РусТатEng

Эмиль Талипов: Мәхәббәт үлсә, кешелек тә үлә

Эмиль Талипов Г.Камал театрының яшь һәм өметле артистларыннан санала. Татар сәхнәсендә тудырган үзенчәлекле образлары өчен ул М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Сәхнәдән тыш яшь артист телевизион спектакльләрдә уйный.Татар халкында еш кулланылучы: “Сөйкемле сөяге бар әйтеме, нәкъ менә Эмиль Талиповка туры килеп тора да инде. Кызлар арасындагы популярлыгы да шул хакта сөйли шикелле.- Эмиль, актер һөнәре сабый чакта ук бөреләнгән хыял идеме?- Артист булырмын, зур сәхнәләргә чыгып төрле образлар иҗат итәрмен дигән хыял бала чагымда бөтенләй юк иде. Укытучы гаиләсендә тугач, беренче җырлар, беренче шигырьләрне әти өйрәтте. Әтием филолог, шуңа да татар, рус, чит ил әдәбиятына мәхәббәт тә аңардан күчкәндер. “Ак каен җырын өйрәнеп утырган чакларым әле дә исемә төшә. Беренче класста кем буласың дип сорагач, янгын сүндерүче булам, дип әйткән идем. Спортчы, хоккейчы булу теләге дә булгалады. Әлбәттә, малайларга хас шуклыгым, яшүсмер вакытта баш бирмәс гадәтем дә бар иде. Казанның Кадыш бистәсендә үскән егет бит мин. Татар телендә яшьләр еш аралаша дип тә булмый. Шулай да безнең гаиләдә ана теле беренче урында булды. Әти-әни баласы белән үз телләрендә сөйләшсә, тел беркая да югалмый инде ул. Урам, укытучы тәрбиясе дә татарлыкны бетерә алмаячак, дип уйлыйм. Әти белән әни Мамадыш ягыннан, саф татарча сөйләшәләр. Әти озак еллар татар теле, әдәбиятын укыта. Аңа гаиләдә папа дип әйтсәң, сүгә торган булды. “Бездә папа юк, бездә әти һәм әни генә бар! - дип әйтә торган иде.- Яхшы укыгансыңдыр инде?- Әти укыта торган мәктәптә белем алдым. Үземне яхшы, тырыш укучылардан саналдым дип һич кенә дә әйтә алмыйм, билгеле. Апаларым бик яхшы укыды, мин нишләптер алай түгел идем. Еш кына тирги-сүгә иделәр. Башкалардан да бигрәк әтидән еш кына шелтә ишетә идем. Безнең мәктәптә тәртип бозган өчен идән юдыра торган гадәт тә яшәп килде. Ике битле дәфтәрдә бөтен “гөнаһлар язылып барыла. Класс җитәкчебез Фәридә апа Исхакова шуңа карап тәртипсезләрдән чираттан тыш идән юдырта иде. Яхшы укучылар белән тәртиплеләргә идән юарга чират җитми, чөнки без бар идек. Рәхмәт мәктәпкә, идән юарга өйрәтеп чыгардылар!- Бала чакның нинди якты хатирәләре исеңдә?- Хәзер балаларны өф-өф дип кенә тоталар. Без исә, җәй айларында иртә белән өйдән чыгып китәбез дә, ашарга гына чакырып алалар, аннан тагы кичкә кадәр урамда чаба идек. Без үскәндә компьютер булмады. Шуңа күрә бөтен кызыкны урамда, табигатьтә таба идек. Күп әйберне үзебез тотып, карап, өйрәнеп белә идек. Кадыш урманнарын аркылыга-буйлыга айкый идек малайлар белән. Кыш айларында да мәктәп мәйданчыгыннан кайтып кермичә чаңгы шуа идек, хоккей, футбол уйнарга яраттым. Гаиләләр бер-берләре белән кунакка йөрешә иде, тирә күршеләр белән бер халык булып яши идек. 90 еллар башы иде, ул заманда шактый катлаулы чор булуга да карамастан, күңел ачып, аралашып яшәдек. Адәм баласы баеган саен бер-берләреннән аерыла бара икән, дип куйгалыйм мин кайчакларда. Уртак омтылышлар, уртак фикерләр юкка чыга барамы икән инде ул? Заманалар авыр булса да, туганнар бергә ешрак җыела иде. Хәзер кешеләрне мәшәкать баскан. Безнең катта гел укытучылар гына яшәде. Аларның да йогынтысы көчле булгандыр инде. Үзебездә китап, күршеләрдә китап...- Эмиль, сәнгать тә соңгы урында калмаган, күрәсең?- Әлеге дә баягы, мәктәпләрдәге концерт-бәйрәмнәрдә еш катнаштыралар иде. Үз теләгем булмаса да, биетә, җырлата торган иделәр. Мәктәпнең үзешчән театр түгәрәгенә йөрттеләр. Үзебездә, башка район мәктәпләрендә чыгыш ясый-ясый сәнгатькә кереп киткәнемне сизми дә калдым. Әти аннан соң театр училищесына алып барды. Мин барган елны училищеда музыка драмасы юнәлешенә алалар иде. Вокал бүлегенә бирергә теләделәр. Ләкин мин драма бүлегенә килдем. Өч ел укыганнан соң, Г.Камал театрына кереп кителде. Биредә инде сәхнә үзенә бөтереп алды.- “Мулла синең өчен этаплы роль булды сыман?- “Мулла спектаклендә төп рольне тапшыргач, беренче мизгелләрдә “О, роль бирделәр! - дип шатландым. Ә аннан соң... иң кызыгы башланды. Мулла нинди була икән ул, дип уйлана башладым. Аллага шөкер, догалар белә идем, намазга ниятем бар иде. Образны тудырганда күбрәк күзәтүләргә таяндым. Әсәрне үзен укыганда ук күп мәгълүматлы булырга кирәк икәнне аңладым. Алай гына да түгел, анда күңел аша җибәреп тоярга кирәк. Намаз укуларын күрсәтү үк дин ягыннан мәгълүматлы булуыңны таләп итә. Еш кына мулла нинди булырга тиеш, дигән сорау куялар. Төрле булырга мөмкин дип әйтә алам. Кемдер мулланы әүлия, пәйгамбәр итеп күз алдына китерә, ә мин төрле муллаларны күрдем, дин юлына төрлечә кереп киткәннәрен дә беләм. Шуңа күрә минем Әсфәндияр - җыелма образ кебегрәк булды. Мәдрәсә генә тәмамлаганнар бар. Бар гыйлемлерәкләре, алар белән инде аралашу да кызыграк һәм җиңелрәк. Гомумән, алар белән аралашкач, тормышны башка яктан ачасың. Спектакльдән соң төрле сүзләр булды. Тамашачы да төрлечә кабул итте...- “Мулла куелышыннан соң үзеңдә үзгәрешләр сиздеңме?- Сиздем, Муса Җәлил премиясе лауреаты булдым. “Мулла спектакле дингә тагы да ныклабрак кереп китәргә булышты. Элегрәк тәнкыйть сүзләрен авыррак кабул итә идем. Хәзер сабырландым, бәгырь дә ката башлады. Төрле сүзләргә игътибар итми башладым. Без ‐ әсәрне сәхнәләштерүчеләр - өч ай казынабыз, ә кемдер бер карауда бәя бирә...- “Мәхәббәт FM спектакленең идеясе кайчан туды?- Ул күптән җитлегеп килә иде инде. Имештер, бер егет кеше тавышын үзгәртеп башкалар кебек сөйләшә ала. Хәтта көнкүрештәге мәшәкатьләрен дә шул юл белән хәл итеп йөри... Спектакль Илгиз Зәйниев (спектакльнең драматургы һәм режиссеры) өчен зур практика да булды. Аның ягыннан батырлык та дип әйтер идем. Әсәр языла барды, сәхнәгә куела торды... Театрның яшь артистлары тарафыннан ниндидер җиңелчә шаярып алу да иде бу. Безнең театрда эшли башлавыбызга биш ел тулып киткән икән инде. Үзенә күрә кечкенә генә юбилеебызны шулай билгеләп уздык. “Мәхәббәт FMның үз мәгънәсе бар. Без ихласлыгыбызны, мин-минлегебезне югалта барабыз. Бар нәрсә, хәтта үзара мөнәсәбәтләр дә ясалмалыкка килеп җитте. Табигыйлек юкка чыга бара, ниндидер битлек киеп йөрү гадәте керде. Үз йөзебезне югалта барабыз. Ә үз-үзеңә ниндидер имидж булдыру һәм аннан аерыла алмау - зур фаҗига. Безнең спектакльдә үз-үзеңне саклау турында сүз бара. Ә иң мөһиме: мәхәббәттә ихлас булырга кирәк. Мәхәббәт - тормышны алып бара торган илаһи энергетика. Мәхәббәттә ихлас булмасаң, ул үләргә мөмкин. Ә мәхәббәт үлсә, кешелек тә үлә дигән сүз. Спектакльдә ретро вакытларын да искә төшерәбез, олы буын җырчыларыбызга хөрмәт йөзеннән шулай эшләнелде. Хәзер лирика дөньясы югалып барган чорда “Мәхәббәт FМ аеруча отышлы спектакль дияр идем. Асылыбызга, ярата белүебезгә өндәүче әсәрне һәркем карарга тиештер дип саныйм.- Пародиягә маһирлыгың да шул куелыштан соң ачылды кебек?- Бу жанр белән бәләкәй вакыттан ук шөгыльләнәм. Күрше Назир абыйның ашаганын өйдәгеләргә чыгып күрсәткәнем хәтердә. Әни, әлбәттә, кеше үртәмә, дип ачуланып та алгалый. Кечкенәдән үк кешеләрне күзәтергә яратам. Үзем дә сизмәстән кемне дә булса өйрәнәм, тикшерә башлыйм. Әни дә безнең телевизордан күрсәткәннәргә бәя биреп утырырга ярата. Психологларга хас сыйфат дип әйтимме шунда?Теге яки бу шәхескә пародия эшләгәндә башка төрле уйлар, фикерләр килә. Ләкин без аларның күбесен төшереп калдырабыз. Театрыбызда төрле капустникларда күрсәтүдән башланып китте ул. Илгиз Зәйниев белән икәүләшеп текстын әзерлибез. Сәяси юмор - ул иң рәхәте. Ул бит күз алдыбызда ярылып ята.Шунысы да мөһим: пародияне һәркемгә ясамыйлар, аны бары тик чын шәхескә генә эшләргә мөмкин. Шәхсән үзем танылган, халык арасында абруй казанган, әйтер сүзе булган, үзенчәлекле кешеләргә генә пародия күрсәтергә алынырга җөрьәт итәм. Үзебезнең сәясәтчеләребез Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановка, Хәмдүнә Тимергалива, Илдар Хәйруллин, Салават абыйларга пародия ясыйм. Тамашачы тарафыннан алар шактый җылы кабул ителә.Кайбер артистларның зур сәхнәләрдән анекдот сөйләүләрен өнәп җиткермим. Намазга утырырга вакыты җиткәннәргә бигрәк тә андый эчтәлекле юмор сөйләп йөрү килешми, чөнки тәрбия ягы да бар бит әле. Акча эшлим дип ул кадәр ямьсезләнергә ярамый торгандыр. Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш. Элек нечкә ишарә генә ясый иделәр, хәзер ачып, ярып салалар.Көнкүрештә оятсыз нәрсәләрдән башка да темалар би-и-и-к күп. Универсиада, Олимпиаданы гына алыйк, аны төрле яктан күрсәтерә мөмкин бит. Һава торышының тотрыксызлыгын да әллә ниләргә ялгап сөйләргә мөмкин. Интеллектуаль темалар шәхсән үземә күбрәк ошый төшә.- Соңгы елларда театр тормышында нинди үзгәрешләр тоясың?- Шунысы куандыра, театрга яшьләр күп йөри башлады. Безнең курс килгәннән соң, яңа тамашачы барлыкка килгәне сизелә. Бар шундый тамашачыларыбыз: алар һәрвакыт безнең белән, спектакльләребезгә йөри, язышып, безнең хакта белешеп торалар. Һәрбер премьераның шатлыклы мизгелләрен безнең белән бергә кичерәләр. Театрдан чыккач, “Кочаклыйм әле сине, - дип кызларның да килгәне бар. Нишлим инде, кочаклагыз соң, дим. Артист тормышында моны табигый нәрсә дип саныйм.Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшим. Һәм сәхнә юлын сайлавымны да Аллаһыдан дип беләм. Бар бит шундый кешеләр: 5-6 ел техник вузларда белем алганнан соң да иҗади һөнәр сайлыйлар, сәнгатькә кереп чумалар. Андый һөнәр иртәме, соңмы - үз дулкыныңа чыгара. Башка өлкәдә үземне күз алдына да китермим, күңелсез, читен булыр шикелле. Үз-үзеңне күрсәтү, үзеңне раслау тарта торгандыр. Аллаһыдан бирелгән талант кешенең үзендә калырга тиеш түгел, ул чыгарга тиеш. Ә инде ниндидер сәбәпләр аркасында чыкмый кала икән, ул кеше авырый, депрессиягә бирелә башлый. Әле бит: “Мин сиңа сәләт бирдем, ә син шуны кулланмыйсың, - дип Аллаһы Тәгалә дә синнән сорый башлый. Кемнәрдер артист тормышын җиңел, романтик дип күз алдына китерә. Сәхнәдәге образың килеп чыга башлагач, кемдер җылы сүз җиткерсә, шул чагында синнән дә бәхетле кеше юк бу дөньяда! Кайчагында шәхсән үзем спектакль чыккач та әзер булмыйм. Әсәр куела-куела гына шомарам шикелле.- Артист халкы акча җитмәүгә зарланучан бит...- Тик торган, ялкау артистның гына хезмәт хакы аз була. Ә кайда ул акча күп түли торган эш? Укытучы, табиб, журналистларның хезмәт хакы зурмы? Миңа роль бирмиләр дип үпкәләп утырасың икән, юк инде билгеле. Бөтен җирдә дә шулай дип беләм. Бизнеста да китереп бирүче юк, көн-төн чабарга кирәк. Эшләгән артистның акчасы һәрвакытта да була. Артист даими камилләшергә, үз-үзен үстерергә тиеш. Талант бер процент булырга мөмкин, ә 99 проценты хезмәттән тора. Иҗатта үз гомереңне озынайтасың килсә, һәрвакыт үзеңне тонуста тотарга, гел ниндидер эш белән мәшгуль булырга кирәк.- Һаман өйләнмисең. Бик сайланасың, ахыры...- Аллаһыдан вакыт җитмәгәндер, насыйбы юк әлегә. Вакыт җиткәч, өйләнермен әле. Кызларга килгәндә, миңа күлмәк кигән кызлар күбрәк ошый. Сәхнә кешесе белән гаилә кормас идем. Мин гаилә җылылыгы яратам һәм балаларымның да әни тәрбиясе алуын телим. Театр тормышы катлаулы - икең ике якта гастрольдә йөргәндә, балаларны кем тәрбия кыла? Бу - минем өчен мөһим мәсьәлә. Интертат.ру Мөршидә Кыямова. 12 февраль 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра