РусТатEng

Бикчәнтәев мулланы “үтергән”

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында СССРның халык, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановны искә алдылар. Марсель аганың туган көнен премьера белән билгеләп узу театрның күркәм традициясенә әверелеп бара. Быелгысы театр сөючеләр күңелендә аеруча озак сакланыр. Чөнки Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев махсус әлеге кичәгә татар драматургиясе классигы Туфан ага Миңнуллинның “Мулла әсәрен сәхнәләштерде. Премьераны тамашага тәкъдим итәр алдыннан Россия һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров залга җыелган күп санлы тамашачыга: “Татар театры тарихында иң көчле режиссерларның берсе Марсель Сәлимҗановның туган көнен олы хөрмәт белән каршылыйбыз. Һәр елны Марсель Хәкимовичның туган көненә багышлап, яңа спектакльләр чыга. Бу күренеш татар театры тарафыннан режиссерга иң зур хөрмәт дип кабул ителергә тиеш. Мәрхүм режиссерның туган көнен искә төшереп, аның хөрмәтенә яңа спектакль куючы театрларны әле минем күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Укучысы остазына олы рөхмәт белән караган өчен Фәрит Бикчәнтәевкә зур рәхмәтемне әйтәм. Шунысы да күңелле вакыйга бит ‐ Туфан Миңнуллинның “Мулла әсәрен татар академия театрында күрү. Әгәр дә бүген сабакташым Туфан исән булган булса, ул шулкадәр шатланып, сөенеп йөрер иде. Чөнки Марсельнең туган көнендә нәкъ менә аның әсәре куела! Алар иҗатта һәрвакыт бергә булдылар, ‐ диде. Чыннан да, драматург бәхете нәрсәдә? Үзе вафатыннан соң да пьесаларының кайта-кайта куюлуында. “Мулла әсәрен генә дә инде дүртенче театр куя. Моңа кадәр “Мулланы М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма, шулай ук Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрлары сәхнәләштерде. Драматург замандашларны борчый торган: диннең асылы нәрсәдә, руханиларның вазифасы нидән гыйбарәт кебек сораулар күтәргән. Без, хәзерге заман кешеләре, аларга нинди җавап эзлибез? Туфан ага боларның барысын да бик оста итеп актерлар диалогы аша һәм аларның күп санлы афоризм дәрәҗәсендәге гыйбарәләре аша җиткерә. Дүртенче куелыш Г.Камал исемен йөртүче театрда. Эшкуар Самат ( Айрат Арсланов ) үзе салдырган мәчеткә шәһәрдән яшь мулла алып кайта. Мулланы яшь актер Эмиль Талипов , ә кыз Нәлимә ролен Гөлчәчәк Хәмәдинурова башкарды. Шәхси карашка, бу ике образның үстерелеше, эволюциясе тоемланмады шикелле. Фәлсәфи-психологик яктан камилләшүе ачылып бетмәгән кебек тоелде. Хәер, премьераның беренче көне артистлар яклы булмый шул. Авылның элекке мулла оныгы Вәлиәхмәт Габделхәтович ( Искәндәр Хәйруллин ), шулай ук элекке авыл куштаны оныгы Бәдретдин ( Илдус Габдрахманов ) образлары җитлеккән актерлар башкаруында тәкъдим ителде. Аеруча психологик яктан катлаулы булган рольләрне ике артистыбыз да ышандырырлык, тормышчан уйнады. Әсәр азагында җанын тәһарәтләндерергә омтылыш ясаган Вәлиәхмәт Габделхәтович “Мин авылыгызга ясин чыгарга кайттым дигән сүзе белән күңеле килешмәгән Әсфәндияр мулла авылны яшәтергә дигән изге максат белән көрәшкә чыга. Фикер бәрелеше, үз-үзе белән көрәш вакытында геройның өмете дә өзелә яза. Чөнки бу авылда халык кырылып эчә, яшьләр холыксыз, имансызлык хәттин ашкан. Хәтта әлегә кадәр мулла вазифасын үтәгән Сәлахетдин (аны яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев башкара) абзый да ара-тирә салгалый икән. Әсфәндияр шушы бозыклык белән яхшылык аркылы, изгелек ярдәмендә көрәшергә кирәклеген белә. Ләкин аның да теше үтми. Шушы ачы хакыйкатьне аңлаган мизгелдә чарасызлыктан ул мәчет идәненә ятып елый... Инде яшь мулла бәхетен дә тапты кебек. Өйләнде. Ләкин бәхетле тормыш озакка бармый. Әсфәндияргә аталар... Башка театрлар трактовкасында мулла терелеп кайта иде. Һәм спектакль бәхетле яшьләрнең кавышу күренеше белән тәмамлана. Фәрит Бикчәнтәев мулланы “үтергән. Татар тамашачысы буларак бәхетле финал өмет итүдән берникадәр ризасызлык булса да, режиссер тәкъдим иткән чишелеш тә аклана сыман. Иман һәр кешенең күңелендә, ул үтә дә нечкә кыллар аша уза торган гаять интим әйбер. Төрмәдә каешланган Әсфәндиярнең, бәлки, күңеле тупасланып өлгергәндер, бәлки, аның калебендә, күңел төпкеллегендә Аллаһыны сөю хисе зәгыйфьләнеп өлгергәндер. Соңгы күренештә Нәлимәнең Әсфәндияргә “Син, Аллага чынлап ышанасыңмы? дигән сорауның җавапсыз һавада эленеп калуы шул фикергә ишарә түгелме икән? Фәрит Бикчәнтәевның мулланы “үтерүен шулайрак аңлатып буладыр кебек. Тулаем алганда, дин һәркемнең күңелендә үзенчә. Соңгы күренештә яшь баланың мәчеттә сүрәләр укуы күңелдә бер өмет уята. Безнең буын имансызлык чиренә тарган, кеше диндә яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш булса кирәк. Премьера театрның чираттагы зур уңышы дияргә тулы хакыбыз бар. “Мулла әсәрен театр сәхнәсендә 8, 9,21 һәм 25 ноябрьләрдә дә тамаша кылырга мөмкин. Мөршидә КЫЯМОВА, Интертат.ру, 08.11.12
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра