РусТатEng

Хан кызы Турандык

Танылган итальян драматургы әсәрен сәхнәләштерү театр коллективыннан аеруча зур җаваплылык, ачышларга, экспериментларга омтылу һәм яңа караш таләп итте. Эш менә нәрсәдә: «Хан кызы Турандык ‐ яшерен идеологик мәгънә салынган театраль легенда, тормышка гашыйк совет сәнгатенең көч-гайрәте символы. Евгений Вахтангов 1922 елда, инде авыру килеш, бу әкиятне МХТның Өченче студиясендә (соңрак ‐ Вахтангов исемендәге театр) сәхнәләштерә. Бу куелыштан җиңеллек, юмор, кояш энергиясе шулкадәр ташып тора ки, әлеге вакыйга озак елларга хәтергә уелып кала. Күнегелгән, психологик яктан төгәл, тормышчан куелыш урынына режиссер шаян яшь труппа катнашындагы тамаша тәкъдим итә. Үзәктә ‐ персонаж түгел, ә актер. Спектакль гаҗәеп рәвештә җиңел, нәфис илтифатсызлык белән куела. Беренче планга тормыш чынбарлыгы түгел, ә иҗатның чынлыгы чыгарыла. Тамашачы хозурында ‐ шартлы, әкияти күренештә үз героен күрсәтеп уйнарга теләүче һәм шуңа ирешүче актер. Үз чоры өчен заманча алымнан, нәтиҗәдә, актерлык осталыгының «Вахтангов мәктәбе башлана, ә «Хан кызы Турандык театрның шартлы, уенга корылган табигатенең символы, актерларның шаярулы импровизацияләре өчен нигез булып китә. Совет театрында бу үзенә күрә бер штампка да әверелә. Шул ук вакытта, теләсә кайсы классик әсәр сыман, «Хан кызы Турандык та бер генә мәгънәле түгел. Аны төрлечә тасвирларга мөмкин. Моның дәлиле ‐ Пуччининың шул ук исемдәге операсы. Бу әсәрдә беренче планда ‐ опера сәнгатенә хас булганча эпик киңлек һәм купшылык белән күрсәтелгән тирән һәм кайнар мәхәббәт тарихы. 2010 елда Пушкин исемендәге Мәскәү дәүләт драма театрында «Хан кызы Турандыкны рус театры өчен классик булган психологик юнәлештә сәхнәләштерделәр. Режиссер Константин Богомолов үзенең спектаклендә берләштереп булмаслыкны ‐ Гоцци әкияте белән Достоевскийның «Идиот романы мотивларын бергә куша. Һәм бу ‐ уйдырма эксперимент түгел, ә ике әсәрнең тирән охшашлыгыннан килеп чыккан үтә дә табигый нәтиҗә. Режиссер үзе бу хакта болай ди: «Хан кызы Турандыкны куярга алынганда мин Достоевский турында уйламадым да. Бу берләштерү репетиция процессында барлыкка килде. Миңа яңа Халәф кирәк иде. Үзенә генә хас дөньясы һәм кешеләр белән аралашу рәвеше булган князь Мышкин исемә төште. Бу ике әсәрнең герой һәм герои нялары бик охшаш икән бит! Мышкин белән Халәф икесе дә көнчыгышка көнбатыштан кил гәннәр, икесе дә ялгыз. Тегесе дә, монысы да таныш булмаган кызның рәсемен күрәләр дә гашыйк булалар. Берсе ‐ Турандыкка, икенчесе ‐ Настасья Филипповнага. Героинялар да ‐ икесе дә сәер, икесен дә әйләнә-тирәдәгеләр кабул итми, икесе дә чын мәхәббәт алып киләчәк кешене көтә. Чыннан да, Халәф белән Турандыкның мәхәббәт тарихы бормалы һәм шартлы әкияти сюжет фонында гадилеге һәм психологик чынбарлыгы белән җәлеп итә. Бу борынгы, әмма беркайчан да искермәс тарих. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт көрәшендә бары бирелеп кенә җиңеп була. Бераз алга китеп шуны әйтәсе килә, камаллыларның спектаклендә Алсу Каюмова белән Искәндәр Хәйруллин дуэты нәкъ шундый чишелеш тапкан. Халәф үзенең беркатлылыгы, чисталыгы, гадилеге белән князь Мышкинны хәтерләтә. Хәтта хан кызын күргәч, хушын җуеп егылуы белән дә. Искәндәр Хәйруллинның табигый актерлык фактурасы бу образга тулысынча туры килә. Ул кемне генә уйнаса да, аның геройларына һәрвакыт сабыйлык, самимилек, турылык хас. Күзгә ташланып тормый торган ир-ат көче, дәрт, йомшаклык, җылылык ‐ болар барысы да иң горур һәм таләпчән гүзәлнең йөрәген яуларлык көчле корал. Чөнки хатын-кыз йөрәгендә, хәтта таш булып каткан йөрәктә дә, ана инстинкты яши. Байлыгы, матурлыгы, сугышчан көче белән дә җәлеп итми Халәф хан кызын (аның сугышуы да шаярып кына, юри генә сыман), ə чиксез назлы, тугры һəм буйсынучан холкы белəн үз ягына авыштыра. Хатын-кызлар товарга əйлəнгəн, ə җəмгыятьтə көч һəм ир-атның əйдəп баруы культы хөкем сөргəн кырыс һəм прагматик заманыбызда мондый вакыйга чын, ихлас мəхəббəт турында искə төшерə. Спектакльнең мəгънəсе, идеясе, кыйммəте дə нəкъ шунда. Калган атрибутлар ‐ бизəлеш мəсьəлəлəре генə. Турандыкны уйнаган Алсу Каюмова героинясының төгəл тышкы сурəтен ясый. Горур, салкын, тəкəббер ‐ безнең каршыбызда чып-чын Кар патшабикəсе ‐ җансыз камил зат. Актриса үзен Кар патшабикəсе кебек тота ‐ тавышы да яңгыравыклы, хəрəкəтлəре дə салмак, киемнəре дə зəвыклы. Ə героиняның күңелендə чиксез тəкəбберлек һəм буйсынмау телəгеннəн башка тагын ни бар ‐ аңлавы кыен. Хəер, җиңел акыллы һəм үз-үзен генə кайгыртучан ирлəр кулында курчак булырга телəмəгəн матур, акыллы һəм бəйсез хатыннар тарихы ‐ хрестоматиялəргə кергəн тарих. Хан кызы бу мəсьəлəгə нинди мөнəсəбəттə булуын монологында əйтə, əмма төп мəсьəлə барыбер чишелмичə кала: ул Халəфне чын күңелдəн яраттымы, əллə, гашыйк шаһзадə аның кулында уенчык булыр дип өметлəнеп, мəхəббəт белəн килеште генəме? Туйдан соң тормыш тəмамланмый лабаса. Алда геройларны ни көтə? Гармонияме, əллə сугышмы? Əкиятнең ахыры бəхетлеме-юкмы икəнлеге дə шуңа бəйле. Бу куелыштан жанр табигате талəп итмəгəн психологик дөреслек һəм тормышчанлык көтəсең, дип каршы килүчелəр дə булыр. Минем фикеремчə, тормыш һəм тарих чынбарлыгы булмаган əкияттə төгəл һəм анык идея, эмоциональ тулылык, мəгънə зуррак. Халəф белəн Турандык чыннан да бер-берсе өчен яратылган һəм үзлəренең мəңгелек мəхəббəтен тапкан, дип ышанасы килə. Əмма моның өчен хан кызы үзенең тəккəберлеген һəм горурлыын киметергə, холкына йомшаклык, нəфислек, хис өстəргə тиеш. Пьесаның төп идеясе, «төше булган мəхəббəт коллизиясе якты театраль тамаша өчен нигез булды. Бу спектакль өчен форма мөһим роль уйный. Традиция буенча, «Хан кызы Турандыкны итальян дель арте комедиясе стилендə сəхнəлəштерəлəр. Г.Камал исемендəге театр башка юлдан киткəн. Ул төп басымны драматургның миллəтенə түгел, ə вакыйгалар барган урынга ясый. Билгеле булганча, вакыйгалар Кытайда бара. Казан тамашачысы, актерларга ияреп, якты төслəргə бай, серле, экзотик дөньяга кереп китте. Спектакльнең режиссеры Ма Джэньхон белəн куючы рəссамы Биен Вентонг сəхнəдə илнең тышкы атрибутларын һəм эстетикасын гына түгел, рухын да чагылдыра алган. Карло Гоцци пьесасын Кытай режиссеры Пекин операсы элементлары кергəн музыкаль спектакльгə əйлəндергəн. Шуны əйтергə кирəк, итальян мас калар комедиясе белəн Пекин операсы арасында охшаш яклар аз түгел. Тегесендə дə, монысында да персонажлар амплуа буенча төгəл бүленə, һəркайсының үз костюмы һəм гримы билгелəнгəн. Сəхнə хəрəкəтлəренə, актерлык техникасына, уйнау сəнгатенə зур игътибар бирелə, клоунада, акробатика, музыка һəм бию актив файдаланыла. Итальян маскалар комедиясе дə, Пекин операсы да халык театры формаларына карый, алар икесе дə бик демократик һəм мавыктыргыч. Əмма икесенə дə кабатланмас милли үзенчəлеклəр хас. Камаллыларның спектак ленə милли кытай колоритын га җə еп эффектлы костюмнар һəм декорациялəр, грим һəм ымлыклар, чүпрəктəн ясалган курчаклар һəм гим настка өсти. Зур башлы балалар арасында йөрүче кытай хатыны Гөлкəй ролендə Алсу Гайнуллина бик табигый. Синхрон рəвештə хəрəкəтлəнүче, бер-берсеннəн аерып булмаслык сугышчыларны «тере декорациялəргə тиң лəргə була. Лəйсəн Рəхимова башкаруында Зəлимə бик нəфис. Баш ка персонажларны кытайча, дип атавы кыенрак. Аеруча Алтын Ханны (Айдар Хафиз) һəм аның вəзирлəрен. Алар күбрəк əкияти персонажлар. Гомуми фонда Лəйсəн Фəйзуллина башкаруындагы тормышчан, драматик, дəртле Гаделмəлəк образы аерылып тора. Татар ханы Тимер ролендə Əзһəр Шакиров та бик тормышчан. Тамашачы аның көчсезлеген тоеп, аның өчен борчылып утыра. Туруфутдин (Фəнис Җиһанша) белəн Бəрəкалла (Илтөзəр Мөхəммəтгалиев) дуэты пародияле, берникадəр эстра далы чишелеш тап кан. Гомумəн, спек такль дə төрле милли мə дəниятлəр ‐ кытай, итальян, татар, рус мəдəнияте син тезы ачык чагыла. Спектакль дə Вахтангов рухы да сакланган ‐ сəхнəдə иҗат бəйрəме, ачыктан-ачык уен, ак терларның импро визациясе, ассызык ланган шарт лылык (аеруча зиндандагы күренештə). «Хан кызы Турандык гаять якты һəм чын-чынлап бəйрəмчə килеп чыккан.Айгөл ГАБӘШИ, Сәхнә № 8
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра