РусТатEng

Фәрит Бикчәнтәев: “Киләчәктә театрга чит илләрдә татар спектакльләрен күрсәтергә омтылырга кирәк”

“Данлыклы Европа дип исемләнгән бишенче халыкара Кытай милли театрлары фестивален Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының “Хан кызы Турандык спектакле ачачак. Бүген бу хакта театрның 107 нче сезоны ачылу уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында хәбәр ителде. Билгеле булганча, әлеге спектакльне татар сәхнәсендә узган сезонда Кытай режиссеры Ма Джэньхон куйган иде. Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев хәбәр иткәнчә, бу спектакль фестивальдә 18-19 октябрь көннәрендә күрсәтеләчәк. Г.Камал театры труппасы Кытайга 14 октябрьдә китеп, 25 октябрьгә кадәр шунда булачак. Фәрит Бикчәнтәев билгеләп үткәнчә, киләчәктә театрга чит илләрдә татар спектакльләрен күрсәтергә омтылырга кирәк. “Чынбарлыкта үзебезнең нәрсәгә ия икәнлегебезне күрсәтү мөһим, - дип саный баш режиссер, чит илләрдән режиссерлар чакырып китереп куелган пьесалар белән аларның ватанына гастрольгә баруның бернинди дә авырлык тудырмавын билгеләп үтеп. Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ, Римма Гатина
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра