РусТатEng

“Нәүрүз” театр фестивале мәдәният темасын яктыртучы журналистлар әзерли

Быел Төрки халыкларның “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале кысаларында мәдәният темасына язучы журналистлар да әзерләнәчәк, дип хәбәр итте бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә фестивальне оештыручылар.

Фестиваль кысаларында журналистика факультеты студентлары ярдәме белән татар һәм рус телләрендә “Нәүрүз хәбәрләре” газетасы чыгачак. Әлеге кыска вакытлы газетаның баш мөхәррире – Казан театр фестивальләренең даими эксперты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләтшина.

Нияз Игъламов газетаның фестивальдә катнашучы театрлар өчен матур истәлек, үзләренең эшен күрсәткән “басма сүз” булуын ассызыклап үтте, ягъни, театрлар үз республикаларына кайткач, үзләре турындагы язмаларны күрсәтеп горурлана алачаклар.

Сүз уңаеннан, экспертлар буларак та, Россия басма матбугатына фестиваль турында яза ала торган театр белгечләре чакырылган. Әйтик, Александр Вислов – “Вопросы театра” журналының баш мөхәррир урынбасары, Татьяна Джураева “Петербург театр журналы” интернет-блогы мөхәррире, Елена Карась – “Российская газета” күзәтүчесе, Андрей Пронин – “Театр”, “Театральный Петербург” журналлары авторы.

“Татар-информ” да, фестивальнең мәгълүмати партнеры буларак, фестиваль эшен оператив яктыртып барачак. Кайбер спектакльләр “Татар-информ” аша онлайн-трансляцияләнәчәк. 


Төп текст: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/29/141547/

"Татар-информ". Рузилә Мөхәммәтова. 29.05.2017 ел.


0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра