РусТатEng

“Нәүрүз” фестиваленең “хедлайнер”ы танылган Анатолий Васильев спектакле булачак

Төрки халыкларның XI “Нәүрүз Халыкара театр фестиваленең шәрәфле кунакларының берсе “Школа драматического искусства театры булачак. Театр Казанга танылган режиссер Анатолий Васильев сәхнәләштергән “Пушкин иртәсе спектакле белән килә. Спектакль 6-7 июнь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк. “Пушкин иртәсе 2001 елда куелган. Спектакль гадәти түгел. Программада ул “Анатолий Васильев дәресләре дип искәртелгән. Бу - спектакльнең Анатолий Васильев укучыларының - “Школа драматического искусства театры лабораториясе артистларының - күмәк, эзлекле хезмәте нәтиҗәсе булуын аңлата. Васильевның күп спектакльләренә хас булганча, “Пушкин иртәсе турында сөйләп булмый ‐ аны күрергә кирәк. Режиссерның идеясе: дәресләр, сынаулар һәм тамашачыга күрсәтү аша бөтен спектакль сәхнәләштерүгә ирешү. Спектакль ике теманы: Платон диалогларын, аерым алганда, “Пир диалогын һәм А.С.Пушкинның башлангыч иҗатының лирик әсәрләрен өйрәнү нәтиҗәсендә туган.Композициянең нигезендә шагыйрьнең тормыш юлы ята. Башта спектакль буш сәхнәдә уйнала. Акрынлап ул кирәкле деталь һәм предметлар белән баетыла, ә хәзер исә декорацияләр тулысынча эшләнеп беткән. “Пушкин иртәсен иҗат итү ике елга якын дәвам итә. Эш барышында спектакльнең төрле вариантлары тамашачы игътибарына тәкъдим ителә, һәм, ниһаять, ул әзер. Аның исемен һәм жанрын Анатолий Васильев үзе уйлап тапкан. Спектакль “Нәүрүз фестиваленең соңгы көннәрендә ‐ 6 июньдә 20.00 сәгатьтә, 7 июньдә 18.30 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк. (Кече сәхнәдә куелуы очраклы түгел. Бу спектакльнең техник һәм сәнгати үзенчәлекләре белән бәйле. Алар турыда фестивальнең матбугат хезмәте соңрак хәбәр итәчәк). Исегезгә төшерәбез, Төрки халыкларның XI “Нәүрүз халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. Программада Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре. Белешмә өчен: Анатолий Васильев ‐режиссер, педагог, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең Дәүләт премиясе иясе, Мәскәүдә “Драма сәнгате мәктәбе театрына нигез салучы. Васильев 1968 елда А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС) режиссура факультетына, Андрей Попов һәм Мария Кнебель остаханәсенә укырга керә. Аның диплом спектакле ‐ Алексей Арбузов пьесасы буенча куелган “Сказки старого Арбата шундук Мәскәүнең театр җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итә. Хәзер әлеге спектакльне риваять итеп искә алалар. Аннан соң “Соло для часов с боем (О.Заградник, МХАТ), “Первый вариант “Вассы Железновой (М. Горький, Станиславский исемендәге театр), “яңа дулкын драматургларының берсе Виктор Славкин пьесасы буенча “Взрослая дочь молодого человека спектакльләре куела. 1982 елда Юрий Любимов чакыруы буенча Таганкадагы Драма һәм комедия театрына күчә. Анатолий Васильев 80нче еллар башында ук педагогика белән шөгыльләнә башлый. Югары режиссура курсларында актерлык осталыгы һәм режиссура укыта, күп еллар ГИТИСта эшли. 1988 елда беренче мөстәкыйль курс җыя. Бу курста Игорь Яцко, Владимир Агеев, Александр Галибин, Виктор Тереля укыйлар. 2004 елдан башлап Лиондагы Югары милли театр сәнгате мәктәбенең (ENSATT) режиссерлык курсы җитәкчесе. 1987 елдан Анатолий Васильев үз театрын ‐ “Драма сәнгате мәктәбен җитәкли. “Драма сәнгате мәктәбендә артистлар һәм режиссерлар әзерләнә. 90нчы еллардан Анатолий Васильев чит илләрдә дә спектакльләр куя ‐ 1992 елда “Комеди Франсезда “Маскарад, Будапештта “Дядюшкин сон, Веймардагы Немец Милли театрында “Пиковая дама операсын, “Комеди Франсезда “Амфитрион спектаклен сәхнәләштерә.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра