан образ нәкъ менә шушы, дип әйтергә ярата. Унбиш ел берөзлексез татар театрында шул рольне башкар әле син?! Әлбәттә, образлар үзгәреп, алышынып тора. Алар арасында төрледән­-төрлесе бар. Әмма Рауза ханымның тормышы да Мәйсәрә образына аваздаш. Авылда спектакльләр куйганда әнисенә хәтта: “Кызың бигрәк моңлы, сагышлы итеп җырлый инде, ятим калмасын тагын, ‐ дип әйтә торган булалар. Нәрсә уйласаң, шул булыр дигәндәй, Рауза апа җиденче сыйныфта укыганда, әниләре 37 яшендә өч баланы ятимлектә калдырып бакыйлыкка китеп бара. Әтиләре сугышта, ә Рауза апага тормышның авыр йөген кечкенә генә иңнәрендә күтәрергә туры килә. Энесенә һәм сеңлесенә әти дә, әни дә була ул.Әтисе сугыштан кайткач, гаи­ләгә җан кереп китә. Казандагы туганнары сеңелләре Раузаның театр белән җенләнгәнен яхшы белгәнгә: “Артистка булырга теләсәң, Казанга кил, театр студиясенә укучылар җыялар, ‐ дигән хат язып җибәрә. Артистка булырга хыялланган кыз тота да шәһәр тарафына чыгып китә. Кечкенә генә буйлы, йон оекбашлар, галошлар кигән авыл кызы имтихан алучыларга баштарак сәеррәк тоелса һәм кызгыну хисе уятса да, мөлаемлыгы, үткенлеге, моңлы тавышы белән барысын да сокландыра.Танылган режиссер Марсель Сәлимҗанов артистканың 70 яшьлек юбилеенда: “Рауза ‐ бик көчле көрәшче. Театрда, сәхнәдә рольләр дә, тормышта гаилә өчен дә көрәште. Без аның белән горурланабыз, ‐ дип әйткән.‐ Ул сүзләрне тикмәгә генә әйтмәгәндер, ‐ ди Рауза ханым. ‐ Чөнки Марсель мине театрда эшли башлаган елларымнан ук белә. Аларның гаиләләре Сәйдәшев музее урнашкан бинада иде. Композитор үзе дә, Сәлимҗанов гаиләсе дә шунда яшәде. Әле дә хәтерлим, Марсель фехтование белән шө­гыльләнә, ишегалдында таяк­лар белән уйнап йөри иде. Мин исә театрның подвалында яшәдем.Артисткага “җир астында шактый гына яшәргә туры килә. Юеш диварлар, күселәр белән сугышып йөргәннәр әле дә төшләренә кереп йөдәтә аның. Берничә тапкыр авыр операция кичерүен, авырулар алдында сынмыйча, сыгылмыйча аягында нык басып калуын көрәшче дими ни дисең? Ә сәхнәдәге көрәше, чыннан да, хак шул. Киенергә юньле киеме булмаган авыл кызына шәһәр туташлары арасында ничек тә аерылып торырга кирәк ләбаса. Үзен кимсетергә ирек куймый ул, чая, үткен була. Режиссерлар роль бирмәгәндә дә, спектакльдәге бер рольне өйрәнә дә, шуны уйнап күрсәтә. Образлар даулавы шулайрак була.Хәер, ургылып чыккан талан­тың, күңелне айкарлык, бәгырь­ләрне телгәләрлек моңлы тавы­шың булмаса, үткенлек кенә ярдәм итә алмый. Шулай булмаса, дистә елдан артык Мәйсәрә, Галиябану, Гөлбанулары белән сәхнә тота алыр идеме икән соң ул?! Алтмыш ел иҗат гомерендә ике йөзләп роль уйналган. Әнә шуларның 120 се ‐ төп героинялар.1955 елда гына Кәрим Тинчурин спектакльләре сәхнәгә менә. Шуңарчы татар театры драматургия кытлык кичерә. “Баштарак тәрҗемә әсәрләре куйдылар, ‐ ди Рауза апа. ‐ Ярый әле Хәй Вахит килеп чыкты. Ә Кәрим Тинчурин пьесалары белән Рауза Хәйрет­динова танылу ала. “Зәңгәр шәл, “Казан сөлгесе та­машачыларның иң күп йөри торган спектакльләргә әйләнә.Әлеге спектакльләр кабат сәх­нәгә менделәр. “Ул замандагы татар кызларына хас тыйнаклыкны, әдәплелекне, инсафлылыкны сак­лап калырга кирәк, ‐ ди артистка. ‐ Абыстайларны фахишәләр кебек күрсәтү дә дөрес түгел. Аннан “Зәңгәр шәлнең кайбер күренеш­ләрен кыскарта башладылар. Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштергән спектакльдә карчыкларның сәдака алып килгән күренеше юк иде. Яңа куелышта аны яңадан кайтардылар. Мин моңа сөендем, чөнки Тинчурин пьесасына әлеге өлеш­не юкка гына кертмәгән. Мин “Зәңгәр шәлне һәрдаим карап барам. Нишләптер яшьләрнең сүз тәмен белмәүләре кызганыч. Әгәр тамашачы: “Ул нәрсә дип әйтте әле, ‐ дип утыра икән, димәк, монда инде артистның сүзләрен аңламау сәбәпле, халыкның фикере чуала башлый. Шул ук вакытта йөрәкне тетрәндерерлек тавыш булмавы да күңелне әрнетә. Наил Әюповның ничек җырлаганын карагыз сез!Рауза Хәйретдинова сәхнәдә уйнаган соңгы Булаты була ул. Унбиш ел эчендә дүрт Булат белән татар сәхнәсен тоткан артисткага аларның һәрберсе дә кадерле. Азат Аббасов, Айрат Арсланов, Мәсгут Имашев һәм Наил Әюпов. Алар җырлаганда залда шылт иткән тавыш та юк.Әнә шул Булатларны тулыландырып, Рауза Хәйретдинованың чишмә кебек челтерәп торган ягымлы тавышы да өстәлсә, күңелгә ял була. Җырлы спектакльләрнең өстенлеге шунда да инде. Рауза ханымның үзенә хас мөлаемлыгы, сабырлыгы, бөтерчек шикелле тыелгысыз хисләр тирәнлеге күп­кырлы рольләр иҗат итәргә этәр­геч ясый. Менә шул роль­ләр исәбенә гаҗәеп катлаулы об­раз­лар­ның берсе ‐ “Татар хаты­ны ниләр күрми (Г.Ибраһимов) спек­таклендәге Гөлбану. Әлеге образда татар хатын-кызының шатлыгы да, кайгысы да, фаҗигасе дә сыйган. Бүген тамашачы трагедия­ләрне карамый, комедияләргә ияләште, дибез. “Әгәр тирән эчтәлекле әсәрләр булса, нишләп карамасын? ‐ ди Рауза ханым. ‐ “Татар хатыны ниләр күрмине уйнаган саен залда алма төшәрлек тә урын калмый иде. Тамашачы аны бик яратты.БулатРауза апа белән бүлмә буйлап стенага эленгән Мәйсәрә, Мөр­шидә, Гөлбануларның фотосурәт­ләрен карап йөргәндә, медаль­ләрен тагып, кәчтүмнәрен киеп кияү егете кебек бизәнеп, төзәнеп Нуретдин абый килеп керде. “Дүрт Булат янәшәсендә бишенчесе ‐ мин һәм бердәнбере, ‐ диде ул, күкрәк кагып. 86 яшендә шулкадәр энергиясе ташып торган, авырлык­ларны да шаяртуга борып җи­бәрергә яраткан Нуретдин абыйны күргән саен сокланып кайтам. “Мин дару эчмим. Иң яхшы дару ул ‐ йокы һәм хатын-кыз. Шуңа тагын физик эш тә өстәлә, ‐ дип шаяртып алды. Хәер, бу аның тормыш девизы. “Әгәр Нури шундый оптимист, юморист булмаса, мин бу яшькә кадәр яши дә алмас идем. Аны сайлап дөрес эшләгәнмен, ‐ ди Рауза ханым.Сүз саен шаяртырга яратса да, Нури абыйның тормыш юлы җиңел булмаган. “Рауза белән икебезнең дә язмышлар бер, авырлыклар беребезне дә урап узмады. Әтием армиягә киткәч, авыру әни белән тугыз бала калдык. Тормышның авыр йөге минем җилкәгә төште. 16 яшем­нән сугышка киттем, ‐ дип, бала­чакның ачы хәсрәтләрен искә төшереп алды Нуретдин абый.Казанга кайтып, кирпеч комбинатында комсомол секретаре булып эшли, Мәйсәрәсен, ягъни Раузасын нәкъ менә шунда эшләгәндә, коллектив белән театрга килгәндә очрата. Егерме көнләп очрашканнан соң өйләнешеп тә куялар. “Раузаның хезмәт хакы ‐ 80 сум, минеке бераз артыграк. Хатынны киендерер өчен җәй көне студентлар отряды белән эшкә китәм, ‐ ди Нури абый.Бер пар чабата киеп авылдан чыгып киткән егет медицина институтын тәмамлап, шунда укыта башлый, кандидатлык диссертациясе яклый. 25 ел буе шунда хезмәт куя. “Яшь вакытта тормышны күбрәк Раузага алып барырга туры килде, мин командировкаларда идем, ‐ ди аның хәләл җефете. ‐ Бакча эшләре дә, малайны тәрбияләү дә аңа булды. Рауза авырлыкларны күп күрсә дә, көлеп яшәде. Кешеләргә кайгысын да, авыруын да күрсәтергә тырышмады, гел елмайды. 60 ел бер-беребезне зурлап, саклап яшәдек, бәхетле гомер кичердек.Ире Рауза апаның беренче планда театр икәнен һәрвакыт белеп яшәгән. Сәхнә тормышы пәрдә ябылгач шунда кала, өйгә Мәйсәрә дә, Мөршидә дә, Клеопатра да түгел, ә хатыны кайта дип кабул итәргә өйрәнгән. Көнләшүләргә урын куелмаганга, шундый бәхетле гомер кичергәннәр дә инде алар. Чөнки татар театрына гашыйк кеше, яшь вакыттан ук аның тузанын иснәп, сәхнә тормышын аңлап яшәгән Нуретдин абый. Рауза апаның тиктормаслыгына, бер урында утырып торырга яратмаганлыгына күнеп беткән инде ул. “Инде театрдан киткәч та, һәрдаим шунда барып йөрде, ‐ ди Нури абый. Директор аны күргәч: “Нишләп йөрисез, Рауза апа? ‐ дип сорый икән. Ә ул исә: “Менә план карарга килдем әле, ‐ дип җавап бирә. Менә шулай план карап йөрде әле ул.Хәзер инде өйдә икәүләп ял итәләр. Елына ике тапкыр ши­фаханәгә барып, сәламәт­лекләрен ныгытып кайталар. Бакчага барырга тагын ике ай калды дип бармак бөгеп санап торалар. “Сту­денцыдагы бакчаларында җиде ай яшиләр икән. Табигать кочагында, җәйрәп яткан Идел киңлегендәге һаваны бернинди чит ил дә алыштыра алмый.‐ Минем бөтен вазыйфам ‐ Рау­заны яшәтү, аның гомерен озайту, ‐ ди Нуретдин абый. ‐ Ул таза икән, мин дә таза. Еш кына: “Яшисе килә, ‐ дип кабатларга ярата ул. Ә мин ‐ аның яшәтүчесе. Иртән торам да, Аллага шөкер, карчыгым янымда, дип сөенәм.***Сөйләшеп сүз бетми, икәүләп бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үзлә­ренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Сәгать теле кичкә авышканын сизми дә калганмын. Юл буе уйланып кайттым, әби-бабайларыбызның кулларын күтәреп: “Ходаем, бәхетле картлык бир, ‐ дип дога кылулары шул була торгандыр шул. Алсу ХӘСӘНОВА Ватаным Татарстан 22.02.2013
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра