РусТатEng

Бала ни өчен тумас өчен тартыша?..

Көтәм сине... Бер караганда бик еш әйтелә торган сүзләр. Ләкин туасы җанның дөньяга аваз салуын көткән әниләр генә әлеге җөмләгә сагыну һәм өметнең бөтен төсмерен сала ала. Ни кызганыч, кайчакта сабыйның бу дөньяга туасы килми шул. Драматург, режиссер Илгиз Зәйни бу әсәргә ничек алынуы турында болай сөй­ләде:


– Туфан абыйның “Әни­ләр һәм бәбиләр”ен берни­чә мәртәбә укып чыктым. Өстә­венә студентлар куйганда әлеге әсәр буенча репети­ция­ләр үткәрергә туры килде. Пьесага алынганда, ике әсәрне чагыштырырлар, кабатлаулар эзләр­ләр дигән фикер дә туды. Ләкин бу мине куркытмады.  Миңа калса, бөтенләй икенче әсәр язылды. Аның идеясе хатыным белән кызыбыз тууын көт­кәндә барлыкка килгән иде. Карындагы баланы саклап калу проблемасы белән әнә шул чакта таныштык. Хатыным хас­таха­нәдән ишетеп кайткан вакыйгаларны сөй­ләгәч, бу темага башым-ая­гым белән чумып, хәтта булачак әни­ләр­нең форумнарын карап, күзәтеп бара башладым. “Көтәм сине...” пьесасына идеяләр тупланды, бәян­нәр барысы да тормыштан алынды. Әлбәттә, ки­рәк­ле урыннарда вакыйгаларны махсус куерттым, ләкин чынбарлыктан ерак китмәдем.


Спектакльдә вакыйгалар шәһәр хастаханәсенең бер­сендә бара. Булачак әниләр һәм алар янына хәл белергә йөрүче әтиләр яр­дәмендә автор җәм­гыять­нең кайбер чирләрен ача һәм, кешелекне дәвам итү өчен бөтен нәрсәне дә эшләдекме соң без, дигән сорауны кабыргасы белән куя. Баласы үле туган Әминә (Гөлчәчәк Хәмә­динурова), бөтен җирдә сугыш бара, җимереш, кырыш, шуңа күрә балаларның бу дөньяга туасылары килми  дип  бу сорауга үзенчә җа­вап бирсә, Зәйнәп (Татар­стан­ның атказанган артисты Алсу Каюмова) ананың нинди ге­нә караң­гылыкта да өмет белән яши торган зат икәне­нә инандыра.


Театр тәнкыйтьчесе Илтани Илалова әсәрне гадәти булмаган, хәтта ки кырыс дип бәяли:


– Мин аны “Әниләр һәм бәбиләр”гә охшаш булыр дип уйлаган идем. Ә ул бөтенләй башка юнәлештә булып чыкты. Илгизнең бала көткән хатыннары төрле. Бер палатада суррогат ана, фәхишә, авыл хатыны, ша­гыйрә, мөселман кызы ята. Нәкъ безнең заман инде. Әйтергә кирәк, Илгиз режиссер буларак артистлар белән шулкадәр әйбәт эшлә­гән, бөтен образ да тулы канлы килеп чыккан.


Чыннан да, спектакль, бер караганда, якты, шаян, икенче караганда, шомлы. Әниләрнең шомы Арсланны (Алмаз Сабирҗанов) күргән саен көчәя. Аны беренче күргәндә табиб дип уйлый­сың. Чөнки хатыннар табиб­ның кулы каты дип зарланганда, ул хатыннарга система да куя, укол да сала. Баксаң, шушы хастаха­нәнең урология бүлегендә ятучы пациент икән. Сугышта им­гәнеп кайтып, дистәдән артык операция кичергән, бу юлы чираттагысына кергән кичәге солдат.


Сугыш – биредә абстракт төшенчә. Аның конкрет кайда барганы әйтелми, хәер ул мөһим дә түгел. Зәйнәп әйтмешли, сугыш акча эшләү өчен кирәк. Ул һәрвакыт барган һәм барачак. Арслан исә, сугышның игълан ител­гәне түгел, менә шундый мыштым гына барганы куркыныч, ди. Бу геройны шом таратучы дип уйласагыз, ялгышасыз. Тәне имгәнсә дә, рухы нык булган, тормышка чатырдап ябышкан зат ул.


Палатада яткан әниләр туг­рылык, мәхәббәт турында гына сөйләшми, алар сәя­сәт­кә дә кереп китә, җәм­гыять­нең чирләренә дә үзенчә чишелеш таба. Тәнен сатуны кәсеп иткән Зәлидә (Нәфисә Хәйрул­лина) самими Саҗи­дәне аңламый. Ихластан Ал­ла­­ның барлыгына, берле­генә ышанган Са­җи­дәгә ул, сез­нең ишеләр дөнья­ны шарт­лата, дигән гаеп тага. Шөкер, Са­җидәнең җавабы берәгәйле яңгырады һәм тамашачыны үзенә чын-чынлап гашыйк итте.


Музыка һәм бизәлеш булмаса, әсәр тулы канлы булмас иде. Режиссер Геннадий Скомороховның һәрбер детальне энәсеннән җебенә кадәр уйлап эшләвен бил­геләп үтте:


– Аңа 27 генә яшь, ә дөньяга карашы аксакалны хәтерләтә. Әсәрнең ни турында баруын сорашу белән генә чикләнмәде, тулысынча тәрҗемә итеп бирүемне үтенде. Нәтиҗәдә туу кебек серле күренеш хәтта ка­раватларның бизәлешендә дә чагылды.


Композитор Эльмир Низамов та спектакльдәге те­маның дулкынландыргыч булуын сөйләде:


– Мин репетицияләрдә булдым һәм музыканың шул­кадәр урынлы кулланылуына шатланып кайттым. Илгиз – музыканы нечкә тоемлый һәм үзенә нәрсә ки­рәген белә торган режиссер. Ул таләп итә дә белә, шул ук вакытта иҗат өчен ки­рәкле ирекне дә чикләми. Спектакль уңышлы булыр дип уйлыйм.


Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәли­мул­лина спектакль өчен язылган махсус җырны башкара. Ул бала тудыру кебек серле күренешне шушы җырга сыйдыра алган авторларга рәхмәт укый:


– Резеда Гобәева язган шигырьне укыгач бик дулкынландым. Минем өчен бик мөһим тема ул. Ә инде дус­тым Эльмир Низамов – сүз мәгънәсен күп тапкыр артыра алучы осталарның берсе. Җыр бер тында язылды. Спектакльне карарга Казанга махсус  кайтачакмын.


Журналистлар өчен куелган спектакльдә төерле моментлар да юк түгел. Илтани Илалова хаклы, спектакльне унынчы тапкыр карамыйча конкрет фикергә ки­лергә ярамый.  Бу сезон Илгиз Зәйни өчен уңышлы булды. “Көтәм сине...” – аның өченче премьерасы. Сүз уңаеннан, тамашачы бер­се­нә дә битараф түгел: йә мактыйлар, йә сүгәләр. Димәк, күңелне кузгата алган. Бусы да – сирәкләргә тия торган бәхет.

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 23.04. 2016 ел.

Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=918

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра