РусТатEng

Г.Камал исемендәге театр директоры вакытсыз китеп барды

26-нчы февраль көнне кичен Г. Камал театры директоры, ТР Театр эшлекләре берлеге идарәсе әгъзасы һәм театр директорлары оешмасының рәисе, РФ һәм ТР атказанган мәдәният эшлеклесе Шамил Зиннур улы Закиров вафат булды. Шамил Закиров 1985 елдан бирле Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының алыштыргысыз директоры булды. Шамил Зиннур улының ни дәрәҗәдә талантлы, зирәк һәм авторитетлы булуы бөтен төрки дөнья театрлары, аерым алганда, Татарстан республикасының эшлекләренә мәгълүм. 2011-нче елда Шамил Закиров ТР Театр директорлары оешмасы каршында оештырылган Театр эшлекләре берлеге рәисе итеп сайланды. Шамил Зиннур улы үзенең театры турында кайгырткан кебек үк, Республиканың бар театр өлкәсе турында да тирән кайгыртып яшәде. ТР Театр эшлекләре берлеге Шамил Зиннур улының туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең олы кайгыларын уртаклаша. “Берлек үзенең әйдәп баручыларының берсен югалтты. Аның белән бергә татар театры тормышының тулы бер дәвере китә, - дип әйтелә ТР Театр эшлекләре берлеге чыгышында. Белешмә Закиров Шамил Зиннур улы 1945-нче елның 15-нче мартында Татарстан республикасының Чистай районы Нарат-Елга авылында туган. Казан химия-технология институтын (1970), Ленинград дәүләт мәдәният институтының мәдәни-агарту эшләре кафедрасы аспирантурасын тәмамлый (1972). 1979 ‐ 1985-нче елларда Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик мәдәният сараенда директор булып эшли, шуның белән бергә 1982 елда Шәһәр советы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1985 елның 5-нче февраленнән ‐ Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының директоры. 1998 елдан “Нәүрүз Халыкара төрки театраль фестиваленең директоры. 2011 елдан ‐ ТР Театр эшлекләре берлеге идарәсе әгъзасы һәм театр директорлары оешмасының рәисе. Казан мәдәният һәм сәнгать университеты доценты. РФ һәм ТР атказанган мәдәният эшлеклесе.KZN.RU, 27-нче февраль
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра