РусТатEng

Без нәрсә үзгәртә алабыз?

Бу сорау бүген язучы халкын да, театр әһелләрен дә бердәй борчый. Ул “Нәүрүз” форумында да яңгырады, ахыр чиктә катнашучылар өчен икенчел, хәтта әһәмият­сез сорау булып калды. “Нәүрүз”нең асылы – без нәрсә үзгәртә алабыз инде дип үз көчеңә шикләнә башлаганда стимул бирү, бәрәкәтле иҗат оеткысы салу да инде.


Бер караганда, театр әһелләренең форумы гади тамашачыга берни бирми кебек. Әмма анда яңгыраган фикер һәр тармакка ятышлы, аннан һәр кеше үзенә кирәген ала. Тикмәгә генә, театр – тормыш көзгесе, димиләр бит инде. Форумга нәтиҗә ясап, тормышка һәм театрга “Театр сәнгате студиясе” җитәкчесе, РИТИ-ГИТИСның драма режиссурасы кафедрасы мөдире Сергей Женовач каланчасыннан карыйк әле.

Заман театры ни хәлдә?

– Күтәрәм хәлендә ди­мәс идем. Мин хәтта заман те­атрының кайбер ыргылышлары хакында соклангыч дип әйтә алам. Ләкин проблемалар бихисап. Менә шушы проблемаларга талантлы яшь артистлар, ре­жиссерларның кереп батуын теләмәс идем. Аларга, бернигә дә карамастан, иҗат­ларын үстерүләрен, үз урын­нарын табуын телим. Агымнар күп, ләкин җанлы театр барыбер калачак. Ке­шегә графика, технология һәм башка алымнар түгел, караш, сүз, аралашу тәэсир итә. Моңа иманым камил. Тормышны мин спираль фор­масында күз алдына ки­терәм. Заманында иле­бездә клуб эше җәелгән иде, мә­дә­ният сарайлары салынды, алар идеологиягә хез­мәт итте. Миңа калса, бу – бө­тен­ләй башка тормыш. Клублар булсын, сүз дә юк, күр­гәз­мә­ләр оештырылсын, фильм­нар күрсәтелсен, ләкин алар беркайчан да, бигрәк тә бүген драма театрын алмаштыра алмый. Драма театры бит ул – уйлы, фикерле артистның вакытка, чорга бәйсез сәнгате. Ә хәзер драмтеатрны тамаша, шоуга алмаштыруга омтылу бара. Уй, фикер – күңелсез, әйдә­гез, күңеллерәк яшик, диләр. Монда бер әйберне аңларга кирәк: театр – күңел ачу урыны түгел, ул мәдәни миссия. Аңа тамашачыны җәлеп итеп булмый диюләре исә чеп-чи ялган. Тамашачы бар! Алар шатлык, канәгать­лек, рәхәт­лек бирә торган, тормышны аңларга, хисләр­не чарларга ярдәм итә, тормыш ыгы-зыгысы белән югалган бала чаклыкка кайтара, интеллектны арттыра торган театрны сагына. Килмиләр­ме? Димәк, кайчандыр театрдан күңелләре кайткан, ышанмый башлаганнар. Югалган ышанычны кайта­руның юлы гап-гади: уйнарга түгел, яшәргә кирәк.

Проза бар, драматургия...

– Кызганыч, бүген драматургия заманы түгел. Без гаҗәеп прозаик чорга килеп кердек. Мин текст сүзен яратмыйм. Ләкин соңгы вакытта әсәр түгел, текстлар укырга туры килә. “Хәлең ничек? Яхшы? Синеке? Бер чама” кебек диалогтан торган әйберне, гафу итегез, әсәр дип атап булмый. Кызганыч, бүген текст­ларда – аермачык яткан хәлләр, анда яшерен фикер, мәгънә эзләп азапланасы юк. Драматурглар бар, ләкин алар­ның системасы юк. Әй­тик, Чеховның, башка клас­сик­ларның үз драматургик системасы булган, хәзерге дра­матургларда мин аны күрмим. Театр бит ул – гади сүзгә берничә мәгънә сала торган урын. Драматур­гия­дә сан кайчан да булса сыйфатка әйләнер дип өмет­ләнәм.

Без – театр дип яшәгән буын

– Көн тудымы – эшләргә һәм эшләргә. Без – шундый чорда үскән буын. Профессия – безнең өчен тормыш рә­ве­ше иде. Хәзерге буын эш бе­лән яшәми, алар тормыштан тәм таба белә. Мө­гаен, алар дөресрәк яшиләр­дер. Ә без бер кыйбланы сайладык та үзебезне шуңа багышладык. Аннан башка берни дә эшли белмибез. Багышлану дип атала торгандыр ул. Бү­ген автор театры булдыру белән шөгыль­ләнәбез. Ул – режиссер Женовач, рәссам Боровский һәм безнең тирә­безгә җыел­ган кешеләр театры. Без иганәче акчасына яшибез, шуңа күрә труппада әллә ни­чә дистә кеше тота алмыйбыз. Спектакль­ләр чыгарабыз һәм һөнәрнең асылына төшенер­гә, җанлы театр актеры булу­ның әһәмия­тен аңла­тырга омтылабыз. Эзлә­нүләр һәм тамашачы театры тудыруга омтылыш бу. Башкача булырга мөмкин түгел. Чөн­ки, ни генә дисәң дә, театр – лидерлар урыны. Лидер бул­масаң, монда үз урының­ны та­бып булмый. Ә лидер үз урынын табарга, үз театрын булдырырга омтылырга тиеш.

Бу мәгариф бетүгә илтә

– Хәзерге мәгариф системасы, ни кызганыч, талантларны юкка чыгаруга ко­рыл­ган. Министрның сүз­ләрен ис­кә төшерегез әле: әгәр сезгә бу һөнәр шул­кадәр ошый икән, аны үз­ләш­тергән өчен акча түлә­гез. Бу – куркыныч сәясәт. Түләүле система педагогны хезмәтче дәрәҗә­сенә тө­шерә. Ул укучыларына бәй­лелеккә эләгә. Мондый шартларда тәҗрибәле педагог ялгышмаса да, адаша ала. Чөнки курска талантлы түгел, башлыча акчалы кешеләр җыела. Ә талантлы кешенең, гадәттә, акча түләп укырга мөмкинлеге булмый. Сер тү­гел, түләүле курста талантлыга караганда уртакуллылар күбрәк җыела. Уртакуллы янында талантлыда лидерлык, үҗәтлек, яхшы мәгънә­сендә гарьчеллек юкка чыга, нәтиҗәдә талант да уртакуллы булып кала. Түләүсез курс­та талантлылар күбрәк була, монда уртакуллының да гарь­челлеге, үҗәтлеге кабынып, тулы бер курс талантлы шәхес­ләр үсеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә ГИТИСта бушлай кабул итү юлларын эзлиләр һәм табалар. Безгә шәхес тәрбияләү мөһим. 

Урам теле – үзе бер культура

– Халык белән театр арасында Кытай стенасы төзер­гә ярамый. Театр – шул ук тор­мышның көзгесе бит инде ул. Әгәр кешеләр эчә, сүгенә икән, сәхнәдә шул ук халыкны бәдрәфкә хушбуй ягынып ке­рә дип тасвирларгамы инде? Ниш­ләп без халыкны ничек бар – шулай күрсәтергә оялабыз? Жаргоннар энциклопедиясен укып карагыз әле. Га­җәеп бай китап, нинди генә мәгъ­нәләр юк! Шекспир әсәрлә­рен алыгыз – анда нинди генә оятсызлык­лар сыймаган. Бу – тормыш, чор, сулыш. Урам теле – мәдә­ни­ятнең бер төре ул. Түбән катлам мәдә­нияте. Без аңа күз йома алмыйбыз. Сәх­нәгә сү­ге­нү сүзе чыккан икән, ул тамашачыны мыскыл итәр, тү­бәнсе­тер өчен түгел, бәл­ки, чын тормышны сурәт­ләр өчен кулланылган. Ә сәбәбе бик гади – сәнгать ясалмалыкны кү­тәрми.


Төп текст: http://vatantat.ru/index.php?pg=1397


"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 21.06.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра