РусТатEng

Эмиль Талипов: "Мулла роле мине үзгәртте"

Эмиль Талипов – бүген татар театрында иң популяр актерлар­ның берсе. Рольләре дә төрле. Әмма Туфан Миңнуллинның “Мулла”сындагы – Әсфәндияр, Кәрим Тинчуринның “Җил­кәнсезләр”ендәге Батырхан рольләре иң катлаулыларыдыр, мөгаен. Шәһәр егете бу рольләргә ничек килде, аларны тамашачы яратырлык итеп ничек ача алды икән?

– Эмиль, иң элек ачыклык кертик әле, сине Казан егете, дөресрәге Казан яны бистәсе Кадышта үскән егет дип белә­без. Ә син һәрвакыт, мин – Мамадыш кешесе, дип горур­ла­насың.
 
– Мамадыш ул – әтием Мансур гына түгел, әнием Әлфиянең дә туган ягы. Үсәли янындарак кечкенә генә Ташлык дигән авыл бар, әни­ем шуннан. Әтием – Яңа Комазаннан. Каникул вакытларын, биг­рәк тә җәйләрен шунда уздыра идек. Мин анда әбиемнәргә, туганнарга бозау-сарыклар карашып, печән әзерләшеп үстем. Әтинең туганнары – Рифат, Римат, Рәдис абыйлар тракторда, комбайнда эшлиләр, мин дә көннәр буе алар белән “ашлык урдырырга”, “җир сөрергә” ярата идем. Иртәдән кичкә кадәр кайтып күренмәгәч, әти-әниләр мине югалта иделәр хәтта. Ә кичләрен иптәш малайлар белән Кәрәкә күлендә су коенабыз, көймәдә йөзәбез, балык тотабыз. Бик тә рәхәт чаклар булып күңелдә калган ул еллар.

– Белүемчә, син менә инде ничә ел рәттән әниеңнең туган авылы Ташлыкта Кичке сабантуй оештырасың.

– Ташлык мин белә-белгәннән бирле кечкенә – берничә генә йорт­лы авыл булды. Әмма ул яши. Җәй көне исә гөрләп тора. Сабантуй да булмый анда, башка бәй­рәмнәр дә. Тере артистларны да күргәннәре юк. Шуны истә тотып, биш ел рәттән иҗатташ дусларым (аларга зур рәхмәт!) белән авылда бәйрәм ясадык. Авыл халкы үзе дә бик актив, уенда катнашучыларга дип бүләкләр әзерлиләр. Читтәге авылдашлар кайта, күрше авыллардан киләләр – бик күңелле була.

– Димәк, син 1980 – 1990 елларда урыслашып бетә язган Казан яны бистәсе малае гына түгел, яртылаш авылныкы да. Әмма барыбер дә үз-үзеңне тотышыңда, зәвыгыңда шәһәр­дә үскән кешеләрнекедәй чалымнар ачык шәйләнә.


– Безнең үсмерлек, егет булып җитлеккән чаклар бик болганчык елларга туры килде. Бездә – Кадыш малайлары-егетләрендә дә “кәттә­лек” һәм хулиганлык җитәр­лек иде. Кайбер яшьтәшләрем кебек мин дә чак кына башка юлга кереп китмәдем. Аллаһы Тәгалә, әнинең “каты” кулы, әтинең укытучы булуы (укытучы балаларына башкаларга гафу ителгән хаталар кичерелми бит!) саклап калгандыр мине ул ялгышлардан. Өйдә гел татарча гына сөйләшсәк тә, мәк­тәптә урысча укыгач, урамдагы дуслар белән урысча аралашкач, уйлавым-фикерләвем әле дә бик үк татарча түгел минем. Театр училищесында, мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда һәм, әлбәттә инде, театрда эшли башлагач, телемне камилләштерү җә­һә­теннән күп эшләргә туры килде һәм килә.

Мин өлкән артистларның, биг­рәк тә щепкинчыларның уйнавын, аларның үзара һәм яшьләр белән сөйләшүен күзәтергә яратам. Алар белән якыннан аралашу ул – үзе бер зур мәктәп. Равил абый Шә­рә­фиев, Әзһәр абый Шакиров, Хәлим абый Җәләлов, Илдус абый Әхмәт­җанов, мәрхүмнәр Фирдәвес апа Әхтәмова, Шәүкәт Биктимиров, Ирек абый Баһмановлар, гомумән, барысы да – хәзинә бит аларның. Күзәт, өйрән генә! Шуңа күрәдер дә, мин үзебезнең театрны, коллективны үлеп яратам. Бик пафослы булып яңгыраса да, әйтим әле, мине университетны тәмамлауга ук шушы театрга кабул итүләре, шунда эшләвем белән нык горурланам.

– Эмиль, әтиең Мансур абый бик матур җырлый. Телевиде­ниедә дә чыгышлар ясаганы, сәх­нәләрдә дә җырлаганы бар. Белүемчә, син дә музыка мәк­тәбен тәмамлагансың, матур җырлыйсың, гитара, гармунда уйныйсың. Ни өчен театр?

– Һөнәр сайлау вакыты якынлашкан саен, мин сәхнә хакында ешрак уйлана башладым. Чөнки мәктәптә укыганда кечкенәдән үк концертларда җырлый, төрле конкурсларда катнаша идем һәм призлы урыннар яулап килдем. Ф.Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен тәмамлаганым турында аттестатым да бар. Театр училищесын әти киңәше белән сай­ладым. Нигәдер ул минем эс­трада артисты булуымны өнәмәде. Ә театр училищесына укырга музыкаль комедия бүлегенә дип килдем. Әмма миңа акыллы кешеләр, энем, Казанда музыкаль комедия театры буламы-юкмы әле ул, си­нең театр артисты бүлегенә ке­рүең хәерлерәк булыр, диделәр. Шул киңәшне тотып, ике ел Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтовлар курсында укыдым. Өченчегә күч­кәч, Фәрит Бикчәнтәевнең мә­дәният һәм сәнгать университетында режиссерлар курсына студентлар туп­лавын ишеттем дә бәхетемне сынап карарга булдым. Чөнки Камал театрында Фәрит абый куйган спектакльләрне бик яратып һәм исем китеп карый идем. Училищеда өченче курста, университетта беренчедә укыдым. Бер генә минут буш вакыт булмаса да, шундый рәхәт еллар иде ул. Иртән чыгып китәм дә төнге 12ләрдә генә өйгә әйләнеп кайтам. Кадышка йөрүче автобус кичке 9ларда туктый. Төнлә 4 чакрым араны җәяү кайтам. Әни, мескенем, ярты юлга кадәр килеп каршы ала иде. Әти-әниемә бик тә рәхмәтле мин. Аңладылар, һәрва­кыт ярдәм итте­ләр һәм итәләр. Аларга авырлык китерүдән куркып яшим.

Ә музыкага килгәндә, җырлар­га хәзер дә яратам. Әтиләргә барганда, Кадыш урманнарына чыгып китәм дә, рәхәтләнеп кычкырып җырлап йөрим. Әле менә театр­ның 110 еллыгына музыкаль диск чыгарырга планлаштырабыз. Анда да җыр яздырачакмын.

– Театр белгечләре һәм журналистлар сине киң диапазонлы артист дип бәяли. Рольләрең дә бик күп һәм төрле. Яшьләр өчен язылган “Мәхәббәт FM”да да бик табигый син, Туфан Миң­нуллинның “Мулла”сында да. Беренче спектакль аңла­шы­ла инде, ә менә Туфан аганың мулласы – Әсфәндияры бик тә каршылыклы шәхес бит. Аннары ул рольне уйнау өчен дин ягыннан да азмы-күпме мәгълү­мат­лы булу кирәктер.

– Фәрит Рәфкатовичның бу рольне миңа бирүе үземә дә бик гаҗәп тоелды. Куркытты да, шактый катлаулы персонаж бит. Әмма баш режиссерның, бигрәк тә Фәрит абый кебек экспериментлардан курыкмый торган сәнгать­кәрнең ышанычы сөендерде дә. Биргән икән, димәк, рольне тудыра аласыма ышанган.

Кешегә бар нәрсә – тәрбия дә, тел дә, яшәү рәвеше дә гаиләдә бирелә, шунда камилләшә. Аннары үзгәрә башлый, билгеле. Безне дә гаиләдә Аллаһы Тәгалә бар, Ул барын да күрә-ишетә, начарлык эшләсәң җәзалый, сорасаң, ярдәм итә, дип үстерделәр. Әби-бабам­нарның намаз укуларын, дин кануннарын тотарга тырышып яшәү­ләрен күреп үстем. Рольне өйрән­гәндә мәчеткә, мәдрәсәгә йөри, хәзрәтләрне, шәкертләрне күзәтә, намаз укырга өйрәнә башладым. Коръәнне укыдым, сүрәләр, аять­ләрне өйрәндем. Шуннан ролем аныклана төште, яңа детальләр өстәлә барды, ышаныч барлыкка килә башлады. Әлеге роль мине бераз үзгәртте дә. Әти-әниемә, ­туганнарыма, коллегаларыма, дөнья­га, кешеләр арасындагы мө­нәсәбәтләргә, җәмгыятьтәге үз­гәрешләргә, киләчәккә башкачарак карый, бәяли башладым. Сабырлык та артты шикелле.

Бу роль ярдәмендә мин үземә ачыш та ясадым бугай әле. Бе­лә­сезме, сезнең буынның дингә карашы белән бүгенге дин юлындагы, гомумән, иманлы яшьләрнең дингә мөнәсәбәтендә аерма бар. Алар динне яшәү рәвеше итеп кабул итә, ә өлкән буын аны ахирәт өчен дип өйрәнә кебек. Мин һич тә өлкәннәрне гаепләргә җыенмыйм, моңа хакым да юк, 70 ел буена, Алла юк, дин ул – агу, дип һәрдаим тукып торып, дин тоткан өчен эзәрлекләсеннәр дә, башкача була да алмыйдыр.

– Шулай да сиңа уңай роль­ләрне уйнау рәхәтрәкме, тис­кәре, катлаулы характерлыларнымы?

– Уңай персонажның да, тис­кә­ресенекенең дә үз характеры бар. Аларны тамашачыдан чын итеп – яратыпмы, нәфрәтләнепме кабул иттерү артистның осталыгыннан тора. Әмма миңа тискәре образларны уйнау күбрәк ошый. Аларда эзләнү өчен җирлек бар. Ни өчен ул мондый икән, дигән сорауга җавап эзлисең, характерны ачарга ярдәм итә, персонажны баета торган детальләр тапсаң – сөе­нәсең. Кеше бит ул тискәре булып тумый, шундый явыз булуга аны нидер яки кемдер этәргән. Аннары бит уңай персонажның да начар, тискәресенең дә уңай яклары була. Миңа шуларны ачып бирү кызык.

– Син режиссерлыкка укы­гансың, театрда режиссер һәм аның ярдәмчесе буларак спектакль дә куйдың, киноларда да уйнадың, бүгенге – татар киносы туып килгән заманда үзең­нең дә кино төшерәсең килмиме?

– Юк. Мин – театр актеры. Театр  ул – миңа Аллаһы Тәгалә күр­сәткән юл, яшәү рәвешем. Инде алда әйт­кәнемчә, театрыбызны, сәх­нәне, та­машачыларны яратам. Спек­такль вакытында алардан бөр­келгән энергетиканы берни бе­лән дә алыштырып булмый. Рольлә­реңнең спектакльдән спек­такльгә камилләшә, байый баруын тою да рәхәтлек бирә. Алар белән бергә үзең дә үзгәрәсең. Ә кинода җан­сыз камерага уйнау бөтенләй икен­че нәрсә ул. Әлбәттә, аның да үз өстенлеге бар. Үз кинобыз буласына ышанам мин. Бәлки, кайбер рольләрдә уйнарга да насыйп булыр. Әмма бүген мин – җаным-тәнем белән театр кешесе. Һәм театр белән араны өзәргә җыен­мыйм да. Биредә бит минем остазларым, кумирларым, курсташларым, дусларым, коллективыбыз. Әлегә алардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

– Курсташлар дигәннән, сез бит 2008 елны театрга күбәү килдегез. Гомумән, Камал театры әллә ничә буын артистлардан тора.

– Шунысы белән кызыклы да, безнең буын өчен бәһасез кыйм­мәткә дә ия аларның булуы. Алар­ның иҗаты – осталык һәм тормыш мәктәбе бит ул. Ә яшьләр чынлап та күп бездә. Һәм алар шундый талантлы. Кайбер спектакльләрдә группадашлар белән бергә уйныйбыз, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз, кайбер очракларда сиздерми генә булышып җибәрәбез. Щепкинчылар да шундый. Алар сәхнәдә теләсә нинди хәлдән дә чыга белә.

– Курсташың Илгиз Зәйниев театр өчен чын-чынлап табыш булды. Үзе драматург, үзе режиссер, үзе артист. Аның һәр спектаклендә дә синең ролең бар бугай.


– Алай ук димәс идем. Әмма Илгиз белән без дуслар гына түгел, иҗатташлар да. Театрда була торган “капустник”ларны бергәләп иҗат итәбез.

– Мәсәлән, Минтимер Шәй­миевкә, Рөстәм Миңнехановка, Салават Фәтхетдиновка булган пародияләрне?


– Алар берничә безнең. Әмма халык, бигрәк тә интернетта утыручылар нигәдер әнә шул паро­дия­ләрне карап, шәрехләп мәш килә.

– Нигә икәне билгеле инде, алар бит татар халкының күз өстендәге кашлары. Белүе­без­чә, башкаларга пародия ясаучылар күп инде ул, әмма Р.Миң­нехановка ук “үрелгән” артист юк иде әле. Үзенең реакциясе ничек булды икән, “бәясе” килеп җиттеме әле?


– Беренче мәртәбә аңа пародияне абыйсы Рифкат Нургали­е­вич­ның юбилеенда ясадым. Билгеле, Президент үзе дә, барлык министрлар да бар иде. Гел елмаеп утырды, диделәр. Димәк, ошагандыр. Минтимер Шәриповичка ясаган пародия үзенә ошады, кулымны кысып, ризалыгын белдерде. Пародияне бит аны бөтен кешегә дә ясап булмый. Аның өчен ке­шенең иң беренче чиратта шәхес булуы һәм аңа гына хас характеры, үзен­чәлекләре кирәк. Дөресен әйт­кән­дә, пародия­ләр­дән, дөрес­рәге, жур­налист­лар­ның аеруча шуңа игъ­тибар итү­еннән туя башладым инде. Алар бит үзебезнең “капуст­ник”лар өчен генә эшләнә башлаган иде. Аннары “Мәхәббәт FM” спектаклендә дәвам итте дә, шуннан китте.

– Нигә алай дисең, Россия эстрадасында пародистлар кыйммәтле артистлардан санала бит. Бездә дә булдыра алганы да, алмаганы да теге яки бу артистка, шәхескә пародия ясамакчы булып кылана.

– Булсын, тик алар кешене рәнҗетә торган гына булмасын. Әмма мин – иң беренче чиратта Г.Камал театры артисты. Ә пародия­ләр ул хобби шикелле генә.


Төп текст: http://matbugat.ru/news/?id=17109

"Шәһри Казан". Люция Хәбибуллина. 27.11.2016 ел.

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра