РусТатEng

Айгөл Миңнуллина: “Искәндәрне шундый булыр дип күз алдыма да китермәгән идем”

Айгөл Миңнуллина. Күпләргә ул Г.Камал театрының яшь артисткасы буларак таныш. Танылган драматург Туфан абый Миңнуллинның бертуганының кызы һәм шул ук театрдагы артист Искәндәр Хәйруллинның хатыны икәнлеген дә белеп бетермәүчеләр дә бардыр. Шулай да Айгөлнең карьерасында аларның йогынтысы булды микән? Ике бала әнисенә театрны да, гаиләне дә бергә алып барырга кемнәр ярдәм итә? Нинди яңалыклары бар? Бу хакта Айгөл Миңнуллинаның үзе белән әңгәмә кордык.

22 апрельдә Г.Камал театрында Илгиз Зәйниевның “Көтәм сине...” спектакленең премьерасында Айгөл Миңнуллинаны яңа образда күрә алдык. Әлеге спектакльдә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә барды. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирде, “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” – дигән сорауга җавап эзләргә тырышты.

 – Айгөл, “Көтәм сине...” спектаклендә сине бөтенләй башка образда күрдек. Ул рольгә ничек алындың? Гомумән, спектакльгә әзерлек ничек барды?

– Әсәрне тулаем укып чыккач, Илгиз Зәйниевка ни өчен бу рольгә мине сайлавы турында сорадым. Чөнки әлеге образ холкыма хас түгел. “Юк, юк, синең бу рольны ничек уйный алуыңны карыйсым килә”, – диде ул. Хәзер әлеге рольгә мине сайлаганына рәхмәт әйтәм (елмая).

– Син бит анда суррогат ана образында уйнадың. Үзеңнең суррогат аналарга карашың нинди?

– Суррогат аналарга карашым әйбәт. Чөнки алар бала таба алмаган хатын-кызларга ярдәм итә. Бәлки суррогат ана булу дин ягыннан начардыр. Анысын мин әйтә алмыйм. Аны Аллаһы Тәгалә генә белә. Бу образда миңа ана булырга кирәк түгел иде. Ә ул хатынның холкын эзләргә тырыштым. Ул кызыксынучан, көнче...

– Усалмы?

– Ул бит бәхетсезлеге аркасында усал. Әгәр ул бәхетле булса, усал булыр иде микән ул?..

– Чынлыкта суррогат ана була алыр идеңме?

– Хәзерге вакытта була алмас идем. Кискен җавап бирә алмыйм. Бөтен нәрсәгә һава калдырам. Чөнки дөньяда төрле хәлләр була.

– Ике бала әнисе булу ничек? Ничек барысына да өлгерәсең?

– Аллага шөкер, әти-әниләр нык ярдәм итә. Аннары Искәндәр белән спектакль, репетиция көннәре туры килми. Алмаш-тилмәш балаларны карыйбыз. Әлбәттә, ике бала әнисе булуым белән бик бәхетлемен. Улыбыз Аязга Габдулла Тукай туган көнне 6 яшь тулды. Кызыбыз Зәйнәпкә 2 яшь. Менә карагыз үзләренә (Айгөл телефонындагы балаларын төшергән фотосүрәтләрен күрсәтә башлады – Э.Г.)

– Сөбһаналла, икесе дә бер-берсенә охшаган.

– Әйе, бик охшаган алар бер-берсенә. Нәкъ әтиләре инде. Менә холкы белән Аяз миңа охшаган. Аннан соң Аязыбыз сәхнә белән бик кызыксына башлады бит. Бик тә сәхнәгә чыгасы килә. Өйдә төрле әкият геройларының образына кереп уйный. Телгә дә бик оста. Искәндәр кебек бик җитди, үзенең ниндидер позицияләре бар. Сеңлесе Зәйнәпне бик ярата. Аның өчен үлеп тора инде. Хастаханәгә прививка ясарга барганда Зәйнәп өчен борчылып, елап утырырга мөмкин. Зәйнәпкә карасаң, Искәндәргә караган кебек. Карашы нәкъ әтисенеке. Аяз балалар бакчасына йөри. Зәйнәп әлегә өйдә.

– Айгөл, синең карьераңда Туфан Миңнуллинның бертуганының кызы һәм артист Искәндәр Хәйруллинның хатыны булу ярдәм итәме?

– Мин ул турыда уйламыйм да. Бәлки дөрес эшләмимдер? Минем моңа игътибар иткәнем юк. Ә Искәндәр миңа: “Мин театрда сиңа ир түгел”, – дип әйтә.

– Кайнанаң танылган артистка Алсу Гайнуллина, кайнатаң шулай ук күпләрнең күңелен яулаган артист Илдар Хәйруллин театр өлкәсендә киңәшләрен бирәме?

– Ошамаган урыннары булса, әйтәләр. Бик күп әйтмиләр. Кайнанам күбрәк тормыш буенча өйрәтә. Әле кияүгә чыккач кына аңардан бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Алсу әнием – бик зирәк, тәртипле һәм төпле. Чаялыгы, хәйләкәрлеге дә бар. Берәр аңлашылып бетмәгән вакыйганы дөрес якка борып җибәрә ала. Менә шул сыйфатлары миңа тормышта зирәгрәк булырга ярдәм итте. Дөньяга карашым киңәйде. Болай да яшәп була икән дигән фикердә калдым.

– Театр тормышы сезнең өйгә ияреп кайтамы? Бергә утырып ниндидер бер спектакль турында сөйләгәнегез бармы?

– Гаилә корып бергә яши башлагач та, Искәндәр эшне эштә калдырабыз дип әйтсә дә, барыбер ул турыда сөйләшмичә булмый (елмая).

– Кем сезнең гаиләдә лидер?

– (Көлә.) Балаларыбыз. Бөтен нәрсә аларга бәйләнгән.

– Аларның сүзен тыңлыйсыз димәк. Балаларыгыз “капризный” булып үсмиләрме соң?

– Ул бит холыктан тора. Мәсәлән, гаиләдә ике бала үсә. Икесен дә бертөрле тәрбиялиләр. Әмма алар икесе дә ике төрле булып чыга.

– Моңарчы сәхнәдә генә күреп ияләнгән артист Искәндәр Хәйруллинга кияүгә чыккач, нәрсә ачтыгыз аңарда?

– Искәндәргә кияүгә чыккач, аның шундый булыр дип күз алдыма да китермәдем. Чөнки Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда усал кеше кебек тоелды. Аның белән исәнләшеп китәргә дә куркыта иде (елмая). Гаиләдә ул бик йомшак күңелле, юл бирүчән, бик ярдәмчел.

– Искәндәр синнән шактый өлкән дип беләм. Яшь аермагыз күпме?

– 12 яшь.

– Аның өлкән булуы нәрсәдә чагыла?

– Ул минем бик акыллы, бик зирәк. Тормышта кирәк булган бар нәрсәгә өйрәтә. Юмор аша кисәтү ясарга мөмкин. Чөнки хатын-кыз туры һәм дорфа әйткәнне яратмый бит. Шулай әйткәндә, мин дә, ул да үпкәләми калабыз (елмая). Гомумән, бөтен нәрсәне юморга борырга тырыша.

– Айгөл, тагын шунысы мәгълүм. Син бик интервьюлар

бирмисең икән. Бу ни өчен шулай?

– 2008 елдан Г.Камал театрында эшли башладым. Аллага

шөкер, шул гомер эчендә ике бала алып кайтырга җитештек. Дөресен генә әйткәндә, әле яңарак кына интервьюлар бирә башладым. Сезгә икенче мәртәбә бирүем. Мин әле яңа гына танылып килүче артистка. Шуңа интервьюлар бирергә ашыкмадым. Үземне бер-ике роль белән генә интервьюлар бирергә лаеклы дип санамадым. Иң зур рольләрем дүртәү, ә калганнарын күмәк күренешләрдә уйныйм. Бар рольләрем балаларым кебек якын. Барысын да яратам.

– Бала дигәннән, сез гаиләдә ничә бала үстегез? Әти-әниең турында сөйләп китсәң иде.

– Гаиләдә бертуган абыем Алмаз белән үстек. Бик сәләтле, шигырьләр дә яза иде ул. Абыемның үзе турында язып калдырган ике калын дәфтәре бар иде. Әмма ул югалды. Таба алмадык. Анда шундый кызыклы әйберләр язылган иде. Мин уйнаган спектакльләрне карарга килә иде. Тәнкыйть сүзләрен яза иде дә, миңа әйтә иде. Хәзер ул сүзләрен бик ишетәсем килә дә бит... Исән генә түгел... Узган елны авырып, арабыздан китеп барды.

Әти-әниемә килгәндә, безнең өчен бик үрнәк алар. Менә әтием генә кисәк хәтерен югалтты. 1948 елгы үзе. Әнием элекке видеоязмаларны куя да, аңардан “Бу кем?” – дип сорый. Туфан абый Миңнуллинны таный. Әтиемдә картлык чире дип әйтәләр. Әмма үзен чирле дип хис итми. Елмаеп йөри. Безне генә хәтерләми. Мине “Театрдагы кыз” дип әйтсәк, танып ала алуын.

– Хәтерен кайчан югалтты?

– Ике ел булды. Танымагач авыррак, әлбәттә. Әтием алган һөнәре буенча төзүче. Төрле оешмаларда тәэмин итүче, директор урынбасары булып та эшләде. Әнием заводта эшләп алды. Без тугач, әтием әниемне эшкә чыгармады. Балалар белән бул дип әйткән булган әтием. Әтием балаларны бик ярата. Аңа бары гаилә, балалар гына булсын. Улыбыз Аяз тугач та, яныннан китмәде. 

Уйнаган рольләре:

Фәнисә -Искән җилләр көенә

Ләйлә -Кечтүкле уен

Энҗе -Мәхәббәт FM

Хатын-кыз -Хафалы биюләр

Адилә -Көтәм сине...

Эльза ГАЗИЗОВА

Источник: Акчарлак, июнь, 2016.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра