РусТатEng

Хәлим Җәләлов: «Язучылык ул хобби гына»

Төп текст: Татарстанның халык артисты, язучы Хәлим Җәләлов белән юбилей алдыннан әңгәмә: ‐ Хәлим абый, еллар өстәлгән саен, олыгаю куркытмыймы? Ниләр турында уйланасыз? ‐ Олыгаю табигый хәл, әлбәттә. Әмма әле сәламәт булып яшисе килә. Хатынны яшәтәсе килә. Олыгаям, дип елап утырып булмый. Һәрвакыт формада булырга кирәк. Аллага шөкер, 75 яшькә дә җиттек. Иң бәрәкәтсез нәрсә ул ‐ адәм баласының гомере һәм вакыт. Беренче сыйныфка барган көнем әле генә сыман, күз алдында. Мин мәктәптә укыган елларымны сагынам. ‐ «Бишлегә генә укыган малайның тәртип ягы ничегрәк иде соң? ‐ Кайда ул тәртип, бик шук идем мин. Тәртип ягыннан үрнәк булдым дип әйтә алмыйм. Беренче тапкыр мәктәпкә барган көнем бүгенгедәй күз алдымда. Әни миңа үзе теккән бумази чалбар кидертеп җибәргән иде. Мәктәпкә барсам, анда гимнастерка кигән егетләр тулган. Безне ул көнне кайтарып җибәрделәр. Шунда болыннан кайтканда, бөтен чалбарым сырганаклар белән тулды. Кайткач, әни белән аны чүпләп җәфаландык... Аннары, хәреф танып укырга кергәнгә күрә, дәрес­тә һич тик утырасы килми иде. Беренче гонорарымны алты яшемдә шигырь сөйләп алган идем. Бер дәфтәр белән карандаш биргәннәренә ул чактагы куануларымны белсәгез! Бервакыт өченче сыйныфта укыганда, үземнең акбурымны Бәдамша дус­тымның сыбызгысына алыштырдым. Шул көнне, укытучы дәрес­кә килеп керү бе­лән, сызгырып та җибәрдем. Ул минем сыбызгыны алып куйды. Ә мин ул көнне аның безгә киләсен белеп торам. Өйгә кайтсам, укытучы килеп өйдәгеләргә әйткәннән соң, әни белән абыйлардан эләгәсен дә бик яхшы сизәм. Сентябрь ае иде, өстемдә күлмәк белән чалбар гына. Тоттым да кичкә таба күрше Чирмешән авылында яшәүче туганнарыма китеп бардым. Мин шулай кич кенә килеп кергәнгә, алар аптырап калдылар. Ул көнне мине эзләп бөтен авылны куптарганнар. Бер иптәш малай әйткәч кенә тынычланганнар. Икенче көнне мине абый килеп алды. Өйгә кайткач, тагын әнидән эләкте. Шул шуклыгым аркасында унынчы сыйныфта мәктәптән дә куа яздылар үземне. Шуннан соң ике атна тын алырга да куркып йөрдем. Ә барыбер мәктәпне медальгә тәмамлап чык­тым. ‐ Хыялсыз кеше ‐ канатсыз кош кебек, диләр. Әлегә хәтле тормышка ашмаган хыялларыгыз калдымы әле? ‐ Андый хыял бөтен кешедә буладыр ул. Гоголь әсәрләрендә уйныйсым килгән иде минем. Бигрәк тә аның «Ревизорында ‐ Хлестаковны, «Өйләнүендә Кочкаревны уйнарга хыялландым. Әмма ни хәл итәсең, син сорыйсың алтыны, Ходай бирә яртыны, диләр бит. Буш хыялларга алданып йөрмәскә кирәген дә беләсең... Ә шулай да хыялларның күбесе тормышка ашты. Авыл хуҗалыгы институтыннан китеп, театр училищесын тәмамладым, яраткан эшемдә эшләдем, яраткан кешемә өйләндем. ‐ Флюра апа белән танышкан мизгелләрегезне дә искә алыйк әле. ‐ Ул мине беренче мәр­тәбә 1966 елда спектакльдә күреп калган. Бервакыт мин гас­троль­ләрдән кайтып төшкәннән соң, театрга килдем. Ул чакта эшче генә булып йөргән Шамил Закиров белән хәл-әхвәл белешеп торганда, бер чибәр кыз безнең янга килеп сөйләшә башлады. Ул Шамилнең танышы Флюра икән. Мин аңа күз салып куйдым һәм шул ук көнне озата да бардым. Аны күргәч, башка кызлар да онытылды. Ул яңа гына университет тәмамлаган иде. Әлмәт районының Колшәриф авылында бер ел укытып кайтты. Аннары гаилә корып җибәрдек. Дилбәр бе­лән Миләүшә исемле ике кыз үстердек. Үзләре икътисадчы һө­нәрен сайласалар да, театрга йөрергә яраттылар. ‐ Артист сәхнәдән китсә, авыруга сабыша, диләр, ә сезгә яраткан рольләрдән аерылу ничегрәк? ‐ Җиңел түгел, билгеле. «Муса Җәлил спектак­лендә ‐ Янгирны, «Җиргә тапшырылган серләрдә ‐ Шәрифҗанны, «Күк капусы ачылсада ‐ Гайфине, «Диләфрүзгә дүрт кияүдә Шәкүрне бик яратып уйнадым. Соңгысын 601 мәртәбә уйнарга туры килде. ‐ Сез тормышта туры сүзле, икейөзле түгел. Ә сәхнәдә куштан, ялагай кешеләрне дә бик оста уйныйсыз. Андыйларга мөнәсәбәтегез? ‐ Мин аларны яратып уйныйм. Әмма тормышта андый булырга язмасын дип телим. ‐ Пьеса начар булган саен, артистлар анда яхшырак уйный, дигәннәре белән килешәсезме? ‐ Үземә һәрвакыт әйбәт уйнарга дигән шарт куйдым. Әгәр пьеса начар булса, андыйларга махсус күренекле артистларны алалардыр ул. ‐ Сез үзегез дә каләм тибрәтә торган артист, Язу­чылар берлеге әгъзасы булып торасыз. Үзегезнең дә пьеса язып куйдырганыгыз юкмы? ‐ Юк, минем балалар өчен язган «Тылсымлы йозак, «Шәрә бүре, «Шомбай хәйләсе кебек әкиятләрем генә сәхнәгә куелды. Үземне язучы дип санамыйм, ул минем хобби гына. Шушы көннәрдә биш әкият-поэмадан торган җыентыгым дөнья күрергә тиеш. Моңа кадәр биш китабым чыккан иде инде. Мин тәрҗемә иткән пьесалар күп. Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман, Равил Бохараевның «Тимер борчак, Генрик Ибсенның «Өрәкләр әсәрләре театрда минем тәрҗемәдә куелды. ‐ Балалар өчен язарга нәрсә этәрде? ‐ Балаларны бик яратам. Үзебез гаиләдә җиде малай үстек. Балачакта абыйлар сәкегә сузылып ятып әкиятләр сөйлиләр иде. Ә мин аларны йотлыгып тыңларга яраттым. Кечкенә чактан ук шул әкиятләрне ярату канга сеңгән. ‐ Үз оныкларыгыз да сезнең әкиятләрне укып үстеме соң? ‐ Дүрт оныгым бар. Алар бигрәк тә мин укыганны тыңларга яраттылар. ‐ Язучылар арасында үз киңәшләрен бирүчеләр булдымы? ‐ «Шәрә бүре әкиятен язганнан соң, Фәнзаман Батталга укыткан идем. Ул миңа: «Бүрене үтермә инде, койрыгын гына өздер , ‐ дип киңәшен бирде. Ул әйткәнчә эшләдем. Бөек шагыйрьләр Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләм, язуымны хуплап, Язучылар берлегенә керергә тәкъдим иттеләр. ‐ Сез калын дәфтәрләргә язып барган төрле шагыйрьләрнең шигырь­ләрен, мәкальләрен күреп, хәйран калырлык. Аларны нәрсә өчен шулай язып бардыгыз? ‐ Ул дәфтәрнең беренчесе 1965 елда башланган иде. Анда татар халык мәкальләре дә, башка халыкларныкылар да бар. Шулай ук төрле халыкларның акыл ияләренең фикерләре дә, такмаклар да бар анда. Унөч томлык халык авыз иҗаты да минем китап киштәсендә урын алган. Шигырьләрнең үзе­мә ошаганнарын төрле китаплардан җыям. Гастрольләргә барганда да аларны үземнән калдырмыйм. Юлда да шигырьләр укыйм. Шигырь бит ул теләсә кемнең күзеннән яшь чыгара ала. Миңа кул астында һәрвакыт яхшы шигырь булуы кирәк. Сәхнәдән дә шигырьләр укыр­га яратам. ‐ Артистның иң зур теләге? ‐ Театр яшәсен. Көч-куәт булганда, сәхнәдә уйнарга насыйп булсын. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина. 24.04 2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра