РусТатEng

Агыла да болыт агыла...

Шагыйрьнең биографиясен аңламаган кешегә бу спектакль бернәрсә бирми. Тулы бер буын татар зыялыларын репрес­сияләп юк итүне, яшьләр, ай-һай, аңлатып бирә алырлармы икән? Спектакль башланганчы залда әнә шундый пошаманлык, ышанмау хөкем сөрә иде. Моңа, бәлкем, “Агыла да болыт агыла...” спектак­ленең режиссеры Айдар Җаббаровның яшьлеге, студент булуы да сәбәпче булгандыр. Әмма шик-шөбһә тамашаның беренче минутларында ук таралды. Ике Туфан иҗаты, чын мәгънә­сен­дә, җанга мунча булды.


Айдар Җаббаров атаклы педагог, режиссер Сергей Же­новачның театр сәнгате студиясендә дүртенче курста укый. Ул безне “Нәүрүз” форумында М. Булгаковның “Со­­бачье сердце” әсәренә эскизлары белән шаккатырган иде инде. Хәсән Туфан иҗатына алынуын ул болай аңлатты:


– Фәрит абый Бикчәнтәев шагыйрь иҗатын чагылдырган спектакль әзерләргә ки­ңәш иткән иде. Ул хәтта авторларны да тәкъдим итте. Һади Такташ, Хәсән Туфан... Мине Хәсән Туфан шигырь­ләре әсәрләндерде. Алардагы гадилек, шул ук вакытта тирәнлек – аның кыйммәтен болай гына аңлатып та булмый. Шуннан гади генә план төзедек тә эшли башладык. Ә Туфан абый Миңнуллин­ның пьесасына килгәндә, аны ничек бар шулай, бер үзгәртүсез куйсак та, шәп спектакль килеп чыгар иде. Әмма вакыт кыска булу сә­бәпле, аннан ике генә өзек­не алырга булдык. Дөрес, шигырь  ул – болай да тә­мамланган әдәби әсәр, Туфан Миңнуллин пьесасыннан өзекләр аны эчтә­лек ягыннан тагын да баетты.


Спектакль шартлы рә­вештә өч өлешкә бүленгән. Шагыйрьнең сөргенгә ка­дәр­ге тормышы, сөрген чоры, иреккә чыгу мизгелләре – барысы да Хәсән Туфанның иҗаты аша яктыртыла. Ә бер мизгелдә экраннар аша без аның үз тавышын ишеттек. Хәсән абый укыган “Бә­хет” шигыре Туфан Миңнул­лин пьесасыннан алынган өзек­нең дәвамы булып яң­гы­ра­ды. Иң тетрәндергеч мизгел­ләре, әлбәттә инде, Хәсәннең Лулуына (ша­гыйрь­нең хатыны, актриса Луиза Салигас­кәрова) язган хатлары булды. Гому­мән, һәрбер шигырь ничектер бик гади, табигый, үтемле яң­гырады. Әллә ши­гырь­ләре шундый, әллә бирелеше. Билгеле, ясалма трагизм кертеп, иң үтемле әсәрне дә юкка чыгарып була. Татар­станның атказанган артисты Алмаз Са­бирҗанов, Илнур Закиров, Йосыф Бик­чән­тәев, Фәннүр Мөхәммәт­җанов гадилеге бе­­лән алдырды да инде. Хәсән Ту­фанның яшь чагын уйнаган Раил Шәм­суа­ров исә интонациясен, тавыш тембрын да Хәсән абый­ныкына якынайтып шак­катырды. Го­мумән, музыкаль, җор сүзле Раил Шәмсуаров тамашачы өчен ул көнне ачыш булды.


“Агыла да болыт агыла”­ның гадилеге сәхнә бизә­лешендә дә чагылды. Атарга хөкем ителгән Туфан һәм манекеннар; әле дивар, әле вагон, әле ихата дип кабул ителгән агач койма; микрофон яшерелгән, мәхәббәт шигырьләре сөйләнгән поч­та әрҗәсе; кап-кара пәр­дәдә болытлар агылуы, кошлар очышы... Болар бар да әсәргә тартып кертә, вакыйгаларда үзең катнашкан хисне калдыра.


Спектакльнең кыйммәте – шигъриятне популярлаштыруда. Татар филармо­ния­сенең матбугат хезмәте җи­тәкчесе Зимфира Гыйльметдинова әнә шундый фикер­дә:


– Режиссер Газинур Морат шигырьләреннән спектакль куеп сөендергән иде инде. Мин аның авторны тоемлавына сокланам.  Яшь­ләр өчен шигъриятне бик җиңел формада бирә һәм популярлаштыра. Спек­такль­­нең үз тамашачысы һәрчак булачак дип саныйм.


Татарстанның халык артисты Резеда Галимова исә уңышның төп сәбәбе – га­епсезгә     гаепләнгәннәрнең эчке дөньясын ачып бирүдә дип уйлый:


– Хәсән Туфан язмышы аша репрессия­ләнгән­нәр­нең уйлары чагылдырылган. Ул уйлар якты, өметле һәм ватанны чиксез ярату белән сугарылган булуы бе­лән тетрәндерә дә инде. Режиссер саллы фикерен аз гына вакыт аралыгында әй­теп бирә алды. Сюжет музыкаль инструментларда чыгышлар һәм җырлар белән тагын да баеган.


Спектакльгә ноктаны Татарстанның халык, Рос­сия­нең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов куйды. Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар, йөрәкне, дип тәмамлады ул сүзен. Ике Туфанның туфаны шигъ­рият­тән ерак кешеләрне дә кузгатырлык булды.


Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=317


"Ватаным Татартан". гөлинә Гыймадова. 0.02.2017 ел.


0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра