РусТатEng

Хәлил өйләнергә җыена


Төп текст:http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2654

Камал театрында шау-гөр килгән төркем күренсә, тагын безнең Фәннүр шигырь чыгарып, кешеләрне авызына карата икән, дип нәтиҗә ясап куялар. Камалда әнә шундый җор телле артист бар. Әлегә без Фәннүр Мөхәммәтҗановны башлыча комик рольләрдә күрдек. 3 октябрьдә          Илгиз Зәйни сәхнәләштергән “Галиябану” премьерасында ул Хәлилне уйнаячак.


– Фәннүр, камаллылар сиңа, артистлык – каныңда, дигән диагноз куйган. Бу “чир” беренче тапкыр кайчан үзен сиздерде?


–  6 сыйныфта укыганда, Габдулла Тукайның “Шү­рә­ле” поэмасын ятладым. Болай гына түгел, бүлмәдән кеше­ләрне куып чыгарып, көзге алдына басып, Тукай дөнья­сына кереп чума идем. Шул­кадәр мавыктырды бу, әсәр­не тулаем ятлап бетер­гәнемне сизми дә калдым. Мавыгу арткан саен, өйдә дә шул дөнья әй­бер­ләре күренә башлады. Бү­рәнә алып кердем, башкасын... Минем өчен яратып ятлау, әкиятне үзең аша үткәрү табигый булган. Хә­зер менә энекәшнең көчкә 2-3 куплетлы шигырьне өйрәнүен күрәм дә, 11-12 яшьлек бала өчен күләмле әсәрне сеңдерү, аны уйнап күрсәтү гадәти нәрсә түгел икәнлеген аңлыйм. Шуннан төрле бәйрәмнәрне оештыруда башлап йөрүче булып киттем. Сыйныф җитәкчесе минем сәләтне күреп алды да кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. 9 нчы сыйныфка килеп җиткәндә, миндә артист буласы килү теләге генә калган иде.  Телевизордан эстраданы карап үскәнгә, үземне алып баручы ролендә күрә идем. Га­лиәс­гар Камал ар­тис­ты булырмын дип башыма да китермәдем. Укырга килгәч, Фәрит Бикчәнтәев минем ише “эстрад­ник”­ларның дөньяга карашын үзгәртте.


– Авыл кешесе артист һөнәрен җитди кабул итеп бетерми  бит әле. Якын­нарың синең театр училищесында укырга телә­вең­не ничек кабул итте?


– Әти бу көннәргә кадәр яшәмәде шул, гүр иясе булды... Җыр-моңга гашыйк кеше, эчтән генә гел көйләп йөри иде. Аның әнисе, әбием мөнәҗәтләр яза, вакыты булганда пьесалар укырга ярата. Бабамның Казанда яшәүче энесе  – оста гармунчы. Әти ягыннан артистлык галәмәте булган һәм ул иҗат кү­зәнәкләре миндә үрчеп киткәндер инде. Театр училищесына керергә телә­вем­не барысы да аңлап бетер­мәде, билгеле. Сыйныф җи­тәк­чесе бик хуплады, туганнарым арасында бу уйдан кире кайтырга үгетләүчеләр дә булды. Янәсе эшмени ул, акчасы да юк, хәзер икътисадчылар кирәк, фәлән-төгән. Иң мөһиме, әни ризалашты. Ул хәерхаһлы булгач, баш­ка­ларның фикере борчымады.


– Кемнәрне үзеңә үрнәк итеп куясың?


– Хөрмәт иткән, алар кебек буласы килгән шәхесләр бар. Бигрәк тә кешелеклелек ягыннан. Әйтик, Хәлим абый Җәләлов, Равил абый Шә­рәфиев, Ренат абый Таҗет­динов. Аларны бик хөрмәт итәм, һәрбер чыгышларыннан сабак алырга тырышам. Гомумән, Камал театрындагы һәрбер артисттан нәрсәдер алып, нәрсәгәдер өйрәнеп була.


– Син санап киткән артистлар юморга да бай бит әле.


– Миңа шундый кешеләр ошый да инде! Равил абый сәхнәгә чыгып кына басса да, кешене көлдерә ала. Ә кеше көлдерү ул – бик авыр хезмәт, беләсегез килсә. Мин театрда дүртенче сезонны гына башладым әле. Эзлә­нүдә дип әйтә алам. “Хуҗа Насретдин”дагы комик ролем дә, “Мәхәббәт FM”дагы биюче роле дә, “Банкрот”­тагы хезмәтче ролем дә якын һәм кадерле. Ә инде “Галиябану”дагы Хәлил – беренче зур ролем.


– Фәрит Бикчәнтәев матбугат конфе­ренция­сендә “Галиябану”дагы Фән­нүр Хәлиле узганнарына охшамаган дип әйт­те. Синең образың нинди, кай ягы белән аерылып тора?


– “Галиябану” – классик әсәр. Аны бөтен кеше яттан белә, шуңа күрә анда тәҗ­рибәләр ясап булмый. Без талпынып караган идек тә, барып чыкмады. Монда уйнау манеры үзгә дип әйтә алам. Бу Хәлилдә минем ки­черешләр, минем фикерем. Ул ялгыз, аның 13 яшендә үк кабынган мә­хәббәте бар, аны шул хис яшә­тә. Монда самимилек, соклану, югалтудан курку. Авыл егетенә хас булган бөтен сыйфатлар бар бу образда. Үзем дә авыл егете булгач, бу роль миңа бик якын булды. Аның шунысы да кызык бит әле: “Галиябану” Камал сәх­нәсендә соңгы тапкыр 24 ел элек уйналган булган. Ә мин бер елдан соң дөньяга кил­гәнмен.


– Хәзерге заманда Хәлил-Галиябану мәхәб­бәтенә урын бармы соң?


–  Миннән соңгы вакытта, мәхәббәт, саф сөю кебек хисләр искермәдеме, дип еш сорыйлар. Мин аларга спектакль ис­керергә  мөм­кин, әмма тема, фикер һаман да актуаль, дип җавап бирәм. Әти-әни­ләрнең баласына яхшырак язмыш телим дип ялгышулары әле дә булып тора. Байлар белән фә­кыйрьләр арасындагы каршылыклар да актуаль. Бу заманда чын хисләргә урын юк дигән сүз белән дә килешеп булмый. Шуңа күрә спектакль яши, аңа әледән-әле мөрәҗәгать итеп торалар. Бары тик ритм, темп кына үзгәрә.


– Киләчәккә нинди уй-ниятләр белән яшисең?


– Миңа өйләнергә ки­рәктер инде...

"Ватаным Татарстан". Гөлинә Гыймадова. 30.09.2015 ел. 

0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра