РусТатEng

“Нәүрүз”не сүрелдермәскә иде

Яңа исемнәр ачты, татар театрына башка милләт режиссерларын җәлеп итте, төрки халыкларга татар классикасын җиткерде. Болар – халык­ара “Нәүрүз” фестиваленең быелгы нәтиҗәләре. 5-9 июньдә унөченче мәртәбә халыкара “Нәүрүз” театрлар фестивале үтте. Ул тамашачыга төрки театрлар иҗаты белән танышу мөм­кин­леген бирде, театрлар исә иҗади алмашуларга әзерләнделәр.


Театр тәнкыйтьчесе Андрей Пронин (Санкт-Петер­бург шәһәре) якут театрын тикмәгә генә башкалардан аерылып тора, дип билгеләп үтмәде. Якутлар, музыкаль театрлары булсынмы ул, яшьләр театрымы – барысы да милли йөзләрен югалт­маган. Һәм бу үзенчәлек фольклор әсәрләрдә генә түгел, дөнья классикасы әсәрләрен сәхнәләш­тергән­дә дә чагыла. Якут театрлары – заманча техника, йолалар, символлар, ишарәләр, чынбарлык белән әкиятнең кушылмасы ул. Шуңа күрә алар куйган рус, чит ил классикасы үрнәкләре дә мавыктыргыч килеп чыга.


“Нәүрүз” фестивалендә тәкъдим ителгән әсәрләр­нең биштән берен – якут режиссеры Сергей Потапов сәх­нәләштергән. Ул казах театрында да тәҗрибә ясап караган, якут театрларының һәрберсендә билгеле шә­хес­ләрнең берсе. Сүз уңаен­нан, Потапов Татарстан те­атр­ла­ры белән кызыксынуын да яшерми. Әлегә аңа Мин­зәлә театрында әзәр­бәй­җан классик әсәре “Иб­лис”не кую җае чыккан. Ул “Кечкенә шәһәр­ләр театрлары” проекты кысасында га­мәлгә ашырылачак. Мондый театрлар саны Россиядә 160 һәм аларның күбесе яңа җиһаз, постановкаларга мох­­таҗ. Потапов кебек талантларны “Нәүрүз” фес­ти­валендә бил­гелиләр. Аның эстон театрында спектакль куюы да, шушы фес­тивальдә эстон продюсеры белән оч­рашу нәтиҗәсе. Шу­ңа кү­рә чарага венгр театры вәкиле дә килгән һәм йомгаклау чарасында: “Мон­да Европа театр­ларын да чакырасы, аларга да төр­ки халык­лар­ның мәдә­ния­тен күр­сәтәсе иде. Бу – үзгә дөнья, төр­ки­ләргә дә, Европага да ур­так проектлар файдага булыр иде”, – дигән фикерен җит­кер­де.


Мәскәү тәнкыйтьчесе Алена Карась шуңа күрә, “Нәүрүз” – дөнья масшта­бын­­дагы чара, дип билгеләп үтте дә инде. Мәскәүдән Александр Вислов исә аның театр дуслыгын ныгытуын билгеләп үтте: “Мәдәни алмашу тәэсирле спектакль­ләр тууына сәбәпче булган. Мондый үрнәк Татар­стан­ның үзендә дә бар. Камал театрының “Җилкән­сезләр” спектакле – татар тарихын рус грузинының (режиссер Георгий Цхаирава) аңларга тырышуы үрнәге”.


Фестивальгә нәтиҗә ясаганда актер эшләрен дә барладылар. Хәтта чараны көч­ле актер эшләре парады дип тә атадылар. Әлеге парадка Г.Камал академия театры актеры Илдус Габдрахманов та кертелгән иде. Тәкыйть­челәр аның “Җил­кән­сезләр” спектаклендәге ролен югары бәяләделәр, пластикасына, энергетикасына соклануларын кат-кат ассызыкладылар. Бу уңай­дан фести­вальнең программа директоры Нияз Игъламов киләсе фестивальләрдә буклетларда спектакльләр турында гына түгел, актерлар турында күбрәк мәгълү­мат булуын теләде.


“Нәүрүз” Татарстанга ки­рәк. Ябылу тантанасында чы­гыш ясаган мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалованың төп фикере әнә шул булды:
– Күпкырлы фестиваль­нең Казанда узуы очраклы түгел. Чөнки Казан, Татарстан – яхшылык, тынычлык, милли мәдәниятләрне хөр­мәт итә торган җир, – диде ул.


Ул чараның Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миң­не­ханов ярдәме белән оештырылуын дә билгеләп үтте: “Ул театр яңалыклары белән кызыксына. Бездә исә яңа­лыкка омтылучы театрлар шак­тый. Шуңа күрә театр турындагы законны кабул итүче берен­челәр арасында безнең дә булуыбыз табигый”. 
“Нәүрүз” эстон театры­ның “Убыр” спектакле белән тәмамланды. Сергей Потапов янә һәр заманга хас проблемаларны эстоннарның милли бизәкләрен кулланып сурәтләве белән сокландырды. Җәмгыятьтә кыюлыгы белән аерылып торган затлардан убыр ясау, аларны куу, юк итү һәр заманда да бар. Потапов мо­ның “чишмә башы”н ачык­ларга тырышуы белән дә кызыклы булды. 
“Нәүрүз” татар драматургиясен башка театрларга тарату юнәлешендә дә зур эш башкара. Дөрес, хакаслар килә дигәч, без аларның Аяз Гыйләҗев әсәре бунча куелган “Өч аршын җир” спектаклен алып килүен көт­кән идек. Казаннлар бу спектакльне соңрак караячак. Нияз Игъламов, хакаслар бу спектакльне Аяз Гый­ләҗев фестиваленә алып киләчәк, диде. Камал театры киләсе елда әнә шундый фестиваль үткәрергә планлаштыра.


Төрки халыкларга драматург Илгиз Зәйни дә билгеле. Аның әсәрләрен уйгур һәм каракалпак театрлары сәхнәләштергән икән. Килә­се фестивальләрдә татар әсәрләрен төрки халыклар укылышында да күрергә насыйп булсын иде. 
Биш көн дәвамында “Нәү­­рүз”нең  әһәмиятен бил­­­геләгән, аны зурлаган чы­гышлар байтак булды. Чараны Мәдәният министрлыгы вәкилләре дә мактады, иҗат­чылар да зур потенциаллы булуын билгеләп үтте. Әмма камаллардан кала, берсе дә аз бюджетлы булуын “күрмәде”. Билне елдан-ел кыса төшеп, “Нәүрүз”не сүрелдермисе иде бит. Ул безгә театрның олы шәхес­ләре – Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗановларның ты­рышлыгы җимеше булуы белән дә кадерле.


Төп текст: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=1282

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра