РусТатEng

Бармы ришвәткә дәва?

Кешелек яралганнан бирле борчыган проблемалар бар. Шуларның берсе – ришвәтчелектер, мөгаен. Көн кадагындагы әлеге мәсьәлә күптән түгел Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсенә дә менде. Нәтиҗәдә әлеге сорауга җавап табылдымы соң?


Илгиз Зәйни исеме театр дөньясында еш телгә алына. Ул әле Әлмәт драма театрында, әле Чаллыда, әле Камалда премьера чыгара. Соңгы елларда гына да үзен режиссер буларак ничек кенә сынап карамады. Драма әсәрен дә куйды, курчак спектаклен дә сәх­нәләштерде. Зөлфәт Хә­ким әсәре буенча куелган “Бармы ришвәткә дәва?” спек­такле исә онытыла язган сатира жанрында эшләнгән иде. Драматург, сценарийлар авторы Мансур Гый­ләҗев, спектакльнең яңа­лыгы – сатира жанрында бу­луында, дип саный:


– Элек театрларда сатира жанры еш кулланыла иде. Хәзер бу жанрга мөрә­җәгать итүчеләр юк диярлек. Шуңа күрә мин спектакльне яратып, сагынып карадым. Режиссура көчле булган, дөрес юнә­леш табылган. Әсәр заманча һәм җиңел кабул ителә. Ә бит бу – иң авыр, иң катлаулы тема. Әлеге пьесаны режиссура  һәм актерлар эше белән бетереп тә була иде, ә ул, киресенчә, нигезен табып, әсәрне күтәр­гән. Дөрес, кайбер моментлар беркатлырак килеп чыккан, логик эзлеклелек югалган урыннар бар. Ләкин бу – автор җитешсезлеге. Илгиз әсәр­не лирика белән кө­чәйт­кән, оркестрның эшләвен хәтта аерым спектакль дип әйтер идем.


Режиссер бу әсәргә актерлар белән яңа формада эшләргә мөмкинлек би­рүе­нә кызыккан. Чыннан да, актерлар биредә эчке киче­решләрдән бигрәк, физик яктан зур көч түккәннәр. Төп рольләрне башкарган Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхи­мова, Фәнис Җиһанша пластика, романтик биюләре белән дә истә калды.


Ләйсән Рәхимова әй­түен­чә, аңа мондый жанрда эшләү җиңел. Персонажны табу да әллә ни авыр булмаган. 
– Кайсы кеше музыканы бер ишетүдә отып алып җырлап бирә ала. Кайсы кеше текстларны истә калдыра. Ә миңа кешенең рә­ве­шен гәүдә белән уйнап бирү җиңел. Пародия уйнап йөр­мәсәм дә, тормышта очраган кешеләрнең үзен­чәлекләрен отып, фантазия белән баетып, уйнап күр­сәтә алам. Героемны тудырганда конкрет хатын-кызны күз алдында тотмасам да, тормышта андый кеше­ләрне очратканым бар.


Фәнис Җиһаншага исә урталыкны табарга кирәк булган:
– Сәйфи Гариповны дөньядан аерылган күк­ләрдә йөзүче дип тә әйтеп булмый. Шул ук вакытта ул җир кешесе дә түгел. Урталыкны табу бер мәсьәлә булса, аның ришвәткә каршы дару тапканмы, юкмы икәнен хәл итәргә кирәк иде. Ахыр чиктә даруы килеп чыкмаган, ә ул  түрәләргә каршы алар алымы белән үк көрәшеп, чын ришвәтче булып калды.


Спектакльне тамашачы ничек кабул итте соң? Шунысы кызык: тамашачы һәр образга тормыштагы шә­хесләрнең исемнәрен биреп утырды. Шунысы да бар: күпчелек кайбер роль­ләрне нинди артист башкаруын танымады. Мансур Гыйләҗев моны, уңыш­ның бер сәбәбе, дип атый. “Прокурорны (Рамил Вәҗиев – ред.) уйнаган актерны таный алмыйча аптырашта калдым. Образ шулхәтле күпертелгән һәм уңышлы иде ки, ахыргача сокланып карап утырдым, – диде ул. Аның фикеренчә, бу – чын безнеңчә, милли спектакль булган. Аны халык яратачак, әмма үзебезгә генә хас юмор һәм башка нечкә­лекләрне күз уңында тотканга, читтә күрсәтеп булмаячак.


Шулай итеп, химия укытучысы, ришвәттән дару уйлап таптым, дип түрәләрне куркытып, теләгенә иреште. Ул яшәгән урамда асфальт җәелде, клуб ремонтланды, китаплар кайтты, үзенә өч катлы коттедж төзеделәр, машина бүләк иттеләр. Ә даруы гадәти, күңелне болгата торган төймә булып чыкты. Байларны төп башына утыртырга яраткан бер образны хәтерләтмиме Сәйфи? Кем­дә ничек, миндә әнә шундый тәэсир калды.


Оригинальный текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=2521

"Ватаным Татарстан". Гөлия Гыймадиева. 12.11.2016г.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра