РусТатEng

Эмиль Талипов: «Янар әле якты йолдызым…»

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.


Театр – яктылыкка, нурга илтә, 
Кире юлга җибәрми, уңга илтә, –

дип яза мәшһүр Тукаебыз. Чыннан да, театр – халык өчен гыйбрәт тә, үрнәк тә, дөрес юл күрсәтүче маяк та. Тормыш – ул театр, ә театр – ул тормыш, дисәк тә, хата булмастыр. Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры инде 110 нчы сезонын халыкны сөендерә. Алар тарафыннан әдәбиятыбыз ядкаре булырлык йөзләгән әсәр сәхнәләштерелде, әлеге спектакльләр исә, үз чиратында, мәдәниятебезне баетты.
Ә театр нидән гыйбарәт соң? Ул ничек туа, ничек яши? Әлбәттә, театр әдәбият, музыка һәм бию сәнгате белән бергә үрелгән. Тик театрны тәшкил итүче төп үзәк – ул артистлар. Алар никадәр остарак уйнаса, театр да шулкадәр җанлы, тормышчан, ышандыргыч була.
Г. Камал театрында талантлы артистлар бихисап. Ринат Тәҗетдинов, Әсхәт Хисмәтов, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова, Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов, Асия Галиева, Наилә Гәрәева, Николай Дунаев, Дания Нуруллина, Раушания Юкачева һәм башка олпат артистлар белән беррәттән театр күгендә Гөлчәчәк Гайфетдинова, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина, Гүзәл Шакирова, Ләйсән Рәхимова һәм тагын күп кенә яшь йолдызлар да балкый.


Шулар арасыннан Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты Эмиль Талипов аерым бер урынга ия. Тамашачы инде аның белән «Галиябану, сылуым-иркәм», «Телсез күке», «Үлеп яратты», «Мулла», «Мәхәббәт FM» һәм башка спектакльләр аша таныш. Таныш кына түгел, күпләр бу олы талант иясенә сокланып карый, ул уйнаган рольләрне кат-кат тамаша кылучылар да бар.
Эмиль Талипов – Казан егете: шунда туа, шунда үсә, профессиональ театр дөньясына беренче адымнарын да шунда атлый. 2008 елда ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм шул ук елны Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.
Булачак артистның әдәбият-сәнгатькә карата мәхәббәте гаиләдә үк формалаша. Әтисе гомер буе рус-татар мәктәбендә татар теле укыта. Нәкъ менә Мансур абый улына җырлар, шигырьләр өйрәтә, татар, рус, чит ил әдәбияты белән таныштыра. «Әти, гомумән, оста кеше безнең, рәсемнәр дә ясый ул,– дип горурлана Эмиль. – Әнием Әлфия дә сәнгатькә бик якын, шук сүзле, шаян, күзәтүчән ул. Нәселебездә гармунчылар да күп». Чыннан да, мондый гаиләдә үскән егеттә артистлык сәләте бөреләнүе бер дә сәер түгел.
Эмильнең иҗат юлы мәктәп елларыннан ук башланып китә. Төрле чараларда, конкурсларда катнашып, үзенең иҗади талантын сыный. Сәхнәдәге иң беренче рольләреннән «Шүрәле»дә Былтырны уйнаганын елмаеп искә ала. Әлбәттә, Эмильне шундый уңай рольләрдә генә күз алдына китереп була да инде, чөнки аның күңеленнән яхшылык, изгелек нуры бөркелә төсле. Тик артист булгач, явыз персонажларны да уйнарга туры килә.
– Сезгә уңай рольләрне уйнау рәхәтрәкме яисә явыз геройларнымы? – дип сорарга булдым шул уңайдан.
– Уңай рольләрне уйнау җайлы, ә менә явызларны уйнау кызыклырак, – дип җавап кайтарды артист. – Ул, әлбәттә, авырлык белән бирелә, тик шуңа күрә мавыктыргычтыр да инде. Яхшы персонажны башкарганда, уйланырга кирәк тә түгел, ә менә тискәре рольне уйнаганда, эзләнәсең, «Ни өчен ул явыз?» дигән сорауга җавап эзлисең. Кеше бит начар булып тумый, аңа нәрсәдер тәэсир итә. Шул рәвешле фикер йөртсәң, рольләрне башкару, образларны ачып бирү кызыклырак була ул. Шунысы да бар: уңай персонажның – начар, ә тискәре персонажның яхшы якларын эзләү кызык.
Шундый фәлсәфи җавап ишетү артистның зирәк акылы, төпле фикере турында сөйли, әлбәттә.
Эмильнең профессиональ сәхнәдәге беренче роле – Туфан ага Миңнуллинның Мирхәйдәр Фәйзи мелодрамасына таянып язылган «Галиябану, сылуым-иркәм» спектаклендә Исмәгыйль.
– Профессиональ сәхнәгә, тамашачы тулы залга иң беренче чыккан мизгелне, ниләр хис итүегезне хәтерлисезме?
– Төгәл генә хәтерләмим, тик ул хис – каушау булгандыр. Җаваплылык, олы артистлар белән бергә чыгып, алар йөзенә кызыллык, үз ролеңә хилафлык китермичә, төгәл итеп башкару.
Талант күктән иңдерелсә дә, берәү дә артист булып тумый. Кешедәге ул талантны күрүче, аны үстерүче булырга тиеш. Беренче остаз, беренче укытучы артист тормышында зур урынга ия. Кечкенә чагында янгын сүндерүче, хоккейчы булырга хыялланган егеттә театрга мәхәббәт гаиләдә кабынса да, училище һәм университеттагы остазларын Эмиль олы хөрмәт белән искә ала.
– Театр дөньясына алып керүче беренче укытучым – ул Ришат Хаҗиәхмәтов, – ди артист аеруча бер җылылык белән. – Театраль училищеда нәкъ менә аннан театр сәнгатенең серләренә төшендек. Тагын бер остазым – Әмир Камалиев (Аманулла), тик ул безнең белән озак эшләмәде. Ә университетка килгәч, Фәрит Бикчәнтәевтән белем алырга насыйп булды.
Артист буларак танылган Эмиль Талипов әле бик оста җырчы да. Кече яшьтән вокал конкурсларында катнашып, еш кына беренчелекне яулый, музыка мәктәбен тәмамлый, оста итеп гармунда, гитарада уйный.
Бер яктан талантлы булган кеше, һәр яктан да оста була, диләр. «Мәхәббәт FM» спектаклен күргән тамашачылар өчен Эмиль Талиповның тагын бер таланты – пародист сәләте ачылды.
– «Мәхәббәт FM» спектакленә килгәндә, бу пьеcа турында иң төгәл фикерне Минтимер Шәймиев әйтте: «Яшьләрчә, ләкин акыллы», – диде ул. Минем пародияләр нәкъ аннан башланган иде, – ди Эмиль.
– Ә пародияләр күрсәтүгә маһирлыкны үзегездә кайчан ачтыгыз?
– Мәктәптә укыганда ук, шаярып, укытучыларга пародия күрсәткән чаклар булды инде, – дип елмайды актер. – Ә инде университетка килгәч, бу талант яңа үсеш алды: 8 март бәйрәмендә хатын-кызларны Минтимер Шәрипович образына кереп котладым. Шуннан инде күп кенә пародияләр – Айдар Галимов, Айдар Фәйзерахманов, Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган шәхесләргә пародияләр туды.
– Олы сәхнәгә пародия остасы буларак кайчан чыктыгыз? – дип кызыксындым.
– Салават Фәтхетдиновның 50 яшьлек юбилеенда Минтимер Шәрипович булып пародия күрсәтеп, юбилярны тәбрик иттем, – ди Эмиль.
– Ә беренче президентыбызның реакциясе нинди иде?
– Бик уңай, ул үзе дә залда иде, бик рәхәтләнеп көлеп утырды, чөнки Минтимер Шәрипович, бик зирәк һәм зиһенле кеше буларак, аның жанр булуын, сәнгать төре икәнен аңлый. Шунысы гына кызганыч: пародия сәнгате бездә бик үк ачылып җитмәгән, шуңа кайчак куркыта да.
– Ә пародияне һәр төрле кешегә дә күрсәтү мөмкинме?
– Юк, мөмкин түгел. Аны бары тик үзенчәлекле, халыкка танылган, хөрмәт яулаган кешеләргә генә ясау отышлы. Һәм пародиядә ниндидер чик булырга тиеш, аны һич тә үтәргә, шәхесне кимсетергә ярамый.
– Ир-ат артистлар кайчак хатын-кызларга да пародия күрсәтә. Аларның тавыш тембры да үзгә бит. Бу авырлык тудырмыймы?
– Әлбәттә, хатын-кызны пародия объекты итү авыррак. Хатын-кызлардан Хәмдүнә апа Тимергалиевага гына пародия ясаганым бар, – дип елмая яшь пародия остасы.
«Мәхәббәт FM» эстрада-джаз комедиясен дусты Илгиз Зәйниев Эмиль Талипов өчен махсус иҗат итә, биредә инде артист пародист буларак тулаем ачыла.
Күпләр әлеге спектакльнең төп герое Иләс Миләсевне (Ильясны) Эмильнең үзенә охшата. Җор телле, шаян, бераз иләсрәк булып тасвирлана әлеге герой. Тик актер үзе гел шаян булып күренсә дә, әлеге шаянлык артында тирән мәгънә, җитдилек яшеренгән.
– Иләс Миләсев белән сезнең арада уртак яклар бар дип уйлыйсызмы?
– Уйнаган образым белән үзем арасында беркайчан да охшашлык йә аерма эзләгәнем юк. Бу кирәктер дип уйламыйм. Әлбәттә, «Мәхәббәт FM»дагы Ильяска хас зирәклек, үткен теллелек, юморга осталык миндә дә бар төсле. Режиссер рольләрне биргәндә, артистка туры килгән образны тәкъдим итәргә тырыша бит. «Ул аны уйный аламы, анда кирәкле сыйфатлар бармы?» – дип уйлый. Шуңа күрә син уйнаган рольләрдә үзеңнән дә ниндидер өлеш бардыр инде.
Хәер, образ белән артист арасында уртак яклар эзләргә кирәкмәсә дә, Илгиз Зәйниевнең Эмиль Талиповны якыннан белүе һәм әлеге комедияне аңа атап язуы тамашачыда Ильяс белән Эмиль арасында охшашлыклар эзләүгә китерде. Спектакль барышында Чулпанның «Кайчан җитдилəнəсең, утызга җитəсең бит инде» дигән сүзләрен дә Эмильнең үзе турында да әйтергә мөмкиндер. Егетнең буйдаклыкта йөрүе гүзәл затларны кызыксындырмый калмый, әлбәттә. Тик бу сорауга: «Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгәндер әле», – дип кенә җавап бирә дингә, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә чын күңелдән ышанучы һәм ерактагы якты йолдызын һичшиксез очратачагына инанучы егет.
Бүгенге театр турында да сорау бирми булдыра алмадым:
– Хәзер театрга күп кенә яшь артистлар килә? Өметлеме яшьләр? Театрны алар кулына калдырып буламы?
– Без яшәсәк, театр яшиячәк, – дип көлеп куйды артист. – Яшьләр өчен «Мәхәббәт FM» кебек спектакльләр сәхнәләштерелсә, яшьләр килеп торыр. Ә алар, үз чиратында, бик мобиль, максатчан һәм үҗәт.
Эмиль Талипов тамашачыга театр артисты буларак кына түгел, ә «Дилемма», «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз – 2» кебек фильмнар аша киноактер буларак та таныш.
– Кино һәм театр – икесе ике сәнгать. Сәхнәдә һәм камера алдында эшләүнең охшаш һәм үзгә яклары белән таныштырсагыз иде.
– Әйе, кинода уйнау белән сәхнәдә роль башкару бер-берсеннән бик нык аерыла. Камера сине җентекләп күрсәтә, шуңа күрә биредә «фотогеничность» мөһим, кешене камера «яратырга», күзләр уйнарга, кино тормышчан, чын булырга тиеш. Биредә органика кирәк. Сәхнәдә тамашачы белән артист арасында ара бар бит, анда син үз ролеңне яхшырта, үстерә аласың, ә камера бер төшерсә, син мәңгегә шундый булып каласың, беркая китә алмыйсың. Ә театр – ул тере, син халыкның сулышын, нинди кәеф белән килгәнен – барысын да тоеп утырасың.
– Ә шәхсән үзегезгә бу ике төр сәнгатьнең кайсысы якынрак?
– Мин икесен дә яратам. Кино ул – үзе бер дөнья, ә театр – башка, ул – тормыш. Икесе дә якын.
– Сез Һади Такташ турындагы «Поэт на все времена» документаль фильмында Такташ ролен башкардыгыз. Гыйсъянчы, дөньядан каршылык эзләгән әлеге шәхесне уйнау авырлык белән бирелмәдеме?
– Башта бераз куркытты. Мин бу шагыйрьне бик хөрмәт итәм, шуңа әлеге рольне теләп башкардым. Шундый олуг шәхесне уйнавым өчен горурлык хисе дә бар иде, әлбәттә.
Фильмнарда төрле рольләр башкарган яшь актер татар кино сәнгатенә карата да үз фикерен әйтте:
– Татарның киносы тиешле дәрәҗәдә үсмәгән шул. Моңа хәтле төшерелгән күп кенә кинолар телеспектакль төсле генә. Тик кино сәнгатендә беренче адымнар ясалган, димәк, ул яшиячәк.
Әйе, татар киносы югары дәрәҗәдә үсәр, камилләшер дип, без дә чын күңелдән ышанып калабыз. Һәм аларда Эмиль Талиповны күрү бәхетенә дә ирешербез әле.
Ә театрдагы рольләренә килгәндә, тиздән Эмильне яңа роль көтә. Илгиз Зәйниев, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлап, «Көтәм сине» пьесасын сәхнәләштерә. Биредә тамашачы Эмиль Талиповны да күрә алачак.
Эмиль, актер булу белән беррәттән, үзен режиссурада да сынап караган. «Бәби» музыкаль маҗарасының режиссер ассистенты, «Зөбәйдә – адәм баласы» драмасының режиссеры нәкъ менә Эмиль Талипов.
Үз эшен бик ярата ул, театр – аның өчен эш кенә түгел, ә тормыш рәвеше дә. «Нәрсә ул сезнең өчен театр?» дигән сорауга, артист:
«Театр – ул Аллаһы Тәгалә миңа күрсәткән юл, тормышымның бер өлеше, яраткан эшем, – дип җавап бирде. – Театр – ул күл кебек, кешене үзенә тарта, суыра. Анда болай гына кереп чыгам дип керәсең дә, озакка каласың. Тик театр белән тормышны аера белергә кирәк, театр – профессия, ә тормыш – ул бер, аны безгә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән».
Яшь буын вәкиле буларак, Эмиль Талиповның бүгенге татар яшьләре турында да ни уйлаганын, аларга киңәшләрен дә ишетеп үттек.
– Иң беренче чиратта, туган телегезне белегез, дияр идем. Ул күп нәрсәне хәл итә. Балалар күбрәк әби-бабалары белән булса, өлкән буын тәрбиясен алса, дини белем бирелсә, һичшиксез, яхшы булыр, – дип җавап кайтарды Эмиль. – Республикабызда төрле милләт вәкилләре яши: әрмәннәр, грузиннар һ.б., тик алар, чит илдә яшәсә дә, үз телендә сөйләшә. Ә без, татарлар, үз телебездән качабыз. Мин милләтче түгел, ләкин туган тел иң беренче урында булырга тиеш, дип уйлыйм, – дип төгәлләде үз фикерен яшь артист.
«Тамашачы һәрвакыт хаклы» дип уйлаучы Эмиль Талиповның инде үз тамашачысы бар. Күпләр ул уйнаган спектакльләргә икешәр-өчешәр тапкыр да барырга әзер тора. Тамашачысы белән якын булгангамы, аның фикеренә һәрчак колак салгангамы, әллә бик оста уйнагангамы ярата аны халык.
Театр артисты, киноактер, режиссер, пародист, җырга, гармун- гитарада уйнарга оста бу шәхес турында Олы талант дими, тагын ни дисең.
Татар театры тарихында Эмиль Талипов исеме зур хәрефләр белән язылып калыр, бу чиксез талант үз бәясен алыр һәм ул, һичшиксез, театрның сүнмәс якты йолдызына әверелер әле.

 "Мәйдан". Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА. Апрель.

Төп текст: http://maydan.tatar/emil-talipov-yanar-ele-yakty-joldyzym/

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра