РусТатEng

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллинаны сәхнә өчен яратылган артист дими ни дисең. Ул, кояштай балкып сәхнәгә чыгуга, күңелләрне күтәреп җибәрә. Тиздән үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы әлеге күркәм артист белән без дә очрашып сөйләштек.

– Дания ханым, үсмер чагыннан медицина турында хыялланган кыз ничек итеп артист һөнәренә тартылды?
– VII сыйныфны тәмамлагач, медицина училищесына барып караган идем, әмма имтиханны бирә алмадым. Ә инде VIII сыйныфтан соң театр училищесына укырга чакырып белдерү күргәч, башка хыяллар юкка чыкты.
 
– Сез – балачактан ятимлек ачысын татып үскән кеше. Әниегезнең исән чагында әйткән нинди сүзләре хәтерегезгә уелып калган?
– Әнидән унөч яшемдә калдым. Авырып ятканда, аның безгә: «Беркайчан да кеше йөрәгенә кадалырлык авыр сүз әйтмәгез. Кешеләргә карата ягымлы булыгыз. Туганнар арасында дуслык булсын. Бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез», – дигән сүзләре хәтердән чыкмый. Ул сүзләр минем өчен тормыш шигаренә әйләнде. Туганнарыбыз белән, әнинең киңәшен тотып, аралашып яшибез. Бездә көнләшү, байлык артыннан куу дигән нәрсә юк. Берәрербез яңа әйбер алса да сөенәбез. Бер-беребезгә киңәшләр белән ярдәм итәбез. Кызым Айсылу да бик ярдәмчел, туган җанлы иде. Хәзер инде сигез баладан өчәү генә калдык. Мин – әти-әнинең төпчек баласы, 86 яшьлек Хабил абый белән 81 яшьлек апам Фәүзия исән-саулар.
 
– Һәркемнең гомер юлында сагынып искә ала торган еллары була...
– Башта әти-әни белән үскән кайгысыз еллар, аннары театр училищесында уку, беренче тапкыр артистлар белән аралашу, гомумән, яшьлек сагындыра. Өлкән артистлар белән уйнау минем өчен зур дәрәҗә булды.
 


– Үзегезнең театрда беренче мәртәбә спектакль караган чагыгыз истәме?
– Әле дә хәтеремдә, VI сыйныфта безне «Зәңгәр шәл» спектаклен карарга алып бардылар. Анда Мәйсәрә белән Булатны Рауза Хәйретдинова белән Азат Аббасов уйнаган иде. Ул чакта аларның уйнавына сокланып утырдым. Үзем яшьтән бию түгәрәгенә йөргәнлектән, артистларның сәхнәдәге биюләрен яратып караган идем. Шул бию театр училищесына алып килде дә инде үземне.

– Инде сәхнәдә 50 ел гомерегез үткән. Йөзгә якын рольләрегез арасында нинди генә хатын-кыз образлары юк. Алар арасында үзегезгә охшаган холык-фигыльлеләре дә бардыр. Образдан чыга алмыйча йөргән чакларыгыз булмыймы?
– Әлбәттә, зур рольне уйнаганда сәхнәдән арып чыгасың. Мин «Үлеп яратты»да Мөхлисә Бубый ролен авырлыклар белән чыгардым. Ул кызым Айсылуның гомере өзелгән чакларга туры килде. Әле­ге спектакль быел ­репертуардан төште. «Сөясеңме-сөймисеңме?»не уйнаганда, Вәсилә әби тормышы белән яши башладым. Аның холкын яратам. Ул әби кебек сабыр буласым килә. Образдан чыга алмыйча интегеп йөрмәсәм дә, ролемне урамда кабатлап йөргән чаклар була.
 

 
– Сезнең Вәсилә әби күп­ләрне яраттырды. Үзегез тамашачыдан нинди фикерләр ишетәсез?
– Вәсилә әби кебек кешеләр сирәк бит хәзер. Мәскәүгә гастрольләргә баргач, спектакльдән соң урамга чыккач: «Рәхмәт сезгә, безнең әниләребезне, әбиләребезне искә төшердегез», – диделәр. Димәк, халык күңеленә керә алганмын.
 
– Театрларда спектакльләрнең гомере әллә ни озын түгел. Рольләрегез белән аерылуны авыр кичермисезме?
– Гадәттә, биш елдан соң спектакль репертуардан төшә. Яратып уйнасам да, ролемнән аерылганга башымны җуеп йөрмим, канәгать булам.
 
– Сәхнәдә кызыклы мизгелләр белән бергә күңелсезләре дә очрамый калмыйдыр.
– «Кичер мине, әнкәй» спектакленә репетиция вакытында сәхнә алдындагы оркестр чокыры ачык калган иде. Без Гөлсем Исәнгулова белән кара-каршы сөйләшеп утырабыз. Шуннан соң торып артка чигенә-чигенә сөйләгәндә, мин арканча шул чокырга барып төштем. Ә Гөлсем һаман монологын сөйләвен дәвам итте. Ул минем чокырда ятканымны аңламый. Артистлар яныма җыелды. Бөтен тәнем кара янып чыкты.
Икенче бервакыт, Әлмәттә гастрольләрдә йөргәндә, «Ташкыннар» спектаклен уйныйбыз. Яшьләр кич утырганда, мин барып керәм дә: «Нишләп утырасыз монда?» – дип, йон эрли торган кабаны күтәреп алсам, тактасы очып китеп, залда утыручы бер хатынның итәгенә килеп төшкән иде. Ходай саклаган, күрәсең, үзенә зыян килмәде.
 
Аннары бервакыт, «Кылый Кирам балдагы»н уйнаганда, ролемнең исемен онытып җибәрдем. Идрис Мәсгуттән «Кем соң әле мин?» – дип сорарга мәҗбүр булдым. Даздраперма дигәч, халык көләргә тотынды.  «Да здравствет первое мая» сүзләренең алдагы иҗекләреннән ясалган исем иде бу.
 
– Сезгә кайчан гына карасаң да, йөзегездән елмаю китми.
– Кешеләргә карата яман уйлар уйламыйм. Сәхнәдәшләремә карап та сокланам гына. Көнләшү – авыру бит ул. Кешедәге яхшы сыйфатларны үземдә булдырырга тырышам.
 
– Дания ханым, сәяхәт итәргә яратканыгызны да беләбез. Чит илләргә бару кайчан кызыксындыра башлады?
– Беренче мәртәбә юллама белән Югославиягә бардым. Аннары Германия, Франция, Польша, Голландия, Бельгиягә сәяхәткә киттем. Берничә елдан соң Швеция, Италия, Испания, Чехия, Австриядә булып кайттым. Мин матурлыкны яратам. Чит илләрдәге хозурлыкны күреп хәйран калдым, башым әйләнә башлады.
 
– Әгәр туры килсә, кайсы илдә яшәр идегез?
– Испаниядә йә булмаса Франциядә. Испаниянең һавасы әйбәт, диңгез буенда. Франция – романтик шәһәр. Анда халык кунакчыл, хатын-кызга мөнәсәбәт әйбәт.
 
– Хатын-кызның бәхете нәрсәдә, сезнеңчә?
– Әгәр тормыш итә торган ире белән бер-берсен аңлап, яратып яшәсә, шул бәхеттер, дип уйлыйм. Әгәр андый кеше очрамаса, эшеңнән тәм табып, ниндидер шөгыль белән мавыгып яшисең. Безнең эшебез нинди генә хәсрәтләр булса да тарата торган бит.
 
– Күңелегезгә авыр булса да, сорыйм әле, кызыгыз Айсылу төшегезгә кермиме?
– Минем Айсылуны уйламаган бер генә көнем дә юк. Беркөнне төшемә керде. Кычкырып елап уяндым. Бик нечкә күңелле иде шул. Бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала торган иде.

Төп текст: http://matbugat.ru/news/?id=15429
"Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 30.06.2016 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра