РусТатEng

Фәридә Сафинага исемне Фәридә Кудашева хөрмәтенә кушканнар

Төп текст:hp://shahikaza.com//2015-01-22-08-47-32/2015-01-22-08-48-25/iem/10250-f%D3%99id%D3%99-safiaga-iseme-f%D3%99id%D3%99-kudasheva-h%D3%A9m%D3%99e%D3%99-kushkaa.hml Күптән түгел Камал театры артисты Фәридә Сафинага «Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исем бирелде. Шундый зур дәрәҗәгә ирешкән артист, 60 яшькә якынлашкан ханым белән еракта калган балачагы, шул чакның хатирәләре турында әңгәмә кордык.‐ Фәридә ханым, гаиләгез турында сөйләгез әле.‐ Үзем туып-үскән гаиләне генә гаиләм дип саныйм. Әти Сафин Мирхафизан белән әни Нуртдинова Зәйтүнә Актаныш районының Пучы авылында өйләнешеп, бераз гына яшәп калалар. Аннан әнине Мамадышка прокурор ярдәмчесе итеп күчерәләр. Ике абыем да Мамадыш районында туганнар, без сеңлем белән Сарман кызлары. Әти Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш инвалиды исемен йөртәсе килмичә, хәрби пенсиясен алмыйча, бик аз гына зарплатага эшләп яшәде. «Мин инвалид түгел, аяк-кулларым исән-сау килеш кайттым, үз аягымда йөрим, хөкүмәт җилкәсендә яшәмим, ‐ дия иде. Ул соңгы елларда мәктәптә укыту эшләре буенча завуч булды. Үзе исән чакта инвалид сүзеннән кимсенде, бер аягы аз гына аксый иде. Мин еш уйланам аның пенсиядән баш тартуы турында… Юллап, военкоматка барган булса, әтисез калганнан соң, әнигә тормышны тартып барырга җиңелрәк булыр иде дим. Әти сугыштан соң бары тик 16 ел яшәп калды, әни безне ялгызы аякка бастырды.‐ Фәридә апа, артка борылып карасагыз, гомерегезнең кайсы чагын сагынасыз?‐ Миңа Сарман бик якын. Туган нигезем бар… Мин 1957 елда туганмын, шул елны әниләр займ откан. Шулай итеп йорт салырга ярдәм иткәнмен, бәхетле бала дип юраганнар, йөзлек белән туганмын.Күбрәк бала чагымны сагынам. Әти исән чакларны кайтарыр идем. Мине әти бик ярата иде. Ике малайдан соң көтеп алынган зур кара күзле кыз мин. Миңа исемне Фәридә Кудашева хөрмәтенә кушканнар, аңа кадәр Рәхилә дип уйлаган булганнар. Кечкенә чактагы хатирәләрдән иң истә калганнары: әтинең төннәр буе кечкенә бүлмәсендә язып утырулары, күршедә «пожар дип кемнәрнеңдер кычкырып йөрүләре, хатынына үч итеп, исерек килеш Разин абзыйның янгын чыгарган чаклары күңелгә курку салган иде… Ә инде әнинең туган авылы Тугашка кайткач, Ык суында көймә белән абыйларым ярның икенче ягында балык тотып утыралар, мин аларга кул болгыйм, ишетмиләр. Ә минем абыйга яңа күлмәгемне күрсәтәсем килә, суга керәм, сай кебек. Кинәт ярдан төшеп киттем, ике стена арасында калган шикелле. Нишләргә? «Әти коткарыр дип уйлыйм үзем. Күңелгә иң беренче әти килде. Ул мине Сармандагы Минзәлә елгасына су керергә төшкәч, йөзәргә өйрәтәм дип, шаярып кына батырган иде. Менә шул чагым, Ык суына баткач, кинәт искә төште, кемдер миңа нишләргә кирәген әйтә башлаган кебек булды.Аннары тагын бер шундый вакыйга сеңлем белән булды. Шау­лап аккан су торбасыннан марля белән балык тотабыз, имеш. Ул су авырлыгына көче җитмәгәч, төште дә китте су чокырына. Чыкмый. Мин тагын теге Ык суын искә төшереп, чокырга чумдым. Ята аста сеңлем, өстенә су ага. Ярый янда классташ малайлар бар иде, мин тагын чумдым, шулай да күтәреп чыгардым. Әйләндереп салдык, авызыннан «голт итеп су чыккач кына елап җибәрде. Менә шул чаклар искә төшсә дә, йөрәк жу итә…Әти нык сагындыра. Аллага шөкер, әнием хәзер дә исән-сау. Әти сирәк кенә төшкә кергәли. Бик укымышлы тарихчы, укытучы кеше, халык арасында бик абруйлы агитатор иде. Аңардан берәр нәрсә сорасам, булыр, кызым, баегач та алырбыз, ди торган иде. Без кайчан баербыз икән, дип хыялланып утыра идем. «Кызыл кар яугач, ‐ дип тә җавап бирә иде. Кызыл карны көтә-көтә зарыгып беткәч, кызыл буяуны суга болгаттым да кар өстенә сиптем. «Әти, чык әле, кызыл кар яуган бит, ‐ дим… Әти ышанып чыкты. Елмаеп карап тора. Димәк, миндә театраль уенга омтылыш кечкенәдән булган. Сандык өстенә менеп баса идем дә балалар бакчасында өйрәнеп кайткан шигырьләрне кычкырып сөйли идем. Шунда бер тапкыр сандык өстенә басып бии-бии нәрсәдер күрсәттем. Әти көлә. «Карале, син, ахры, артист булырсың, ‐ ди. Минем кәнфит ясаучы апа булып эшлисем килә, кәнфитне күп итеп ашар идем туйганчы, дим. Шкафта һәрчак витаминнар тора иде. Әти: «Мә, кызым, бәләкәй кәнфит, ‐ дип, миңа аскорбин кислотасы бирә. Бер-­икене генә. Җитмәгәч, савыты белән ашый башладым, соңрак качырып куя башладылар. Шуңа да буй үскәндер. Сеңлем кечкенәрәк буйлы, шкафтан ала да алмый иде, аңа мин күп бирмәдем шикелле…‐ Бик иркәләгәннәр, ахры, сезне, Фәридә апа, хезмәт тәрбиясе эләктеме соң?‐ Эшләп үстек. Әти белән әни һәммәбезгә эшләрне бүлеп бирә, кайткач, эшләнешен тикшерә иде. Дөрес, малайларга күбрәк эләкте. Тагын бер вакыйга искә төште менә. Беренче сыйныфта «Ф хәрефен язарга өйрәнәбез. Өйдә язып килергә куштылар. Дәресне әти белән әзерлим. Шул хәрефне яза алмыйча интегеп беттем. «Үз исемеңнең баш хәрефен яза алмагач инде, ‐ дип оялтып та карый. Елый башладым. Бер ягы чыга, тигез булып языла, икенче түгәрәген ‐ уң ягын кечкенә итеп язам. Тәки өйрәнә алмадым мин аны, түгәрәге хәзер дә кечкенә чыга. Шәһри Казан. Ландыш Кабирова.1.06.2015ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра