РусТатEng

Драматурглар бәйге көтә

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “атасыз калды. Бүген биредә һаман да өнгә килә алмый аптырыйлар. Театрга кергән саен һәр хезмәткәр Шамил Закиров турында сөйли. Сагыналар аны, юксыналар. Әмма тормыш дәвам итә. Ничек кенә булмасын, театр алга барырга, иҗат итәргә тиеш. Шамил абый җан өреп җибәргән “Нәүрүзгә дә әзерләнәсе бар. Гастрольгә килүчеләрне җылы каршылап, матур итеп озатырга да кирәк. Сезон ябылыр алдыннан театрга берникадәр сәяхәт кылып, алга таба нинди үзгәрешләр көтәчәген белергә теләп, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйть­чесе Нияз Игъламов белән әңгәмәләшеп алырга уйладык. ‐ Качалов театрындагы кебек биредә дә директор һәм сәнгать җитәкчесе вазыйфаларын бер үк кеше башкарачак икән дигән имеш-мимешләрне ишетергә туры килде. Камал театры бу үзгәрешкә әзерме икән? ‐ Шамил Зиннуровичның иң зур эше ‐ ул театрдагы структураны тудырды. Директор безнең арадан китеп барса да, аның хезмәте дәвам итә. Күрәсең, үзенең эшчәнлеген тирә-юньдәге хезмәткәрләренә сеңдерә белгән. Шуңа күрә бу вазыйфаны Илфир Якупов башкарыр дип уйлыйбыз. Ә Качалов теат­рындагы кебек сәнгать җитәкчесе һәм директор вазыйфаларын бер үк кешенең башкаруы безгә бигүк туры килми. Шамил Закиров белән Марсель Сәлимҗанов театрны бергәләп җитәкләделәр. Режиссер вафатыннан соң да алар Фәрит Бикчәнтәев бе­лән дә киңәшләшеп эшли белделәр. Оештыру эшләрен, әлбәттә, Шамил абый бик оста башкара иде. Ә инде репертуар буенча күбрәк режиссер кайгыртты. Алар үз эшләрен белеп эшләделәр. Безнең труп­па бүген читтәге җитәкчеләрне кабул итәргә әзер түгел, ул фәкать үзе­безнең арадан гына була ала. ‐ Шамил абыйның ел саен “Нәүрүз фестиваленә янып-көеп әзерләнгәне ис­тә калган. Быел бу традицияне дәвам итәсездер бит? Дөрес, ел саен акча юклыктан зарланырга яратабыз. “Йолдызлык фестиваленә финанс мөмкинлекләр табылганны, төрки халыкларның театр бәйрәменә табылыр дип уйларга кирәк. ‐ Шамил Зиннурович башлаган проектларның һәммәсе дә дәвамлы булачак. Бер ел ‐ фестиваль, икенче ел форум үткәрербез. Быел безнең форум елы. Әлбәттә, берничә театрны чакырырга исәп бар. Без моны театр өлкәсендә мә­дәни чара дип атасак дө­ресрәк булырдыр, мөгаен. Мәскәүдән берничә тәнкыйтьче, журналист, театрлардагы әдә­би бү­лек мө­дирләрен чакырырга исәп бар. Сәхнә теле һәм хә­рәкәте, менеджмент, реклама буенча мастер-класслар үткә­рербез дип кө­телә. Венгрия, Дания, Германия, Әзәрбайҗан, Төркия­дән, Якутиядән дә кунаклар ки­ләчәк. ‐ Нияз, сез инде шактый еллар театрда әдәби бүлекне җитәклисез. Күп кенә чаралар оештырасыз. Театрның эчке кухнясын да бик яхшы беләсездер. Татар театрлары­ның кү­бе­сендә әдәби бүлек мө­дирләре: “Театрга шәп пьеса алып килүче калмады, ‐ дип зарлана. Белүемчә, Камал театрына драматурглар пьеса­ларының “каймагын гына алып килә, диләр. ‐ Беләсезме, “Яңа татар пьесасы драматургларның хо­лык-фигыльләрен баштанаяк үзгәртте. Былтыр бәйгегә йомгак ясый алмадык, чөнки финанс мөмкинлекләр булмады. Быел инде акча булырга тиеш дип ышандырдылар. Бу елны бер генә драматург та әдәби бүлеккә пьесасын алып килмәде. Чөнки барысы да бәйгене көтә. Беренче урынга ‐ 100, икенче урынга ‐ 75, өченче урынга 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Бу аз акча түгел. Әле җиңүче шуның өстенә театрдан процентлар ала. Аннан Мәдәният министрлыгы да акча түли. Дөрес, каләм тибрә­түче яшь­ләр миңа беренче пьесаларын алып киләләр. Ә танылган драматургларның яңа әсәрләрен бүлеккә тапшырганы юк. ‐ Димәк, театрда пьесаларга кытлык дип зарлана алмыйсыз инде... ‐ Безнең театрның портфеле ике-өч елга тулы. Нигездә, бу ‐ “Яңа татар пьеса­сында җиңгән әсәрләр. Әле моннан берничә ел элек ла­еклы урыннар алган пьесалар да саклана. Без аларга яңадан әйләнеп кайтачакбыз. ‐ Узган елгы фестивальдә беренче урынга лаек булучы табылмады дип игълан иттеләр. Әсәрләр сыегайдамы, әллә жюри таләпчәнләндеме? ‐ Жюри таләпчәнләнде. Без иң шәп әсәрләргә шактый гына акча сарыф итәбез. Кон­курс­ның нигезләмәсендә андый шартлар язылган. Әгәр жюри беренче премиягә лаек булучылар юк дип тапкан икән, ди­мәк, без аны бирмибез. Шуңа күрә икенче урынга лаек булучыларга премияне тигез бүлеп бирәбез. Шулай ук Мәдәният министрлыгы­ның махсус бү­ләгенә лаек булучы да бар бит әле. Ул шул беренчелекне алучылар исә­беннән санала инде. Хәтерләсәгез, аны “Үлеп яратты әсәре өчен Ркаил Зәйдуллага биргәннәр иде. ‐ Миллилектән читләште дигән фикерне камаллылар адресына еш ишетергә туры килә. Репертуар сыегайды, гадәттә көндәлек комедияләр урын алып тора, заманча шәп спектакльләр юк, диләр. Театр казанында кайнаган яшь кеше буларак, әйтегез әле, бү­генге театрны тотып торган заманча спектакль нинди булырга тиеш? ‐ Әгәр тамашачы зал тутырып килә һәм әсәрне яратып кабул итә, кызыксына икән, ул спектакль заманча була. Театр ул ‐ көзге. Заманны ничек бар, шулай чагылдыра. Ә миллилектән читләшәбез дигән фикергә кайтсак, без Марсель Сәлимҗанов эшләгән чорга күз салыйк әле. Ул Фәрит Бикчәнтәевкә караганда чит ил классикасын күбрәк куйган бит. Миллилекне төрле кеше төрлечә аңлый. Чөнки милләтебез социаль, интеллектуаль, матди яктан катлауларга бүлгәләнде. Әбиләр театрга килергә бик телиләр, әмма аларның акчалары юк. Дөрес, без хәйрия спектакльләре күрсәтәбез. Әмма моны театр репертуарына даими кертә алмыйбыз. Чөнки театр акча эшләргә мәҗбүр. ‐ Тамашачы йөрми икән, эчтәлеге буенча шәп спектакль булса да, ул репертуардан төшеп кала, димәк... ‐ Алай дип әйтеп булмый. Кайбер спектакльләргә халык йөрмәсә дә, аны махсус репертуарыбызда тотабыз. Чөнки актерлар өчен бу спектакль ‐ лаборатория. Мәсә­лән, “Өч сеңел спектакле. Аны халык егылып карый, ярата дип әйтеп булмый. Кайбер спек­такльгә 250 билет сатыла. Залга һәрдаим игътибар итәм, бу спектакльләргә һаман бер үк кешеләр йөри. Бәлки аны кече залга куярга кирәк булгандыр дип уйлап куябыз. “Гөлҗамал спектаклен репертуарда озак тоттык. Чөнки ул театр, артистлар труппасы өчен бик кирәк спектакль иде. ‐ Заманча спектакльнең гомере ничә ел була ала? ‐ Ике-өч ел. Бу ‐ уртача күрсәткеч. Ә театр репертуарында егерме ел уйналып килә торган “Гөргөри кияү­ләре, “Җанкисәккәем спек­такльлә­ре дә бар бит әле. Боларга бү­ген дә зал тулы халык килә. Чит ил драматургының “Кара чикмән әсәре озын гомерле спек­такльләр рәтеннән. Тамашачы­ның мәхәббә­тен казану өчен аны үзебезнекенә яки чит ил­некенә бү­леп карау дөрес тү­гелдер. Бу куелышка бәйле. Әйтик, Чаллы театрында сәхнәләште­релгән “Саран иң күп халык җыючы спектакльләрдән санала. Димәк, монда хикмәт әсәрнең үзенә түгел, ре­жиссерның эшенә бәйле. Классика яки чит ил әсәренә алынганда, аны режиссер гади тамашачы өчен куярга тиеш. Әмма репертуарда куелган пьесаларның да чамасы булырга тиеш. Бүген безнең театрның репертуар төзе­ле­ше бар. Әйтик, 70 процентны ‐ заманча татар пьесалары, калган 30 процентны классика (аңа рус яки чит ил классикасы да керә) алып торырга тиеш. Бу без чыгарган кануннар түгел, ә ничә еллар буе эшләп килә торган театрның тәҗрибәсе шуны исбатлады. ‐ Репертуарда иң шәп спектакльләрнең берсе ‐ Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күкесе, ә икенчесе Гаяз Исхакыйның “Курчак туе дисәм, һич ялгышмамдыр. Әмма соңгы берничә айда “Телсез күке репертуарда күренми башлады. ‐ Бу әсәр театрда озын гомерле спектакльләрнең берсе иде. Камалда сигез ел буе куелган. Ул безнең репертуардан бөтенләй төшеп калды дип әйтә алмыйм. Без аны чит илдә узучы фестивальләргә алып барабыз. Универсиада кысаларында да куячакбыз. Әлеге спектакль фестиваль бе­лән Казахстан, Тө­рекмәнстан, Лондон, Төркия, Әзәрбайҗан, Финляндия, Рос­сия­нең бөтен төбәкләрен урап чыкты. Мин аны бәхетле язмышлы спектакль дип әйтер идем. Репертуар үзгә­реп тора, кайсыдыр әсәрләр төшеп кала, аның урынына башкалары куела. Бу ‐ табигый. ‐ Камал сәхнәсендә “Наемщик музыкаль драмасы куелырга тиеш иде. Төп рольдә Альбина Шаһиморатова уйнаячак дип тә ишеттек. Бу спектакльнең язмышы ничек булып бе­тәчәк? ‐ Аның актуальлеген “Зәң­­гәр шәл каплап китте. Әмма “Наемщик яңа сезонда, һич­шиксез, куелачак. Ә танылган опера җырчысы Альбина Шаһиморатова Гөлйөзем ролендә уйнамаячак. Ул ‐ бик җаваплы артистка. Без аны Зәң­гәр шәлдә Мәйсәрәне уйнар дип уйлаган идек. Ул хәтта репетиция­ләргә дә килде. Әмма режиссерга: “Мин опера җырчысы, драматик рольләрне уйнау кыенрак, күбрәк тәҗ­рибә ки­рәк, ‐ диде. Без аның белән дусларча саубуллаштык. Ә “Наемщик яңа сезонда иң беренче премьераларның берсе булачак. Алсу ХӘСӘНОВА Ватаным Татарстан № 78 | 28.04.2012
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра