РусТатEng

Биредә артистларның иҗат мөмкинлекләре ачыла

Камаллыларның әледән-әле фестивальләр оештырып торуы юкка түгел. Бирегә килгән режиссерлар, артистлар үзләре өчен аннан нинди дә булса яңалык алып, өйрәнеп китә.Быелгы «Һөнәр+ фестивалендә Илгиз Зәйни, Альберт Гаффаров, Юрий Павлов, Рамил Гәрәев, Резидә Гарипова, Туфан Имаметдинов һ.б. яшь режиссерлар сәхнәләштергән спектакльләр тәкъдим ителде. Шулай ук Казахстаннан Акмулла музыкаль драма театры да катнашты. Күрсәтелгән спектакльләрнең һәркайсы үзенчәлекле, яшьләр күзлегеннән чыгып сәхнәләштерелгән. Билгеле инде, җитешсезлекләр дә юк түгел иде. Аларга Санкт-Петербург, Мәскәү тәнкыйтьчеләре үз киңәшләрен дә бирде.Фестивальдә иң мөһиме иҗат лабораториясендә күрсәтелгән дүрт спектакль булды. Алар ‐ Глазов шәһәреннән Дамир Сәлимҗанов, Елецкидан Радион Букаев, Санкт-Петербургтан Денис Хөснияров, Краснодардан Александр Огаревның иҗат җимешләре. Әлеге эскизларны режиссерлар артистлар белән бары тик өч-дүрт көн генә репетиция ясап сәхнәгә куйды. Актерларның шулай тиз арада рольләрен өйрәнүләре генә түгел, аларның уеннары да югары дәрәҗәдә булуы сөендерде. Чыннан да артистның иҗат мөмкинлекләрен ача торган күнекмәләр иде ул. Әлеге иҗат лабораториясенең җитәкчесе, күренекле тәнкыйтьче Олег Лоевский әйтүенчә, биредә актер үзенең фикерләвен, карашын үзгәртә. Лабораториядә күрсәтелгән спектакльләр рус, ирланд һәм эстон драматургларыныкы иде. Аларның һәркайсында гаилә мөнәсәбәтләре, тамырларга кайту кебек актуаль мәсьәләләр күтәрелә.Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге иҗат лабораториясе турында: «Без аның сәхнәбезгә яңа сулыш, яңа караш алып килүенә ышандык. Шунысы да бар: әгәр әлеге проектта катнашкан режиссерлар яхшы нәтиҗәләргә ирешә икән, аларга театрга юл ачыла, ‐ дип алдан ук әйткән иде. Спектакльләр тамашачы тавыш бирүеннән чыгып сайланып алыначак.Күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов белән туганлык җепләре бәйләгән Дамир Сәлимҗанов үз фикерләре белән уртаклашып, болай диде: «Минем әлегә хәтле татар спектакльләре куйганым юк иде. Әгәр берәр яхшы пьесаны тәрҗемә итсәләр, сәхнәләштерер идем, әлбәттә. Мин Г.Камал исемендәге театр артистларының уенын бик яраттым. Алар ике телдә дә иркен сөйләшәләр. Кызганыч, үзем генә татарча белмим. Һәркайсы ‐ Көнбатыш амплуасындагы актерлар.Фестивальнең директоры Илфир Якупов белдергәнчә: «Һөнәр кысаларында, башка театрлар да яшь режиссерлар белән таныша алды. Әлеге башлангыч безнең өчен генә түгел, театраль берлек өчен кирәк. Фестивальнең соңгы көне татар театрының туган көне дә иде. Ул көнне бер төркем артистларга Д.Сираҗиев исемендәге бүләк тапшырылды. Әлеге бүләккә Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина, Чаллыдан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов, «Әкият курчак театрыннан Наталья Егорова, Минзәләдән Ленар Миннемуллин, Россия милли театрына үсеш керткәне өчен Олег Лоевский, Г.Камал исемендәге театрның директор урынбасары Ранис Сәхибуллин, «Сәхнә журналының җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова ия булды. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина. 24 декабрь 2013ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра