РусТатEng

Быел II Халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү фестивале семинарлары тагын да эчтәлеклерәк булачак, дип ышандыра белгечләр

Казанда 18-23 нче июнь көннәрендә II Халыкара “Нәүрүз театраль-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Шул уңайдан бүген Г. Камал исемендәге театрда матбугат конференциясе узды. Журналистларга фестиваль турында, аның сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, фестиваль-форумның башкарма директоры, Г. Камал исемендәге театр директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов, театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге театрның әдәби бүлек җитәкчесе Нияз Игламов һәм фестиваль-форумда сәхнә хәрәкәте буенча педагог, Казан театр училищесы укытучысы, режиссер Рөстәм Фәтхуллин сөйләде. Фестиваль көннәрендә мастер-класс һәм семинарларны күренекле театр белгечләре: Юрий Альщиц (Алмания), Нина Кирай (Венгрия), Ибен Расмуссен (Дания), Рифкать Исрафилов (Россия), Геннадий Дадамян (Россия), Степанида Борисова (Якутия), Лазо Монгуш (Тыва Республикасы), Анна Степанова (Россия) һәм башка танылган педагоглар алып барачак. “Нәүрүз халыкара фестиваль-форумы ‐ Татарстанның мәдәни тормышы һәм төрки театрлар өчен зур вакыйга. Казанга икенче тапкыр дөньяның төрле почмакларыннан театр сәнгате осталары киләчәк. Быел фестиваль-форумның программасы шактый киңәйгән. 2010 нчы елда узган беренче форумда укыту биш юнәлештә (актерлык осталыгы; режиссерлык сәнгате; театраль тәнкыйть; театраль менеджмент һәм PR-технологияләр; курчак театр сәнгате) алып барылса, быел исә, 8 секция эшләячәк. Сәхнә хәрәкәте, төрки халыкларның традицион театраль формалары, әдәби текст интерпретациясе, сәхнә сөйләме буенча практикум, театраль менеджментның актуаль проблемалары, А. Чеховның “Өч сеңел, Ф. Достоевскийның “Идиот романы буенча куелган спектакльләр мисалында драма әсәрен анализлауга һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинар һәм мастер-класслардан кала, форум программасында спектакль, концерт һәм танылган режиссер һәм музыкантларның чыгышлары да көтелә. Форум берничә мәйданда барачак: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, Казан Федераль Университеты. Форумның штабы М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында урнашачак. Нияз Игламов ассызыклап узганча, быел семинарларның эчтәлеге тагын да тирәнтенрәк булачак. Режиссура буенча традицион курсларны Рифкать Исрафилов укыячак. Актерлык осталыгы серләренә төшендерүдә Рөстәм Фәтхуллин катнашачак. Ибен Расмуссен сәнгать философиясе мәсьәләләрен кузгатачак. Илфир Якупов хәбәр иткәнчә, фестивальдә катнашу өчен 200 ләп гариза бирелгән. “Без кабул итүче як буларак, Татарстан театрлары күбрәк булыр дип фаразлыйбыз, - дип белдерде театр директоры вазифаларын башкаручы. Төрки халыкларны берләштерүче бу фестивальдә Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Оренбург өлкәсеннән дә вәкилләрнең дә катнашуы көтелә. Алтайдан делегация килүе ихтимал. “Нәүрүзгә традиция буенча үзбәкләр битараф, - дип белдерде Нияз Игламов. Матбугат очрашуында катнашучылар ассызыклап үткәнчә, әлеге форум беренче чиратта квалификация күтәрү өчен Татарстан театр әһелләре өчен файдалы булачак. “Мено Фортас театрының Ф. Достоевскийның “Идиот романы буенча сәхнәләштерелгән спектакле 18-19 июнь көннәрендә сәхнәгә куелачак. Билетлар бәясе 400 сумнан алып, 1 мең сумга кадәр. Илфир Якупов сүзләренә караганда, 1 мең сумлык билетлар инде сатылып беткән. Фестиваль кысаларында шулай ук “Хан кызы Турандык, “Арбалы хатыннар, “Зәңгәр шәл спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Казан, 7 июнь, “Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра