РусТатEng

“Нәүрүз” — ул бит фестиваль генә түгел, ә төрки театр вәкилләре бергә туплана торган форум”

Төп текст: Быел 1-5 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз XII Халыкара театр фестивале була. “Татар-информ мәгълүмат агентлыгында шушы чарада катнашучылар, быелгы фестивальнең үзенчәлекләренә багышыланган матбугат конференциясе уздырылды. Анда шушы фестиваль һәм Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов аңлатма бирде. Быелгы фестиваль алдагы елдагылардан нәрсәсе белән аерылачак? Ф.Б .: Быелгы фестивальнең асылын формалаштыруда узган елгы форум-фестиваль бик нык йогынты ясаган. Белүегезгә, “Нәүрүз бер елны форум, икенче елны исә фестиваль буларак уздырыла. Былтыргы форум театр сәнгатендә йолаларга багышланган иде. XII “Нәүрүздә катнашырга теләк белдергән театр коллективлары алып киләчәк спектакльләрдә дә төрле йолалар чагылыш тапкан. Бигрәк тә, казакъ, башкорт театрлары спектакльләрендә бу ачык күренә. “Нәүрүзнең максаты — милли театрларга үз юлларын табарга ярдәм итү. Рус театрлары да, Европа театрлары да түгел, ә нәкъ менә төрки телле театрларга шул юнәлештә эш алып бару, совет идеологиясеннән аерылу мөмкинлеге бирү. Шул ук вакытта милли үзенчәлекләрен саклап калу һәм дөньяда театр өлкәсендә бара торган агымнарны, вакыйгаларны тотып алырга булышу. Быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге — “Театрның үсеш юнәлеше —Европа-Азия халыкара фәнни-гамәли конференциясе. Анда Иран, Венгрия, Казакъстан, Германия кебек илләрдән катнашучылар көтелә. Без милли театрларның Европа театрлары белән янәшә эшләве, милли театрларның киләчәге һ.б. мәсьәләләр хакында сөйләшәчәкбез. Быел фестиваль Казакъстанга багышланачак. Икенче елга фестиваль нинди дәүләткә тәгаенләнгән булуын әлегә белмибез, бәлки ул Башкортстан яки Әзербайҗан булыр... “Нәүрүз — ул бит фестиваль генә түгел, ә төрки театрлары вәкилләре бергә туплана торган форум. Мәсәлән, быел ул Казакъстанның мәдәнияте, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре белән таныштырачак. Фестивальне ни сәбәпле нәкъ менә Казакъстанга багышларга булдыгыз? Ф.Б.: Узган ел без Казакъстанда гастрольләрдә булдык һәм аларның театрларына таң калып кайткан идек. Узган 11 фестивальдә дә Казакъстан бик актив катнашты. Аларның барлык театрлары да — эре шәһәрләрдән генә түгел, ә вак калалардан да театрлар фестивальдә катнашырга килде. Без үзебез өчен театрларны гына түгел, ә шәһәрләрне дә ача идек. Казакъстанның театр юнәлешендә бик нык үсүен дә искәртергә кирәктер. И. Я .: Быелгы фестивальгә 400 ләп кеше килер дип көтелә. Ул РФ һәм ТР Мәдәният министрлыклары, ТР Президенты гранты, РФ һәм ТР Театр әһелләре берлекләре ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Илдә икътисади кыенлыклар булуга карамастан, Россиянең 6 төбәгеннән, 6 илдән фестивальгә килергә мөмкинлек тапканнар. Тамашачыларга 17 спектакль тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Алар Казанның 4 театр мәйданчыгында: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В. И. Качалов исемендәге Казан Зур рус драма театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры күрсәтеләчәк. Фестивальдә катнашучы театрларны сайлап алу шартлары бик кырыс булдымы? Н. И.: Әлбәттә, сайлап алу бик кырыс бара. Быел фестивальдә беренче тапкыр Үзбәкстан театр студиясе катнашачак. Төрле сәбәпләр аркасында, алар безнең фестивальләрдә катнаша алмады. Без аларны һәрвакыт чакырдык, әмма Казакъстанга баргач, андагы коллегаларыбыз Үзбәкстан театр коллективларының аларга да килмәвен әйтте. Моның үз сәбәпләре бар, әмма, ни генә булмасын, быел беренче тапкыр без Ташкенттан “Дийдор театр студиясен күрә алачакбыз. Казакъстанга килгәндә, аларда 47 театр эшли һәм милли театрлар да актив иҗат итә. Анда бүген дә немец театры, корея, уйгур һ.б. эш алып бара. Быел фестивальгә М. Ауэзов исемендәге Казакъ Дәүләт драма академия театры “Коркут каргышы, бездә инде элек тә булган Н. Жанторин исемендәге Мангыстау музыкаль-драма театры Япониядә булган кайгылы вакыйгаларга багышланган спектакль алып килә. Астана шәһәре акиматының Жастар театры Ульям Шекспирның “Укрощение строптивой спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакльләр Казан тамашачысына да, кунакларга да бик ошар дип ышанам. Казакъ театры хәзер бик нык үсештә һәм аларда психологик реализм чагылышларын күрергә мөмкин. Моннан тыш, фестиваль кысаларында Кырым татарлары музыкаль-драматик академия театрының инде бик күп театрлар тарафыннан куелган “Аршин мал алан спектаклен күрергә мөмкин булачак. Алтайдан да катнашучылар килер дип көтелә. Якутиянең П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театрының Шекспир әсәре буенча куелган “Тиит спектаклен билгеләп үтәр идем. Анда Шекспир трагедияләре һәм ритуаль якут этник театры чалымнары бар. Фестивальдә катнашасы спектакльләр исемлеге шактый кыскарды, әмма сыйфат ягыннан без бик нык үстек дияр идем. Шуңа да спектакльләрне кырыс шартларда сайлыйбыз, чөнки кайбер театрлар Татарстанның халык театрлары уйный торган дәрәҗәдәге спектакльләр алып килә башлады. Хәзер исә безнең форум һәм фестиваль аерым уза. Форумда без һәр теләгән коллективны кабул итәбез, ә фестивальдә иң көчле коллективлар гына сайланып алына. Татарстан театрларыннан Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрының “Ике хуҗаның хезмәтчесе һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театрының “Язылмаган язмышлар спектакльләре күрсәтеләчәк. М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт драма академия театрының “Кара йөзләр спектакле дә игътибарга лаек. Гомумән, әлеге спектакльнең режиссеры Айрат Әбушахманов милли театр хәрәкәтенең яшь режиссерлар арасында рейтинг яулаган кеше дияр идем. Алар күптән түгел генә Казанда гастрольләре белән булды һәм спектакльгә кызыксыну бик зур икәне күренде. Фестивальдә катнашачак иң яхшы спектакль дип Сез кайсын атар идегез? Н. И.: Инде әйтеп үткәнемчә, Казакъстан спектакльләре барысы да милли традицияләрне һәм Европа, Азия театрлары яңалыкларын үз эченә ала. Казакълар, кыргызлар алар бит Европага гына түгел, Кытайларга да карый. Мисал өчен, Якутия театры японнар, кытайлар, Төньяк Америка индеецлары белән бик кызыклы проект өстендә эшли. Аларның дөньяга карашы уртак һәм шуңа да алар өчен бу кызыклы. Фестивальгә Казакъстаннан “Туран этно-фольклор төркемен чакырдык. Алар казакъларның урта гасырлардагы һәм бик борынгы җырларын башкара. Форум фестивальгә, фестиваль исә форумга йогынты ясый. Мисал өчен, “Кара йөзләр спектаклен куйганда Айрат Әбушахманов башкорт авылларында йөреп, борынгы йолалар белән танышкан һәм ул аны яшерми дә. Әйтер идем, бер генә этник театр да үз тамырларына мөрәҗәгать итмичә булдыра алмый. Ф.Б.: Миңа калса, иң кызыклы спектакль фәнни-гамәли конференция булыр. Инде барлык спектакльләрне дә караганнан соң, театр тәнкыйтьчесе Алексей Бартошевич, Ираннан “Фадж Халыкара театр фестивале директоры Аршедир Салехпур, дизайнер, театр рәссамы Игорь Гурович, Бутапешттан, үзе дә фестивальләр оештыручы театр белгече һәм тәнкыйтьчесе Нина Кирай, Швейцариядән режиссер Петер Оскарсон белән фикер алышу булачак. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: аның белән без Берлинда очраштык һәм мин аңа үзебездә була торган фестиваль хакында сөйләдем. Ул үзе әлеге фестивальне килеп күрергә теләге булуын белдерде. Яшь композитор Эльмир Низамов та конференциядә катнашуга чакырулы. Ул анда күзәтеп, тыңлап кына утырмаячак, ә үзе дә доклад белән чыгыш ясаячак. Фестивальнең бюджеты кыскардымы? И. Я.: Алдагы еллар белән чагыштырганда, бик күп кыскарды димәс идем. Ул 6 миллион сум тәшкил итәчәк. “Нәүрүздә катнашучыларга өчен экскурсияләр оештырылачакмы? И. Я.: Әйе, алар өчен көн саен экскурсияләр оештырылачак. Фестивальдә беренче көннән алып соңгысына кадәр катнашучы делегацияләрнең Казан белән якыннанрак танышу мөмкинлеге булачак, билгеле. Мисал өчен, Якутиядән килүчеләр Зөя утрау-шәһәрлегенә барырга теләк белдерде. Заявкалар бар икән, без алар өчен экскурсияләр оештырырга һәрвакыт әзер. Казан турында беләләр, интернеттан күзәтеп баралар. Шуңа да кунаклар инде әзер тәкъдимнәр белән килерләр дип уйлыйм. Фестиваль спектакльләренә билетлар сатуга чыктымы әле? Бәяләре нинди булачак? И. Я.: Әйе, Камал театры кассаларында билетлар инде сатуга чыкты. Шулай ук спектакльләр булачак башка театрлар кассаларында да билетлар 1 майдан сатуга чыгачак. Моннан тыш, аларны интернет аша һәм таратучылардан, билет сата торган башка кассалардан да алырга мөмкин. Бәяләр &mius; 100 сумнан алып 500 сумга кадәр. Спектакльләр 4 мәйданда параллель рәвештә барачак һәм теләгән кеше анда эләгә ала. Аккредитация үткәннәргә, шул исәптән аккредитация узган журналистларга да, гади тамашачыларга да урыннар булачак: без барысына да ярарга тырышырбыз. Фестиваль кемгә юнәлдерелгән һәм аның аудиториясе нинди? Ф.Б.: Әлегә безнең контингент бик кысан, бу — фестивальдә катнашучылар, диаспоралар, журналистлар... Әмма фестиваль быел ук инде театраль публикада да кызыксыну уятыр дип уйлыйм. М. Гафури исемендәге театр гастрольләре искиткеч зур уңыш белән үтте. Без моңа бик нык гаҗәпләндек. Казан тамашачысы көтелмәгән театраль ишарәләргә әзер дип уйлыйм. Яңа мәгълүмат, театрда реаль хәрәкәт күрергә теләгән яшь тамашачылар барлыкка килә. Нәкъ менә бу фестивальдә күрсәтеләчәк спектакльләр кызыксыну уятырга тиеш, чөнки тамашачысыз без тупикта булачакбыз &mius; үзара алмашу процесы бару мөһим. Татар-информ. Лилия Локманова. 29.04.2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра