РусТатEng

“Яраткан ролемне уйнамадым әле”

Нәфисә Хәйруллина ‐ Камал театрының иң чибәр, мөлаем, ягымлы, әллә каян күзгә ташланып торган артисткаларыннан берсе. Әнисе Фирдәвес Хәйруллинага су тамчысыдай охшаган: аның кебек үк шомырттай кара күзле, куе кара чәчле, тешләре энҗе кебек тезелеп киткән, зифа буйлы... Аны чын мәгънәсендә сәхнә өчен яратылган кыз дияргә мөмкин. Яшь булуына карамастан, Нәфисәнең уйнаган рольләре дә шактый: “Зәңгәр шәлдә ‐ Саҗидә, “Бабайлар чуагында ‐ Алия, “Мылтыкта ‐ Сәвия, “Мин ышанам сиңада ‐ Миләүшә һ.б. Берничә ел элек Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Курчак туе спектаклендә Камәрне уйнап, татар җәмәгатьчелеге арасында шау-шу да кубарды. Татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып чишенгән кызны тәнкыйтьләүчеләр дә, андый адым ясарга батырчылык иткәне өчен хуплаучылар да табылды. Иң мөһиме ‐ Нәфисә сайлаган юлыннан тайпылмый, иҗатын дәвам иттерә. Ләкин соңгы арада Камал театры сәхнәсендә ул сирәк күренә. Аның турында бөтенләй югалды дип булмый, чөнки күптән түгел Казанда узган хәйрия концертында катнашты. Шәһәребезнең мэры Илсур Метшин белән әкият укыды. Нәфисә тагын нинди эшләр белән мәшгуль икән дип аның белән элемтәгә керергә булдым. Мин шалтыратканда ул Мәскәүдә иде. “Тиз генә кайтмыйм, сорауларыгызны электрон почтага җибәрегез, җавап бирермен, ‐ диде ул.‐ Нәфисә, сине Камал театрыннан киткән, диләр. Бу дөресме?‐ Театрдан беркая да китмәдем, китәргә җыенмыйм да! Кызганыч, бер генә ролем бар. Камал театры минем өчен туган йортым кебек. Анда вакытта әниемне янәшәмдә тоям төсле. Бу миңа тормыш авырлыкларын җиңәргә, көчле булып калырга ярдәм итә. Хәер, фани дөнья сынауларына бирешергә дә кирәкми, ул безгә үзе ярашсын. Мин бит кечкенәдән әниемнең юлыннан китәргә хыялландым. Беренче мәртәбә сәхнә белән 14 яшемдә таныштым. Әнине тәбрикләгәндә аңа чәчәк бәйләме менгездем. Спек­такльләрдә студент вакытта уйный башладым.‐ Алайса, си­нең турында “театр­дан киткән дигән сүз сөй­ләүләре имеш-мимеш кенә? Андый гайбәт сүз­ләрне ишет­кәч, кәефең бозыламы?‐ Имеш-ми­меш­ләргә бө­тенләй игътибар итмим. Кемнедер нидер кызыксындырса, рәхим итсен, бөтен сорауларына җавап бирәм. Башкалар турында гайбәт тыңларга да, сөйләргә дә яратмыйм.Гайбәт тарату юньлегә илтми. Андый кешеләрне өнәмим. Бумеранг законы турында бервакытта да онытырга ярамый.‐ Син ‐ кечкенәдән ятимлек ачысын татыган кыз. Күптән түгел әниең урынына калган Мәйсәрә апаңны да югалттың. Хәзер авыр чакта кемгә сыенасың?‐ Язмышка ышанам. Һәр бала өчен әнисен югалту йөрәккә тирән яра сала, ул әле дә авырта. Андый җәрәхәтне вакыт та дәваламый. Ә инде әнинең апасын соңгы юлга озаткач, бөтенләй ялгыз икәнемне аңладым.‐ Ярый, күңелсезлекләр турында сөйләшмик, иҗатка кайтыйк. Иң яраткан ролең нинди?‐ Яраткан ролемне уйнамадым әле. Барысы да алда дип уйлыйм.‐ Күптән түгел экранга синең кат­нашыңда “Ясмин дигән фильм чыкты. Анда ничек эләктең?‐ Моны режиссер хәл итте. Театрда миңа сорау зур түгел иде, шуңа төшәргә ризалаштым. Бик рәхәтләнеп эшләдем, коллективта дустанә мөнәсәбәт иде. Берочтан төрек телен өйрәндем.‐ Синдәй чибәр кызның кияүдә булмавын ничек аңларга?‐ Мин үзем генә, тиң ярымны очратмадым әле. Ул кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиешме? Ышанычлы, тормышта нинди генә хәл килеп чыкса да, ярдәм кулы сузардай. Шундый кешене генә яр итә алачакмын.‐ Тормышыңда нәрсәне үзгәртер идең? Үкенечләрең бармы?‐ Дөрестән дә, кайбер нәрсә­ләрне үзгәртер идем, мин дә искәрмә түгел. Белеп яки белмичә рәнҗеткән кешеләрдән гафу сорарга теләр идем.‐ Хәзер яшьләр арасында төрле социаль сайтлар бик популяр. Аларда сорау җибәрсәләр җавап язасыңмы?‐ Интернетка сирәк керәм. Вакыт булганда сорауларга җавап бирәм. Тик вакыт кысан. Вокал, бию белән шөгыльләнәм, классикларның әсәрләрен укыйм, үземне үстерү өстендә эшлим.‐ Нинди теләктә каласың?‐ Ходай Тәгалә безне лаеклы итеп яшәр өчен яраткан. Шундый булырга омтылам, тырышам. Башкаларның да намус белән яшәүләрен телим. Акчарлак. Энҗе БАСЫЙРОВА. 17 март 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра