РусТатEng

Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов

Төп текст :hp://sahe.u//compoe/k2/iem/923-g-kamal-isemed%D3%99ge-aa-d%D3%99%D2%AFl%D3%99-akademiya-eayi-diekoyi-ilfi-yakupov Театр 109нчы сезонын, традиция буенча, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл спектакле белән ачып җибәрә. Быелгы сезон премьераларга, гастролләргә бай. Инде сентябрь аенда, сезон ачылганчы ук, Казахстанның Алма-Ата шәһәренә гастрольләр көтелә. Анда өч спектакль алып барылачак.Премьералар, гастрольләр һәм, гомумән, сезон югары дәрәҗәдә узсын өчен зур көч сарыф ителә. Чөнки йөз еллык тарихы булган Камал театрын, Россиякүләм генә түгел, ә инде чит илләрдә дә беләләр, таныйлар, яраталар. Тамашачыга килгәндә, театр белән тамашачы арасында тыгыз бәйләнеш бар. Безнең театрда аеруча. Соцчелтәрләрдәге фикерләр, театрга килгән хатлар да моңа бер дәлил булып тора. Тормыш бик тиз үзгәрә, заманадан артта калырга ярамый. Шуның өчен дә, без, узган сезонның башында, театрның рәсми сайты аша электрон билетлар сату хезмәтен булдырдык. Бүгенге көндә һәр 10нчы билет электрон челтәр аша алына. Бу безне сөендерә. “Үткәнен белмәгәннең ‐ киләчәге юк- диләр. Соңгы берничә ел эчендә элек куелган спектакльләрне яңадан сәхнәгә кайтару башланды. Әлбәттә, алар бөтенләй башка төрле. 108 сезонда Г. Камалның “Банкрот спектакле сәхнәгә менсә, нәни тамашачыларыбыз өчен кече залда “Авыл эте Акбай спектакле куелды. Кече залны “эксперименталь мәйдан дип атасак та ялгыш булмас. Бу залда иҗади очрашулар, сәнгати кичәләрдән кала, үзенчәлекле спектакльләр дә уйнала. Аларның үз тамашачысы бар. Мәсәлән, театрга яңалык кертүче “Җәйнең бер көнендә спектакле 21.00 сәгатьтә башлана. Бу вакытта театрга чын күңелдән кызыксынган, үзе өчен мөһим дип санаган тамашачы гына килә аладыр. Элеге спектакль инде күп фестивальләрдә катнашып, тәнкыйтьчеләр тарафыннан бик югары бәяләнде. Бу сезонда исә, минемчә, тагын бер бик кызыклы, яңача куелышта премьера көтелә: У. Шекспирның “Ричард III трагедиясе. Спектакль, шулай ук, кече сәхнәдә барачак. Театрыбызның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Н. Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин спектакле өстендә репетицияләрен алып барса, Радик Бариев инде октябрь башында сезонның тәүге премьерасы - башкорт драматургы Флорид Бүләконың “Сөясеңме сөймисеңме әсәрен сәхнәгә чыгара. Премьераны тамашачылар 4 октябрьдә күрә алачак. Сезоныбыз уңышлы, залларыбыз тулы, илләребез тыныч булсын. Сәхнә журналы.18 сентябрь 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра