РусТатEng

Буыннарны бәйләп сагындарачак артист

Төп текст: http://www.madanizhomga.ru/tt/component/k2/item/1886-buyinnarnyi-b%D3%99yl%D3%99p-sagyindarachak-art...

30 ноябрьдә Татарстанның халык артисты Һидаят ага Солтановның тууына 100 ел тула. Камал театрының да 110 еллыгы якынлаша. Бу юбилейлар очраклы гына туры килмәгәндер. Һидаят ага Солтанов, күбрәк икенче пландагы геройларны гәүдәләндергән булса да, Хөсәен Уразиков, Хәлил Әбҗәлилов, Мохтар Мутин, Фатыйма Ильская, Зәйни Солтановлар уенын күреп, алардан өйрәнгән осталыкны үзеннән яшьрәкләргә тапшыручы, театрда буыннар бәйләнешен саклаучы актер буларак әһәмиятле шәхес.


Күренекле “щепкинчы”ларның  Һидаят аганы һәрчак рәхмәт сүзе белән искә алулары  тикмәгә генә түгел.  Чөнки ул Мәскәүгә укыту өчен яшь талантларны сайлаган комиссиянең сәркатибе була. Комиссиядә Һидаят абый Солтанов кебек талантларга сизгер кешеләр җыелганга күрә, без Дамир Хәйруллин, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Флера Хәмитова, Мәсхүдә Хәйруллина, Фирдәвес Әхтәмова, Гөлсем Исәнгулова, Нәҗибә Ихсановаларның матур иҗатларын күргәнбездер, мөгаен. Алар театрга килгән вакыт татар театрының торгынлык чорына туры килде.

Драматургиядә конфликт күрсәтелми башлады, җитмәсә К.Станиславскийның иҗат өслүбен үрнәк итеп, бөтен театр­ларны МХАТка йөз тотарга өндәделәр. Нәтиҗәдә, бөтен ил буенча бер-берсенә охшаш, кызыксыз спектакльләр күбәйде. Шул вакытта өлкән буын артистларга көчле агым булып килеп кушылган “щепкинчылар” татар театр сәнгатенә яңа сулыш өрде, сәнгать сөючеләрне тамаша залларына кайтарды. Бүтәннәре исә, театрдан киткәч тә, үзләрен чын талантлар буларак раслады. Туфан Миңнуллин, Рабит Батулла үткер каләмле язучылар, драматурглар буларак танылды. Әхтәм Зарипов байтак еллар телевидениедә баш режиссер булып эшләде. Хәмзә Арсланов – дәүләт эшендә, Миргалим Харисов газетада хезмәт итте. Иркә Сакаева, Клара Газизова телевидениенең якты йолдызларына әверелде.

Һидаят ага Солтанов үзе дә оста талант иясе буларак хәтерләрдә калды. Артистка сәхнәдә хисчән, ихлас булу кирәк. Ә Һидаят абыйга тормышта хисләр палитрасын баетырга, күңелен әсәрләндерергә форсат чыгып кына тора. Нәтиҗәдә, сәхнәгә ул кайгы-хәсрәтне дә, куаныч-шатлыкларны да байтак татыган, тормыш тәҗрибәсе туплаган, җитлеккән шәхес булып килә.

Беренче тапкыр ул чын курку хисен алты яшьлек чагында татымадымы икән? Караңгы төн. Бөтен авыл йокыга талган. Кинәт Һидаятләр яшәгән йортның тәрәзәсен шакыйлар. Ай яктысында чыраен сакал-мыек баскан билгесез адәм күренә. Куркуга калган Һидаят ашыгып-кабаланып әбисен уята башлый. Әбисе тәрәзәгә күз сала да, шатлыгыннан кычкырып җибәрә. “Улым, бәгырь кисәгем!” Айниатулланың озын юллар йөреп, Герман сугышыннан кайткан чагы була бу. Шулай Һидаят алты яшендә беренче тапкыр әтисен күрә.

Тора-бара Һидаятнең күңелендә әледән-әле яңарып торган курку хисенә нәфрәт төсмерләре дә өстәлә. Атасы Айниатулланы кулак дип гаепләп, төрлечә кысырык­лый башлаган вакыт. Нәтиҗәдә, Айниатулла Әзәрбайҗанга китәргә мәҗбүр була. Балаларын исә бер-бер артлы авыл мәктәбеннән куып чыгаралар.

Әмма иң куркынычы бу түгел икән әле. Бер көнне авылга милицияләр килеп төшә һәм мәчеткә юнәлгән картларның юлын бүлә. Шуннан зур гауга чыга. Авыл халкы гыйбадәт йортын яклап, милициягә сасыган күкәйләр, черегән алма, утын пүләннәре ыргытып ачуын баскан арада, билгесез бер төркем югарыдагы манара тирәсендә кайнаша. Әйбәтләп карасалар, манараны кисәләр икән. Бөтен халык бер мәлгә өнсез кала. Киселгән манара җиргә атылып төшкәч, йөрәкләре “жу” итә. Берәүнең ачыргаланып кычкырган тавышыннан айнып киткәндәй булалар. Картларны мәчеткә кертмәскә тырышып, барысына караганда да явызрак кыланган җирән чәчле ач әрвах манара астында калган икән. Бер кычкыра да, ул шул ук мизгелдә җан бирә. “Алласыз калдык. Инде авылыбыз нишләр?” - дип уйлап куя агарынып каткан Һидаят. Күзләреннән исә тын гына яшь сәйләннәре тәгәри.

Әмма аннан да хәтәррәк вакыйгалар була әле. Һидаятнең мәчеттә мәзин булып торган Сафиулла бабасын милицияләр үзләре белән ияртеп китә. Аның белән бергә кулга алынган өч егет авылга бүтән әйләнеп кайтмый. Ә менә Сафиулланы кайтаралар. Әмма бичара картка карата кызгану хисләре уянган өчен түгел, билгеле.
 
Авылларында Исхак исемле бер егет яши икән. Аның ни чырае, ни буе, дигәндәй. Үзенең өмете зурдан – Сафиулла бабайның чибәр кызы Фәрхисрурга өмет тотып йөри. Исхакның атасының бертуганы - калада зур кеше. Авыл активистлары Исхакка ялагайланып, үзләренә файда эшләргә теләп, егетне Сафиулла кызы  белән кавыштырырга була. Тормышта үз файдаларын гына эзләп яшәүчеләрдә миһербан-шәфкать  хисләре юк, билгеле. Бичара кыз­ны чакыртып, Исхакка кияүгә чыкмасаң, атаңның башы Себер китәчәк, дип яныйлар. Атасы хакына нурсыз Исхакка кияүгә чыгарга риза була бу кыз. Әмма Исхакның чыраенда илаһи гүзәллек булмаса да, күңеле яхшы булып чыга. Соңыннан, яшерен генә булса да Сафиулланы чакыртып, никахын да укыталар, матур итеп яшәп китәләр.

Моның белән генә бетмәгән икән әле. Солтановларның өеннән бөтен затлы әйберләрне төяп киткәннән соң, үзләрен урамга куып чыгаралар. Кечкенә генә мунчада кыш чыгарга мөмкин түгел, дип  Һидаятне апасы Зәйнәп һәм абыйсы Фәйзрахман белән караңгы төндә әтиләре янына Әзәрбайҗанга озаталар. Ул вакытта Һидаяткә 15 яшь. Ә бер ел үткәч әниләре Фәрхисәйран да калган балалары белән ире янына юнәлә.

Ниһаять, Һидаят тормышында курку, нәфрәт хисләре онытылып тора, ул кабат дөньяның матурлыгын күрә башлый.  Бакуга татар театрының гастрольгә килүе шатлыкка уралган җете хатирә булып күңеленә уелып кала. “Зәңгәр шәл” спектаклен күрсәтәләр. Соңыннан Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров, Шакир Шамильский, Рәисә Сакаева белән очрашу була. Егетнең тамаша белән чын-чынлап кызыксынганын күреп, артистлар аңа Казандагы театр техникумына укырга керергә киңәш итә. Тик әтисенең карары катгый: артистлар - ышанычсыз халык, алда ни буласын уйламый яшиләр, бөтен артисткалар – сөйрәлчек, ирләре дә шуннан кимен куймый. Тайгак юлга басып, битемә кызыллык китерәсе түгел. Бухгалтер буласың! Һәм вәссәлам!

Йә Алла! Бу эчпошыргыч, ялыктыргыч һөнәрдән ничек котылырга? Бухгалтерга укырга киткән булып, театр техникумына керсәм, ничек булыр икән? Һидаят озак уйлап тормыйча, Казанга юл тота. Гомерендә беренче ачыну хисен шул вакытта татыгандыр, бәлки. Егетне укырга алмыйлар. Мишәрчә сөйләшүе моңа төп сәбәп була. Әмма озак ачынырга туры килми, язмыш егетне әле генә ГИТИСны тәмамлап кайткан режиссер Гомәр Исмәгыйлев белән очраштыра. Һидаятне кабат сыныйлар. Бу юлы  караңгы урманда көтмәгәндә бүре белән очрашкан күренешне  уйнап күрсәтүне сорыйлар. Шул мизгелдә Һидаятнең күңелендә 1921 елда булган бер вакыйга яңара. Апасы белән күрше авылдан кайтып килгәндә арбаларын озак вакыт бүреләр өере эзәрлекләп бара. Көчкә качып котылалар. Һидаят нәкъ шул этюдны гына көтеп алгандай, якында торган урындыкны эләктереп, “бүре тарафына” селтәнеп ыргытуын сизми дә кала. Урындык ватыла. “Афәрин! Булдырдың! Акчасын кем түләр икән?” - дип үртәп тә, хуплап та әйтеп куя техникум директоры. “Урындык бетмәс, ә менә бүредән курыкмаган мондый батырлар сирәк очрый. Алабыз!” - дип Һидаят күңелендә кинәт туган курку хисен таратып җибәрә режиссер.

Аяз күкне яшен суккандай, Һидаятнең Ташкенттагы апасы вафат була. Ә атасы Айниатулла улын аның ятим калган өч баласына күз колак булырга чакыртып ала. Әмма Һидаяткә сәхнәдән озак аерылып торырга туры килми. Ташкентта татар театры эшләвен, аны режиссер Бакир Йосыпов җитәкләвен белеп алуга ук, егет шунда юл тота. “Кандыр буе” спектакле зур уңыш белән уза. Әмма әллә нинди шомлы вакыйгалар эшне бозып ташлый. Бер көнне режиссер Бакир Йосыпов юкка чыга, 5 көннән соң гына һәм шактый таушалган, махмырдан интеккән кыяфәттә  театрга әйләнеп кайта. Беркемгә бер сүз эндәшми. Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”ын куя башлаячаклары турында гына хәбәр итә. Күпмедер вакыт үткәннән соң режиссер кабат юкка чыга, әмма бу юлы инде ул әйләнеп кайтмый. Сәбәбе аннары билгеле була – халык дошманнары булуда гаепләп байтак зыялыларыбыз, шул исәптән Кәрим Тинчурин да кулга алынган чор. Аның әсәрләрен сәхнәләштергән һәркем шиккә алына, билгеле. Ул шомлы елларның болытлары бервакыт Һидаят өстендә  дә куера башлый. 1948 елда була бу хәл. Шәһәр комитетында эшләүче берәү Солтановны үзенә чакыртып, “халык дошманы” Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәрова белән киләчәктә аралашмам,  дип язган язуга кул куйдырмакчы була.  Һидаят кул куярга каршы, билгеле. “Луиза ханым минем мөгаллимәм, ул мине сәхнә теленә өйрәтте, үзен дә, ирен дә чиксез хөрмәт итәм”, - дип чакыртучыларның күңелен ярсыткан сүзләр сөйли. Черек күлгә чакырту белән янаганнан соң да куркып, коелып төшми. “Партбилетыңны хәзер үк чыгарып өстәлгә сал, син аңа лаек түгел!” - дип кычкыра шәһәр комитетында эшләүче адәм. “Миңа партбилетны син бирмәдең, мин аны яу кырында канымны коеп  алдым, шулай булгач, аны алырга бернинди хакың юк”, - дип  тегенең авызын томалый актер. Бәхетенә, сөйләшү шуның белән тәмамлана. Әмма Солтановка бу адәм белән еллар үткәч кабат очрашырга насыйп була әле. 1957 елда Мәскәүгә мәдәният һәм сәнгать декадасына баргач була бу хәл. Уңышлы узган спектакльдән соң урамнан барганда, Һидаят теге чакта төкерекләрен чәчә-чәчә тәмуг белән янаган кешене танып ала. Теге исә бер дә югалып калмый. Килеп, Солтановны уңышлы узган спектакль белән тәбрик итә. Шулай да, сөйләшүендә берникадәр уңайсызлык сизелә. “Теге чакта булганнар өчен ачу тотма, үзегезнең  арадан ук берәү чаккан иде сине”, - дип колагына иелеп, беркем ишетмәслек итеп пышылдап китеп бара. Ул вакытта инде Хәсән Туфан акланган, куркасы юк, дигәндер вак җан.

Әмма Һидаят әлегә Ташкентта. Татар театрында уйнап йөри. Режиссерлары юкка чыгып, бөтен труппаның йөрәгенә шом салуы гына җитмәгән, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Һидаят малярия белән чирләп егыла. Табибләр Ташкенттан китүдән дә кулайрак чара күрми. Әмма язмыш җилләре аны Казанга түгел, Яңавыл театрына илтеп ташлый. Башкортстанга баруы тикмәгә генә булмаган икән. Шулай бервакыт егет билгесез кызның карашын тоя. Ә озакламый артистка Рәхилә һәм Һидаятнең тормышлары бергә бәйләнә. Әмма өйләнешергә ашыкмыйлар әле.

1940 ел. Айниатулла абзыйның күңеле тыныч түгел. “Улым, дөньялар болганырга тора. Гитлер ярты Европаны басып алды. Хәзер вәхши карашын безнең тарафка ташлый башлады. Сугыш башланмагае. Син армиягә бар. Хезмәт ит. Сугыш башлана калса, һичьюгы, кулыңа корал тотарга өйрәнә торырсың”, - дип улын үгетли ул.

Ә Яңавыл театрының үз планнары. Павел Корчагин турында спектакль куярга әзерләнәләр. Һидаятне төп рольдә уйнатырга исәп тоталар. Армиягә җибәрмәс өчен бронь да алып куйганнар.

Бернигә дә карамастан, Һ.Солтанов әтисе кушканча гамәл кыла. Һәм туп-туры дигәндәй, яу кырына барып керә. Аһ или, нык или аны сугыш тегермәне! “1941 елның декабрендә бик каты салкыннар башланды. Гомердә күрелмәгән хәл – ун көн буена 50 градуслык суыклар торды, - дип искә төшереп сөйли торган булган Һидаят ага. -  Туңып үлүчеләр дә күп булды ул чакта. Мин дә, контузия алып, ике аягымны да өшеткәнмен. Ярый әле мине гос­питальгә озатканнар. Ике аягымны да кисәргә кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Шунда эшләүче бер шәфкать туташы елый-елый: “Харап итмәгез чибәр егетне, мин аны үзем дәвалыйм!” - дип ялварган, үзе шунда ук чиләк белән кар ташып, минем аякларымны  ышкый башлаган. Шулай итеп, акрынлап аякларым рәткә кергән. Аңыма килгәч, мин ул шәфкать туташын эзли башладым. Ләкин аны башка госпитальгә күчергәннәр икән. Мәскәү туташы Шура икәнлеген генә ачыклый алдым, хәтта фамилиясен дә белми калдым. Менә бит дөньяда нинди гүзәл кешеләр бар. Аякларым гомере буе сызлады. Ләкин бу ике аяксыз калу түгел иде”...

Сугыштан соңгы авыр еллар. Җиде ел аерылып торганнан соң, Һидаят, ниһаять, сөйгәне Рәхилә белән кавыша. Инде уллары Чыңгыз белән Илгиз дә туып өлгерә. Ашарга җитми. Сатасы әйбер сатылган. Рәхилә нәни генә кул сәгатен иренә суза. “Әтием бүләге иде дә бит”, - ди. “Рәхиләм, бәгырем, менә күрерсең, мин сиңа алтын сәгать алып бирәм”, - дип, ташыган хисләрен яшерә алмыйча, дулкынланып вәгъдә итә Һидаят. Тиз генә урамга чыгып, маңгае белән капка баганасына сөялә. Бугазына төер килеп тыгыла. Күзләреннән яшьләр атылып чыга. “Йә Раббым, мине бу хәлдә күрмәсәләр генә ярар иде”, - дип як-ягына карана. Кызлары Нәргиз тугач, биргән вәгъдәсен үти Һидаят. “Рәхиләмә” дип язылган алтын балдак та бүләк итә әле.    

Менә шундый тормыш сынаулары үтеп, актер Һидаят Солтанов сәхнәгә килә.  Аның рольләре күп була. Бу хакта аның белән бер сәхнәдә уйнаган Мәскәү буенча сабакташы Әзһәр Шакиров һәм Әхтәм Зарипов әйбәтрәк белә, үзләренең язмаларында тулырак яза. Әмма бер роль Һидаят Солтановның иҗат асылын чагылдыра кебек тоелды. Режиссерлар аңа, бер-берсен уздыра-уздыра, төп каһарманнарны уйнарга тәкъдим итмәгән. Әмма кемне генә уйнаса да, Һидаят ага күңелен салып, бирелеп уйный торган булган. Сүз Шиллерның “Мәкер һәм мәхәббәт” әсәре буенча куелган спектакльдә Вурм роле турында.  Һидаят ага аны уйнарга бик хыялланып йөри. Рольләр бүлгәндә Вурмны уйнарга теләвен ул чактагы режиссер Ширияздан Сарымсаковка да әйтә. “Гафу ит, бу спектакльдә мин сине бер рольдә дә күрмим”, - дип режиссер актерны аптырашта калдыра. Премьера көне җитә. Вурм ролен бүтән актер башкара. Спектакльдән соң бәйрәм итәләр, чәйләп-мәйләп алалар. Араларында сугыш чыга. Вурмны уйнаган актерга барысына караганда да күбрәк тукмак эләгә. Ул хастаханәгә үк китеп бара. Әмма Татарстанның 10 еллыгы мәдәният сараенда тагын бер спектакль уйныйсылары бар. Билетлар да сатылган. Һидаят аганы театрның директоры Гомәр Контюков һәм Ширияздан Сарымсаков чакырып ала. Иртәгә Вурмны уйнарга кирәк булачагын әйтә. Солтанов аптырап әле директорга, әле режиссерга карый. “Син коммунист, ә коммунист коллективны авыр хәлдә коткарырга тиеш”, - дип сүзне озынга җибәрмичә  котыла директор. Һидаят Солтанов Вурм ролен искиткеч шәп башкарган, диләр.

Әмма барыннан да биг­рәк татар тамашачысына Һидаят аганың “Әлдермештән Әлмәндәр” спектак­лендәге Явстәгнәй карты кадерледер, мөгаен.   Чөнки бу спектакльдәге һәр роль, һәр сүз, һәр җыр татар җанлы кешенең бәгыренә матур бизәк булып уелган. Явстәгнәй карт белән мөгамәләсендә Әлмәндәрнең тормышны сөюе, һәр мизгелнең кадерен белеп яши белүе тагын да әйбәтрәк күренә. Әлмәндәрнең вата-җимерә русча, Явстәгнәйнең тырышып-тырмашып татарча сөйләргә азаплануын күрсәтеп, автор бу ике милләт вәкиленең бер-берсен хөрмәт итеп яшәвен тасвирларга теләгән. Бу матур спектакль – бүген кысыр хәсрәт уйлап табып, мәктәпләрдә татар теле дәресләрен арттыру рус телен укытуга зыян сала, дип мәйданнарга транспарантлар тотып чыккан мескеннәргә гыйбрәт. Чиркәүләрне яндыруда гаепләп, мөселман кешеләрен зинданнарга ябып азаплаучыларга да олы дәрес ул. Татар озак гасырлар дәвамында рус белән янәшә яшәп, хәтта үзенең динен, телен, мәдәниятен кыссалар да, беркайчан гыйбадәт йортларына тимәгән, кагылмаган. Драматург Туфан Миңнуллинны хаксызга Явстәгнәй образын кертеп, руска ярарга тырышуда гаепләделәр. Чынлыкта, Әлмәндәр турында фәлсәфи кыйсса әнә шул хакта бит.

Кызык,  кайчандыр Һидаят Солтанов сәләтле яшьләрне, шул исәптән Туфан Миңнуллинны да Мәскәүгә җибәреп укытуга үзеннән өлеш керткән. Ул да Россия башкаласында, туган йортыннан, газиз халкыннан читтә Туфан Миңнуллинның җирсү хисе уянуына сәбәпче булгандыр, мөгаен. Драматургның күңелендә Әлмәндәр, Явстәгнәй образларының җиңелчә сызымнары, бәлки, шул чакта ук туа башлагандыр. Ә еллар үткәч, язмыш Һидаят Солтановка, әйтерсең лә рәхмәт йөзеннән, үлемсез “Әлмәндәр”дә уйнау мөмкинлеген бүләк итә. Бу спектакльдә сәхнәгә чыккан һәр артист татар барда онытылмаячак. Һидаят Солтанов та күңелләребез түрендә булыр.

"Мәдәни җомга". Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 30.11.2015 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра