РусТатEng

Фоссе татарга кирәкме?

Бу әсәрнең ни өчен сәхнәгә куелганын аңламадык. Максаты нәрсәдән гыйба­рәт? Премьерадан соң ха­лык­ның шундый фикерлә­р белән таралуы мине дә битараф калдырмады. Әлеге гаҗәпләнүчеләр арасында хәтта театр артистлары да бар иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Норвегия драматургының “Җәй­нең бер көнендә пьесасы буенча куелган спектаклен сәхнәләштерде. Режиссеры ‐ Фәрит Бикчәнтәев. Спектакльне премьерага кадәр иң әүвәл журналистларга күр­сәттеләр. “Җәйнең бер көнендә әсәре Россиядә беренче тапкыр гына куела. Татар сәхнә­сенә бу спектакль кирәкме? ‐ дигән сорауга янә кайтыйк. Кече сәхнәдә барачак әлеге пьеса театрда куела торган заманча спектакльгә дә, татар классикасына да аваздаш тү­гел. Тамашачы зал тутырып карарга йөриячәк дип тә өз­дереп әй­теп булмый. Чөнки безнең халык андый спек­такльләр карап тәрбиялән­мәгән. Бер караганда, әсәрнең сюжеты бик гади кебек. Төп герой яки хатын (аны Татар­станның халык артисты Люция Хәми­това башкара) ире­нең ни өчен үз тормышыннан югалуын, аннан китүен аңлар­га тели һәм яшьлегендәге вакыйгаларны искә төшерә. Спектакльдә ха­нымның яшь чагындагы бә­хетле мизгеллә­ре һәм шул вакытларны сагынып, үткәне бе­лән гомер кичергән бүгенге тормышы күзаллана. Вакыйгалар төп героиняның монолог­лары бе­лән үрелеп бара. Кемдер бу спектакльне фес­тивальләр өчен генә куела дияр. Килешәм, без театр­ларда спектакльләрне фес­тивальләргә һәм көндәлек әсәрләргә бүлә башладык. Әмма театрга мондыйлары да кирәк. Танылган артист Ринат абый Таҗетди­нов белән сөй­ләшеп утырганда: “Без чит ил классикасын уйнап камил­ләштек, шомардык. Мондый геройлар актерны үстерә. Хәзерге буынны ныгыту өчен нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итү кирәк, ‐ дигән иде. Дө­рес, актерларны чарлау өчен үзгә спектакль­ләр кую зарур. Миңа бигрәк тә сәхнә би­зәлеше һәм вакыйгалар бе­лән бергә төсләр, яктылык­ның үзгәрүе ошады. Театрдагы бертөрле декорацияләргә күз ияләшеп беткәнгәдерме, биредә бөтенләй икенче сәхнә ачылган кебек булды. Яңа дөнья, яңа төс­мер... Геройларның халәтен ачып бирүдә, аларның үткә­ненә һәм бүгенгесенә чигенеш ясауда елак яңгырның тә­рәзәгә бәреп явуы да, диң­гез шавы да, табигатьнең дулавы да, чиксез офык киңлеге дә, җәйге җылы җилнең чәч­ләрдән сыйпап үтүе дә тәэсир ясый. Бу яңалыкта, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы Булат Ибраһимов һәм Санкт-Петербургтан килгән, Россия театрларында билгеле шәхес, яктылык буенча рәссам Евгений Ганзбургның өлеше бик зур. Кайбер рәссамнарга алар­дан сәхнә бизәлешен, яктылык буенча кануннарны өйрәнү комачауламас иде. Мондый спектакль кирәк­ме, дигән мәкалә башында бирелгән сорауга кайтып, тагын бер тамашачының фикерен җиткерәсе килә. “Бәлки бу әсәрне актерларга роль җитенкерәмәү сәбәпле куялардыр, ‐ дигән иде ул. Бәл­ки. Миңа калса, монда кече сәхнәне эшкә җигү дә күзал­лана, тамашачыны зур сәхнә­дә генә “тотмыйча, яңа форматтагы спектакльләргә ия­ләштерү дә исәпкә алынадыр. Биредә актерлар да төр­лечә ачыла. Төп рольне уйнаган Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың уены берәүне дә битараф калдырмагандыр. Йон Фоссеның герое шулкадәр үзгә, хисчән. Хатынның холкын, эчке киче­решләрен җиткерүче актерга гаҗәеп катлаулы миссия йөк­ләнгән. Актриса әлеге рольгә шулкадәр тирәнтен кергән. Нәфис зат кавеменнән булганнарга аның психологик ки­черешләре шулкадәр тәэ­сир итте ки, бүгенге заман шаукымының төп бәласе булган ялгызлык, икенче яртың­ны югалту хисләре күпләрнең күңелен айкап, бәгыренә ук булып кадалды. Әлбәттә, төп геройның уенын үткәнендәге “мин дә тулыландырып килә. Хатынның яшь чагын Ләйсән Фәйзулли­на уйнады. Миңа калса, ул бу рольдә ачылып бетмәгән чә­чәкне хәтерләтте. Чөнки аның уенында элеккеге рольләрен­дәге аваздашлыкны тоярга мөмкин иде. Сөйләмендә дә, уенында да. Әсәрнең формасы үзенә бертөрле укылышны таләп итә, чөнки төп мәгънә эчтәлеккә генә корылмаган дисәләр дә, актер эчке ки­че­решләрен тамашачы хозурына тәкъдим итә алмый икән, тамашачы спектакльне тулаем кабул итә алмый. Әйтик, Асле ролен башкарган Илнур Закировның сөйләме безгә тәэсир итә алмады. Аның уенында ниндидер ясалмалылык, салкынлык бөркелә. Минем шәхсән фикерем генә түгел бу, янымда утыручыларга да герой ошап бетмәде. Хатынның дус кызы ролендә уйнаган Алсу Каюмова, яшь чактагы ахирәте Гөлчәчәк Гайфетдинова исә күркәм кү­ренделәр. Гөлчәчәк бөтенләй икенче яктан ачылды. Гадәттә тәрҗемә әсәрлә­ренә йөз чөереп караган тамашачыны әсәрнең камиллеге дә борчый. Норвегия драматургы әсәрен Резеда Гобаева тәрҗемә иткән. Бик камил тәрҗемә дип әйтеп булмый. “Ул бит русча шулай язылган, без аны үзгәртә алмыйбыз, ‐ диючеләр дә бар, әлбәттә. Әмма безнең татар телебез бик тә бай бит. Шөкер, балыкларның татарча атамалары да бар. Аннан бер тел­дән икенчесенә турыдан-ту­ры тәрҗемә итү безне бизәп бетерми. Шулай да тәрҗемә спек­такльләре халыкка кирәкме, дигән сорауны кабыргасы бе­лән куйсак, шуны әйтергә мөм­кин: театр андый әсәрләр белән акча эшли алмый, мондыйларны “касса спектакле түгел дип кенә җибәрәләр. Ләкин мондый пьесалар без­гә кан алыштыру өчен кирәк. Халкыбызны тәрәзә төбендә гармун тартып сөйгәненә җыр җырлаган, күл буенча үзенең мәхәббәт хисләрен аңлаткан “сабын операла­рыннан арындыру, дөньяга башка күзлектән карау өчен кирәк. АлсуХӘСӘНОВА Ватаным Татарстан 12.02.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра