РусТатEng

Без белгән Бикчәнтәев

Аңа быел 50 яшь тула. Ир-ат өчен ‐ егетләр яше. 10 ел элек, Марсель Сәлимҗанов арабыздан киткәч, остазының эшен дәвам иткән Бикчәнтәевнең Камал театрының баш режиссеры вазифасына узган ел Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе вазифасы да өстәлде. Әле бит киләчәктә «бөек артист булырга укучы студентлары да бар аның. 50 яшь өчен аз да түгел, күп тә түгел ‐ таман гына. Егәрнең дә, көчнең дә, талантның да тулы мәле, барына да өлгерергә вакыт кына җитсен. Аның иҗаты Интернетта да, матбугатта да һәрдаим бәхәсләр тудырып тора. Фикерләр төрле. Кемдер күккә чөеп мактый, икенчеләр шул ашкан биеклектән бәреп төшерергә маташа. Дөнья бу, ә дөньяда төрле кешеләр яши... Без аны рус һәм чит ил драматургиясен татарныкына караганда яратарак төшүдә гаеплибез. Ә бармак бөгеп санасаң, Фәрит Бикчәнтәевнең татар драматургиясенә «хыянәтләрен бер кул бармаклары хәл итәр иде. Тагын нидә гаеплибез без аны? Авыл рухын белмәүдә бугай. Күптән түгел миңа Камал театры труппасы белән Әтнә якларына барырга насыйп булды. Юлыбызда Бәрәскә авылы кала. Биредә Бикчәнтәйләр нигезе, Фәрит Рәфкать улының шәһәр ыгы-зыгысыннан качып ял итә торган кечкенә генә йорты бар икән. Бәрәскәсе аша узганда чын авыл малаена әйләнде дә куйды ул. Без автобус тәрәзәсе аша авылны күзәтеп, «экскурсовод Фәрит Бикчәнтәевнең Бәрәскә хакындагы хикәятен тыңладык. «Юбилей мөнәсәбәте илә без аның белән әңгәмә корырга, киләчәккә планнары белән кызыксынырга тиеш идек. Ә ул: «Минем хакта башкалар сөйләсә, кызыграк булмасмы? ‐ диде. Олпат театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, «башкаларның кемнәр булырга тиешлеген тәгаенләми генә, сайлау мөмкинлеген үзебезгә калдырды. Белешмә: Фәрит Бикчәнтәев. Актер, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев һәм актриса Наилә Гәрәева гаиләсендә туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Г.Камал театрына эшкә килә. Артист булып эшләгән елларында күп кенә уңышлы рольләр иҗат итә: «Алмазбулат (Ю.Сафиуллин) спектаклендә ‐ Алмазбулат, «Болан патшада (К.Гоцци) ‐ Леандро, «Кичер мине, әнкәй!дә (Р.Батулла) ‐ Миргаяз һ.б. 1991 елда Фәрит Бикчәнтәев А.В. Луначарский исемендәге Россия театр сәнгате академиясенең (ГИТИС) режиссура факультетын тәмамлый. Диплом спектакле итеп Камал театрында «Бичура (М.Гыйләҗев) спектаклен куя. Әлеге спектакль Уфа шәһәрендә уза торган «Туганлык Халыкара театр фестивалендә иң яхшы спектаклҗләрнең берсе дип билгеләнә. Режиссер эшчәнлегенең беренче елларында Ф.Бикчәнтәев «Ромео һәм Джульетта (У.Шекспир), «Казан егетләре (М.Гыйләҗев), «Биюче (Лопе де Вега), «Хушыгыз!, «Җанкисәккәем (Т.Миңнуллин), «Акчарлак (А.Чехов) һ.б. әсәрләрне сәхнәләштерә. 1996 елда «Җанкисәккәем һәм «Акчарлак спектакльләре Алманиянең Аусбург шәһәрендә узган театр фестивалендә күрсәтелә. 1998 елда «Хушыгыз! спектакле өчен Фәрит Бикчәнтәев Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Аның иҗат багажында төрле җанрдагы һәм стильдәге илледән артык спектакль бар. 2002 елдан Фәрит Бикчәнтәев ‐ Г.Камал театрының баш режиссеры. Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык осталыгы кафедрасы мөдире. 2011 елдан ‐ Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге рәисе. Разил Вәлиев, Шагыйрь, драматург, Татарстанның халык шагыйре Фәрит Бикчәнтәевнең талантлы режиссер булуын беркем дә инкарь итмәс. Әмма талант ул ‐ табигать бүләге, ул кемнеңдер шәхси казанышы түгел. Менә Ходай Тәгалә биргән шул талантыңны гамәли вакыйгага әверелдерү, эшкә җигү ‐ монысы инде чын-чынлап адәм баласының үз казанышы. Талантлы кешенең язмышы һәрвакыт катлаулы була, аны һәр туар көндә яңа киртәләр, яңа сынаулар көтеп тора. Фәрит Бикчәнтәев безнең күз алдыбызда гына да инде өч мәртәбә олы сынау узды. Мәшһүр режиссер Рәфкать Бикчәнтәевнең дәвамчысы булуыңны дәлилләү, әтиең кебек үк талантлы икәнлегеңне раслау (русча ул «фамильная честь дип атала) аның беренче сынавы булса, икенчесе ‐ әнисе өметен ‐ атаклы актриса Наилә Гәрәеваның өмет-ышанычын аклау булгандыр. Ә инде татар театр сәнгатен үзенең киң җилкәсендә күтәреп барган мәһабәт Марсель Сәлимҗанов вафатыннан соң бу олы йөкне күтәрердәй шәхес хакында да төрле фикерләр йөргәндер... Фәрит Бикчәнтәев, бу сынауларның һәммәсен дә узып, бүгенге көнгә баш режиссер һәм олпат шәхес буларак өлгереп җитте. Иң мөһиме, театр коллективы да, тамашачылар да аны шушы мәртәбәле, милли сәнгать йортының үз баласы, үз режиссеры ‐ рухи җитәкчесе дип кабул итте. Туфан Миңнуллин, Драматург, Татарстанның халык язучысы Мин белгән Фәрит Бикчәнтәев ‐ талантлы режиссер. Мин белергә теләгән Фәрит тә бар бит әле. Анысын киләчәк күрсәтер. Айрат Әбүшаһманов, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссеры ‐ Фәрит Бикчәнтәев режиссер профессиясендә минем өчен һәрвакыт мөгаллимем булды һәм бүген дә шулай булып кала. Шул ук вакытта минем өчен ул һәрчак башваткыч, кызыклы табышмак. Ул табышмакның, хәтта күпләргә мәңге ачылмаячак сернең асылы нидә соң? Фәрит Рәфкатовичка хас кайбер профессиональ һәм кешелек сыйфатлары, табигать законы буенча, бер кешедә тынышып яши алмаска тиеш кебек, ә яшиләр. Мин башкорт театрында артист булып эшләгән вакытта Бикчәнтәевне Гафури театрына спектакль куярга чакырдылар. Репетицияләрдә кызыксынып аның эшләү алымын күзәттем ‐ Бикчәнтәев актерларга сәхнәдә шулкадәр күп ирек бирә, шул ук вакытта, мыскалына кадәр үлчәнгән дөрес мизансценалар кора һәм рольнең һәр адымы миллиметрлап исәпләнгән «рәсемен ясый. Ул артистлар белән дустанә аралаша, ләкин беркайчан да үзе белән арка кагып сөйләшүне рөхсәт итми. Кирәк чакта нечкә күңелле ул, ә кайчак ‐ чын деспот. Кайчак ул үзенә артык нык ышанган иҗатчы. Тик минем аның икеләнгән, үзенең дөрес юлда икәнлегенә шикләнгән чакларын да күргәнем бар. Ул кызу да, бик салкын канлы да була. Бикчәнтәев шулкадәр төрле, андагы үзгәрешләр тизлегенә җитешеп тә булмый. Иҗатта аның күңеле сабый баланыкыдай яшь, ул тынгысыз, кайчак яклауга да мохтаҗ сыман, шул ук вакытта Фәрит Рәфкатович ‐ легендар Камал театрын җитәкләүче, үз артистларын калкандай саклаучы һәм яклаучы шәхес. Ул татар театры сәхнәсендә милли классиканы яшәтүче һәм экспериментлардан да курыкмаучы, яңалыкка омтылучы режиссер. Бер үк кешедә дотацияләр, грантлар алу юлларын эзләүче «чиновник һәм административ кагыйдәләр системасын күрә алмаучы бунтарь режиссерның килешеп яшәвен аңлар өчен дә минем үземә шактый уйланырга кирәк. Менә шундый ул мин белергә теләп тә, азаккача белеп бетерә алмаган Фәрит Бикчәнтәев. Мин аңа сәламәтлек, гаилә бәхете һәм югары иҗат үрләре телим. Илгиз Зәйниев, Драматург, актер, режиссер ‐ Фәрит абый ‐ зирәк акыллы хәлфә! Минем өчен ул дүртләтә укытучым. Беренчесе ‐ актерлык осталыгы буенча. Икенчесе ‐ драматургиядә. Өченчесе ‐ режиссура һәм, ниһаять, дүртенчесе ‐ педагогика. Тормыш юлымда, иҗатымда нинди генә проблемага юлыксам да, келт итеп, мондый очракларда Фәрит абыйның ни эшләгәне, кыенлыкларны чишү юлларын безгә ничек өйрәткәне исемә килә. Ә искә төшмәгән очракта үзеннән сорарга мөмкин. Аллага шөкер, ул янәшәдә! Миңа калса, Фәрит абый ни белән генә шөгыльләнсә дә, асылда барыбер режиссер булып кала. Ул һәр эшкә күңеле белән сөйгән пьесаны куярга алынган кебек алына. Һәрбер проблеманың төбенә төшеп җиткәнче казына, анализлый. Тормыш аның өчен мавыктыргыч репетициядер сыман! Ильтани Илялова, Театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Фәрит ‐ минем студентым. Ләкин мин аны әле укучым булганчы ук белә идем. Кечкенә чагында ул Камал театрында Дворецкий әсәре буенча куелган «Чит кеше дигән спектакльдә малайны уйнады. Студент чагында Фәритне Марсель Сәлимҗанов бик еш театрга репетицияләргә ала, шунлыктан аның дәресләре кала иде. Шуңа да карамастан, Фәрит бик яхшы укыды. Театрга кагылышлы әдәбиятны, классик һәм заманча драма әсәрләрен, театраль гаилә баласы буларак, ул, әлбәттә, укый һәм белә иде. Театрда актер булып калса да, искиткеч булыр иде Фәрит. Ул сәхнәдә ихлас иде. Пластикасы да, органикасы да шаккаткыч аның. Бикчәнтәев режиссерлыкка укырга кергәч, мин Марсельдән: «Фәритнең режиссурага сәләте бармы соң? ‐ дип сорадым. Марсель: «Әгәр сәләте булмаса, мин аның укуын хуплар идеммени? Әлбәттә, бар, ‐ диде. Фәритнең режиссерлыкка уку дәверенә армия сафларында хезмәт итү дә кушылып, театрга кайтуы озаккарак сузылды. Ә инде кайткач, ничек матур башланды аның иҗаты. «Бичура спектаклен бүген дә күпләр хәтерлидер. Шаккаткыч спектакль иде бит ул. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында, озак уйналмады, репертуардан төшеп калды. Аннан ул «Ромео һәм Джульеттаны куйды. Илдә тынычлык беткән 90 нчы еллар иде. Урам сугышлары кайнаган вакыт. Фәритнең спектаклендә Капулетти белән Монтекки гаиләсе арасындагы сугыш күренешләре бик оста куелган һәм әлеге бәрелешләр ул елларда ураманарда барган бәрелешләргә дә ишарә иде. Ә Ромео белән Джульеттаның мәхәббәтен ничек күрсәтте ул! Геройлар бер-берләренә якын да килмичә, чын, зур мәхәббәтне ача алдылар. Ә Туфан Миңнуллинның «Хушыгыз! әсәрен ничек виртуозларча куйды! Андагы атмосфера, музыка гаҗәеп иде. «Җанкисәккәем, «Кара чикмән спектакльләре ничә еллар сәхнәдән төшмиләр. Фәритнең яхшы спектакльләре бик күп. Иҗаты һәрчак заманча һәм югары булсын. Артистларын, театрны яратсын. Мин аның белән горурланган кебек, ул да үзе укыткан студентлары белән горурлансын. Шуннан да зур бәхет юк ул дөньяда. Наил Дунаев, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты ‐ Башта егет, аннан актер, соңрак режиссер булып күз алдыбызда үсте Фәрит. Без аксакал артистларга әйләнгән мәлдә, җитәкчебез булып куйды. Марсель бик ышана иде аңа. Фатихасын биреп режиссерлыкка укырга җибәрде. Сүз белән әйтмәсә дә, күңеле белән Фәритне алмашка әзерләвен аңлагандыр ул. Марсель арабыздан киткәч, бик авыр булды. Шулай да ул театрга әзер, талантлы режиссер калдырып китте. Фәритне баш режиссер буларак барыбыз да яратып кабул иттек. Үзебезнең егет! Ул безнең яшь чагыбызны хәтерли, иҗат мөмкинлекләребезне белә. Аның белән сөйләшү, аралашу җиңел. Күп укый, кызыклы әңгәмәдәш. Артистларны хөрмәт итә, без дә аны бик хөрмәтлибез. Алга таба да уртак уңышлар көтсен безне! Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты ‐ Кайвакытта үзем дә аптырап куям ‐ минем улыммы соң ул ‐ шундый кыю, акыллы, нечкә күңелле ир-ат. Миңа бик игътибарлы. Үз эшен бик белеп башкара, талантлы, сәнгатьнең иң тирән асылларына төшенеп эшли. Музыканы бик ярата, бик аңлый. Музыка белән үсте инде ул. Мин аның өчен борчылам. Эше бик җаваплы, артистлар белән эш итә бит. Әмма ләкин артистлар аны яраталар, аңа ышаналар. Хатынына да, улына да бик игътибарлы. Улы Йосыф әтисен бик ярата, аның фикере белән исәпләшә. Үзенең укытучысы Марсель Хәкимовичны хөрмәт итүе, ул калдырган традицияләрне дәвам итүе дә мине бик куандыра. Аның белән бер театрда эшләве бер яктан рәхәт, икенче яктан кыен. Баш режиссер итеп билгеләнгән көннәрендә Мәскәүдән килгән театр белгече, Камал театрының дусты Борис Поюровский Фәриттән: «Театрны җитәкләгәндә Сезнең алда торган иң катлаулы проблема нинди булырга мөмкин? ‐ дип сораган иде. Фәрит: «Минем театрда бер генә проблемам бар ‐ биредә минем әнием һәм хатыным эшли, ‐ дип җавап бирде. Безнең өчен аның җаваплылыгы бик көчле инде. Миңа һәрчак: «Син нинди бәхетле, улың нинди билгеле кеше, ‐ диләр. Ә мин, нигәдер, шатланудан бигрәк, борчылам аның өчен. Мин аңа саулык телим, гаиләсендә иминлек булсын. Уңышлары күп булсын. Юлына гел яхшы кешеләр генә очрап торсын. Юбилей уңаеннан тәбрикләүләргә «Сәхнә журналы редакциясе дә чын күңелдән кушыла. Иҗади тынгысызлык, татар театры тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык спектакльләр телибез Сезгә, Фәрит әфәнде! Янәшәгездә һәрчак ихлас кешеләр булсын.Земфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА № 5
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра