РусТатEng

Бармы ришвәттән дәва?

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча режиссер Илгиз Зәйниев куйган «Бармы ришвәттән дәва?..» спектакленең премьерасы булып узды. Рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Эльмир Низамов.
 
   Зөлфәт Хәкимнең драматургиясе Камал театрында аерым бер урын били дию һич арттыру булмас. Ул – гаҗәеп кызык-лы күренеш. Пьесалар камил түгел: андагы персонажлар артык «туры» тасвирланган, мантыйкка сыймаган урыннар күп, композициясе бик төзек булмаска мөмкин, теле гади. Әмма бу пьесаларда күңелләрне айкаган, уйланырга мәҗбүр иткән нидер бар. Көнүзәк проблема гына түгел, драматургның тормышка мөнәсәбәте, аның хис-кичерешләре, тормыш һәм кеше каршылыгыннан килеп чыккан хакыйкать уйланырга этәрә. 
 
   Икенчедән, З.Хәким драматургиясе күренекле режиссерларның иҗат үсеше өчен уңдырышлы җирлек булды. Марсель Сәлимҗанов куйган «Мин төш күрдем», «Юләрләр йорты», «Күрәзәче» спектакльләре тарихка 1990 елларда татар театрының йөзен билгеләгән сәхнә әсәрләре буларак кереп калды. 
 
   Камал театрының хәзерге баш режиссеры Ф. Бикчәнтәев тә З.Хәким драматургиясенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп, аның бүтән якларына – шигъриятенә, лирик яңгырашына, рухи иреккә омтылу, психологизмга киңрәк тукталды. Иҗади дуслыкларының иң матур үрнәкләренең берсе – «Телсез күке» спектакле. 
 
   Югарыдагылардан аңлашылганча, яшь режиссер Илгиз Зәйниевнең Зөлфәт Хәким драматургиясенә мөрәҗәгать итүе дә гади генә хәл-вакыйга түгел. Яңа спектакль Илгиз Зәйниев өчен, һичшиксез, сынау, тәҗрибә туплау мәйданы булды. 
 
   Спектакльдә күтәрелгән ришвәтчелек темасы бүген дә актуаль. Дөресрәге, ул мәңгелек темалар рәтенә керә. Бу зәхмәтне юкка чыгарып буласына инде беркем дә ышанмый бугай. Адәм баласы килеште, ришвәт алуны тиеш дип кабул итә, тормышка җайлашырга тырыша. Пьесадан әнә шул аңлашыла. Акыл кабул итсә дә, йөрәк моның белән килешә алмый…
 
   Сәхнә чишелеше әнә шулардан чыгып хәл кылынган. Циркка, балаганга охшатып кую тамашаны тагын да кызыграк итә, шул ук вакытта сәхнәдә барган вакыйгаларның шартлы булуын искәртә. Режиссер пьесадан читкә китә сыман. Ул үзенең фикерен белдерми, булган бер вакыйганы гына сөйли, аның асылына төшенергә тели һәм бик үк ышанып та бетми кебек. Спектакльнең сәхнә бизәлешләре югары кимәлдә башкарылган. Гротеск, буффонада, чамадан тыш арттырып күрсәтү юлы белән зәвыксызлыкка килеп чыгарга мөмкин иде. Әмма чама хисе юкка чыкмаган: цирк артистларыныкына охшаган җете костюмнар затлы крем пәрдәләр фонында ныграк шаккатыра. Сәхнә буйлап күчеп йөргән ут һәм театр оркестры тарафыннан сәхнәдә башкарылган тере музыка тамашага бәйрәмчә төсмер өсти. 
 
   Әмма үзәктә, әлбәттә инде, актерлар уены. Бөтен актерлар да бер стильдән чыкмаска тырыша, шул ук вакытта һәрберсе үзенең образын иҗат итә. Бу спектакльдә рольнең тышкы сурәте зур әһәмияткә ия. Аңа Фәридә Сафина (РОНО мөдире Нурия Мутиева), Гүзәл Гөлвердиева (сәркатип Гөлчирә), тигрларны йөгәнләүче костюмына киенгән Наилә Ибраһимова (сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Бакиева) зур игътибар бирә. Прокурор Ханнанов ролендә Рамил Вәҗиев шаккатырды. Аның персонажы карикатуралардагы шикелле мәзәк тә, бер үк вакытта тере килеп чыкты. Военком Мохтар Мусин ролен башкарган Минвәли Габдуллинны билгеләп үтәргә кирәк: пәһлеван буй-сынлы, сабыйларча кулына берьюлы биш кыйммәтле сәгать таккан бу геройга пьесада күтәрелгән иң мөһим проблемаларның берсе – армия һәм военкоматлардагы ришвәтчелек турында әйтү вазифасы йөкләнгән. Аның бу монологы бик ихлас һәм фаҗигале яңгырый. 
 
   Олег Фазылҗановның (район газетасының баш мөхәррире Әбүзәр Шактыев) табигый уены тамашачылар күңеленә хуш килде. Аның герое тере, кызып китүчән, көчсез һәм ярдәмгә мохтаҗ. Үз-үзенә нык ышанган район хакимияте башлыгы Фоат Абзалович Әхмәдиев – аның капма-каршысы. Яшь актер Ирек Кашапов бу катлаулы рольне уңышлы башкарып, спектакльне бер йодрыкка туплап торучыга әверелде. 
 
   Спектакльдә тавыш чыгуга сәбәпче булган тагын бер баш герой химия укытучысы – Сәйфи Гарипов берникадәр таркау күренә. Бәлки, бу махсус уйланылган таркаулыктыр. Чынлыкта, Сәйфи үзе берни дә эшләми бит. Ул ришвәтчелектән дару уйлап таптым дигән сүз тарата (бәлки, махсус та түгелдер, ялгыш ычкынган сүз генә булгандыр), аннары агач башына менеп утыра, протест белдерә, имеш, чынлыкта, куркуыннан нишләргә белми. Вакыйгалар үзеннән-үзе үсә, Сәйфи бары тик сәбәп бирүче. Нәкъ Гогольнең «Ревизор»ындагыча: Хлестаков нинди гауга куптарганын үзе дә аңламый кала. Җыеп кына әйткәндә, Сәйфи характерлы персонаж булып түгел, ә бәлки лирик герой булып күз алдыбызга килеп баса. Аның хатыны белән мөнәсәбәтләре бик арттырып, романтик рухта тасвирланган. 
 
   Руфия ролен башкарган Ләйсән Рәхимованың уенын карау рәхәт. Ул шундый ихлас, мөлаем, сыгылмалы! Бу образда җылылык, йомшаклык, эчке оптимизм бергә тупланган… Тулы гәүдәле бу ханымның иренә чиксез мәхәббәтен белдергән биюе шундый ихлас һәм ышандырырлык килеп чыкты. Героиняның тышкы кыяфәте һәм күңел халәте арасындагы каршылык йөрәкләрне эретте. Геройларга карап үзеңнең дә күңелең күкләргә аша. Биюләрне куйган хореограф Сәлимә Әминованың хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. 
 
   Җете гротеск тамашаның мөһимлеген, күтәрелгән темаларның катлаулылыгын киметә. Берәү дә илне ришвәтчелеккә батырырга теләми бит. Киресенчә, военкомның, эш урынын үз мәнфәгатендә файдалануыннан, күңеле сызлана. Фоат Абзалович та үзенең районында ришвәтчелеккә каршы көрәшү кирәклеген аңлый. Редактор Шактыевны инде әйткән дә юк… Шулай булгач, нәрсә белән көрәшергә соң? Ришвәтчелекне үзара ярдәмләшүдән ничек аерырга? Спектакльдә вакыйгалар әнә шундый борылыш ала… 
 
   Камалларның бу спектаклен ришвәтчелеккә каршы көрәшүгә саллы өлеш дип бәяләргә мөмкинме? Белмим. Театр үз алдына андый максат куймагандыр да, бәлки. Әмма ул һәрвакыттагыча намуска чакыра. Театрдан түгел, кешеләрнең үзләреннән тора лабаса!..
 
Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
   Зөлфәт Хәкимнең иҗатын, аның повестьларын, шигырьләрен, җырларын, драма әсәрләрен һәрвакыт зур игътибар белән күзәтеп барам, чөнки татар әдәбиятында ул үзенчәлекле әдипләребезнең берсе. Шуңа Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Бармы ришвәттән дәва?..» спектакле премьерасына зур өметләр баглап бардым һәм өметләрем акланды.
   Ришвәтчелек темасы бүгенге көндә бик актуаль. Бу темага әсәр язу искитмәле катлаулы. Кызганычка каршы, соңгы вакытта әдәбиятыбызда сатира, юмор өлкәсендә бушлык барлыкка килде. Кайчандыр ярты миллион тираж белән чыккан «Чаян» журналының тиражы нык кимүе моңа дәлил. Чыннан да, юмор, сатира язу гаять авыр. 
   Зөлфәт Хәким бик кирәкле әсәр язган. Анда кызыклы табышлар да, бүгенге тормышыбызга кинаяләр дә бар. Бу спектакль инде үзенең тамашачысын тапты һәм тиз генә арада актуальлеген югалтмас. Чөнки анда күтәрелгән ришвәтчелек темасы гаять мөһим. Ришвәтчелек моннан мең ел элек тә булган, бүген дә бар һәм, кызганычка каршы, киләчәктә дә булачак. Шушы теманы күтәргән Зөлфәт Хәкимнең әсәре татар мәдәниятендә, театр дөньясында зур вакыйга булды. 

Төп текст: http://sahne.ru/sekhifeler/yakynnan-kilep-kara/item/1320-barmy-rishv-tt-n-d-va

"Сәхнә". Айгөл Гәбәши. 09.12.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра