РусТатEng

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрында 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әлеге театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 50 яшьлек юбилеена багышланган бенефис үтте. Юбилярны котларга дип ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, коллегалары һәм аның иҗатын сөючеләр килгән иде. Минтимер Шәймиев, Фәрит Бикчәнтәевны тәбрикләп, аның театр мохитендә үскән талантлы режиссер булуын билгеләп үтте. “Ун ел элек Марсель Сәлимҗанов үлгәч, безнең өчен бу зур югалту булды һәм Г.Камал исемендәге театрның баш режиссеры итеп кемне билгеләү мәсьәләсе килеп туды. Озак кына фикер алышулардан соң бу эшне Ф.Бикчәнтәевка тапшырырга карар кылынды. Без бүген бу карарның дөрес булуын күрәбез, - диде Минтимер Шәймиев. Оренбург драма театры Рифкать Исрафилов, Минтимер Шәймиевнең сүзләрен куәтләп, ул чакта кабул ителгән карарның дөрес булганлыгын белдерде. “Мин бүген милли театрлар арасында әлеге театр коллективының, бу күренекле режиссерның нинди урын алып торганлыгын беләм. Бүген театр талантлы кеше Фәрит Бикчәнтәевның лаеклы кулларында, - дип билгеләп үтте Р.Исрафилов. Кичәдә котлаулар белән РФнең атказанган артисты Владимир Носик чыкты.Ул юбилярны Малый театр һәм аның сәнгать җитәкчесе Юрий Соломин исеменнән котлады. “Сезнең өстә - зур җаваплылык, милли театр буларак, милләтне саклау бурычы тора. Милли рух нык була. Мине сезнең спектакльләргә килүчеләргә яктылык алып килүегез шатландыра, - диде ул. Бүген юбиляр исеменә бик күп телеграммалар килгән. Аларны республика җитәкчелеге, коллегалары юллаган. Кече академия драма театры сәнгать җитәкчесе һәм директоры Лев Додин Фәрит Бикчәнтәевның яшь булуына карамастан, мактаулы исемнәргә лаек булуы, җаваплы урында эшләвен билгеләп үтә. “Сезнең кулларда ‐ менә дигән милли театр һәм ул үсештә. Сез гомумевропа һәм милли сәнгатьнең табигый синтезын күрсәтәсез, - дип, ул юбилярның әле озак еллар театрга хезмәт итүен теләп калды. Кичәдә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә куйган “Бабайлар чуагы, “Хушыгыз, “Телсез күке спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде, юбилярны гаиләсе, укучылары, труппа котлады. Аны шулай ук җырчылар Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, «La Pimavea оркестры котлады. Бенефис юбилярның үз чыгышы белән тәмамланды. Ул үзен котларга килүчеләргә рәхмәт белдерде. “Мин бәхетле кеше, чөнки монда тудым һәм үстем. Бу дәрәҗәгә җитүем өчен мин укытучыларыма рәхмәтлемен. Мин ‐ театр баласы. Театрыбыз һәм халкыбыз яшәсен, - дип, сүзен тәмамлады юбиляр Казан, 23 май, «Татар-информ, Римма Гатина
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра