РусТатEng

Иң бәхетлесе – Таҗи!

Һәркемнең үз иткән, махсус аны карау өчен генә спек­такльгә килгән актерлары була. Минем дә шундый яраткан актерым бар. Ул уйнаган “Моңлы бер җырдагы герой Муса Җәлилгә гашыйк булып, ул уйнаган “Сүнгән йолдыз­лардагы Надир мәхдүмнең эчкерсез сөюенә сокланып, горур, башбирмәс Идегәй, мәгърур Кол Галиләре белән әсәрләндем. Шушы көннәрдә 75 яшьлек гомер бәйрәменә якынлашкан Россия һәм Та­тарстанның халык артисты, гаҗәеп киң диапазонлы, романтик дәрт белән тормышчан образлар тудырган Ринат Таҗетдинов ‐ татар театрында тирән эз калдырырлык, сәхнә тарихына алтын хә­рефләр белән язырлык шәхес. Мин ‐ чыннан да бәхетле артист... Гадәттә, кайбер актерларны уңай рольләрне, мәхәббәт геройларын уйнаганы өчен генә яраталар. Алар тамашачы күңелендә җырлы-моңлы Хәлил, Булатлары белән истә кала. Ә Ринат абыйның иҗат күәсе шактый тирән, таланты күпкырлы. Актерның сәхнә дөньясында мәхәббәт геройлары белән беррәттән тискәреләре дә, мәкерлеләре дә бар. Әмма аның йөрәгеннән калкып чыккан гаҗәеп көчле табигый эмоция­ләре, егәре тамашачыны үзенә җәлеп итә. Аны үз итми мөмкин түгел. Ринат абыйның күз карашын, сәхнәдәшләре белән мөга­мәләсен, залдагы тамашачыга биргән хис-тойгыларын күзәткән саен аның бөеклегенә инана барасың. Каян килә аңа шулкадәр дәрт-дәрман, талант, илаһи көч! “Цыкылдап торган Чүпрәле районы Кече Чынлы авылының гап-гади малае татар сәхнәсен ничек яулаган? “Мишәрлеге чәч­рәп торган егет яки кызлар театр сәхнәсенә бик тиз менә алмый. Бәлки, андыйларның сезнең кебек төнлә торып, юрган астында тел чарлавы җитми торгандыр, ‐ дип сорау арты сорау яудыра башлагач, Ринат абый көлем­се­рәп куйды. Ә бит ул берничә ел мишәр­леген яшереп йөргән. Яшь­тән үк ул сөйләмен камил­ләштерү өстендә эшләгән. Театрда аның хәтта Чүпрәле ягыннан икәнен дә байтак вакыт белми йөргәннәр. ‐ Ул вакытта укырга теләк шулкадәр көчле булган, ‐ ди Ринат абый. ‐ Аннан әтием белән әни­емнең талканы коры иде. Берәр начар билге алып кайтсам да, миңа һәрдаим, укырга кирәк, дип тукып тордылар. Аларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Әйтергә генә ансат, ә балачактан “цыкылдап торучы сөй­ләмне саф әдәби телгә күчерү ‐ гаять катлаулы хезмәт. Мәскәү­дәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесында белем алган яшьтәшләре Туфан, Әзһәр, Әхтәм абыйлар Ринат Таҗетди­новның авызыннан бер мишәр сүзе чыккан саен көлә торган булганнар. “Мине әдәби телдә сөйләшергә Туфан өйрәтте. Ул бездән берничә яшькә олырак та, тәҗрибәлерәк тә иде, ‐ ди актер. Театр тарихында “щепкинчылар дип даны таралган бу төр­кемдәгеләрнең һәрберсе ‐ кабатланмас шәхес. Беркайчан да бер-берлә­ренә авыр сүз әйтмәгән, шатлыкларына сөенеп, кайгыларына көенеп яшәгән талант ияләренең бердәмлеге сокландыра. “Шулай да сезне щепкинчылар арасында: “Иң бәхетлесе ‐ Таҗи! Аңа Мәскәүдән кайткач ук төп рольләрне бирделәр. Ул геройларда йөзде генә, ‐ диюче­ләр дә бар, ‐ дим Ринат абыйга. Бу ак көнләшү белән әйтелгән сүзләрдә хаклык та бардыр. Ул вакытта гармунда сыздырып, тә­рәзә янында сөйгәненә мәхәббәт җырлары яңгыратучы елгыр егетләр замана геройлары иде бит. Очкын чәчеп торган күзле, мәһабәт гәүдәле Ринат абый Мәскәүдән кайткач ук тамаша­чының күңелен яулап ала. “Төп­тәнрәк уйлап карасаң, чыннан да, бәхетле артисттыр мин, ‐ ди актер. ‐ Беренче ролем Аяз Гый­ләҗевнең “Көзге ачы җилләрдә әсәрендә Хәнҗәр образы иде. Ул миңа уңыш китерде. 50 спектакль дә аншлаг белән үтте. Менә шул бәхетле геройдан соң яңадан-яңа образлар иҗат итә. Эзоп, Кол Гали, Карандышев, Муса, Инсаф, Мирвәли, Сократ, Чабар.... Ул уйнаган геройларны саный китсәңме! Хәер, бу иҗат­ның чәчәк атуында театрга яңа идея-фикерләре белән килеп кергән данлыклы режиссер Марсель Сә­лимҗановның өлеше дә бик зур. Мәскәүдә уку йортын тә­мамлап, Зур, Кече театрлардагы сәхнә тормышын өйрәнеп, үзләре дә шул “массовкаларда катнашкан көр фикерле яшьләр режиссер белән уртак телне тиз табалар. Шул ук вакытта сәхнәдә бәхетле артист булу өчен Уразиков, Шамуков, Камская кебек шәхесләр белән бергә уйнау да этәргеч ясый. Ринат Таҗетди­нов­ның тамашачы хәтерендә уелып калуының бер сәбәбе әнә шул бөек затлар белән аралашудан да килә торгандыр. Аларның талант диңгезе яшь актерны бик тиз бөтереп алып кереп китә. Әлбәттә, үзендәге үҗәтлек тә, тырышлык та өстәлә моңа. Сездән соң кем калыр? Урамда еш кына тамашачы, Ринат абыйны туктатып: “Сез кит­сәгез, театрда кем кала инде? ‐ дип сорарга ярата. Андый вакытта актер: “Кайгырмагыз, заманның үз геройлары табыла ул, ‐ дип җавап кайтара. Чыннан да, алар буыныннан башка театрның киләчә­ген күпләр күз алдына китерә алмый. Мин еш кына кассадан билет алган халыкның: “Бу яңа спек­таклегездә Ринат Таҗетдинов яки Равил Шәрәфиев, йә булмаса Нәҗибә Ихсанова уйныймы? ‐ дип сораганын ишетәм. Тамаша­чы­ның әнә шул щепкинчылар өчен генә театр ишеген ачканнары бар. “Безгә кадәр театр булган, бездән соң да булачак, ‐ ди Ринат абый. ‐ Сезнең юлны дәвам итәр­лек яшь актерлар юк, диләр. Ник булмасын, бар. Искәндәр Хәйрул­лин, Радик Бариев, Рамил Вә­җиев, Ләйсән Рәхимова кебек талантлы актерларыбыз үсеп килә. Мин аларга карап сөенәм. Һәр за­ман­ның үз актерлары киләчәк. Монда пошаманга төшәргә, кайгырырга кирәк түгел. Татар театрсыз яшә­мәячәк. Үзгә образлар Әсәрләрнең үлемсезлеге талантлы актерга да бәйле, әлбәттә. Ринат абыйның яшь вакыттагы геройларын күрергә насыйп булмаса да, күңел дәрьясын айкап, залдагы берәүне дә битараф калдырмаган берничә образына тукталасым килә. Беренчесе ‐ Туфан Миңнул­лин әсәре буенча куелган “Моңлы бер җыр спектак­лендәге Муса образы. Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә... Тоткынлыкта җәлилчеләрнең иңгә-иң куеп, “Сибелә чәчәк җы­рын башкаруын караганда бер генә тамашачының да күзе яшьләнми калмый торгандыр, мө­гаен. Ә туган иленә тугры калган каһарман шагыйрь Муса образын Ринат абый ничек тасвирлый?! Ватанын саткан, дигән кара тамгадан арындыруга киртә куючы спектакль була бу. Күпләр Ринат абыйның уйнавында Муса образын, аның холкын күрә. Әлеге спектакль татар дөнья­сында, чын мәгънәсендә, зур вакыйга була. Актерны югары баскычларга күтәргән рольләрнең берсе шул дисәм, һич кенә дә ялгышмамдыр. Надир мәхдүм... Кәрим Тинчу­ринның “Сүнгән йолдызлар спектаклен берничә куелышта карарга туры килсә дә, Ринат абый Таҗетдинов башкарган Надир мәхдүм хәтердә шулкадәр тирән уелып калган. Нишләптер Сәрвәр дә, Исмәгыйль дә түгел, ә гарип, бөкре мулла малае. Гадәттә, әлеге образ тамашачыда җирәнү тудырса, Ринат абый уйнаган мәхдүмгә чын күңелдән сокланып, аның ихлас яратуына гаҗәпләнәсең. Ямьсез, килбәтсез Надир образына үзеннән-үзе күңел тартыла. “Бу минем иң яраткан рольләремнең берсе, ‐ ди Ринат абый. ‐ Мин аны 400 тапкыр уйнадым. Бүген дә спектакльдәге монологларны хәтерлим. Әлеге спектакльгә дө­рес чишелешне Марсель Сәлим­җанов тапты. Әлбәттә, минем дә өлеш бар. Монда мәхдүмнең эчке хисләрен, самими мәхәббәтен бирү мөһим иде. Ул шуның белән дә көчле герой булып чыккандыр. Ринат Таҗетдиновның сәхнә­дәге тагын бер бөеклеге ‐ тарихи геройлар иҗат итү. Идегәй, Кол Гали образларын гәүдәләндереп, тамашачыга яңа бер амплуада танылу, икенче яктан ачылу була бу. Үзенчәлекле, шул ук вакытта каршылыклы геройлар актерның иҗади сәхифәсенә бер төсмер өсти. Кызганыч, соңгы елларда тарихи әсәрләргә кайту бигүк күзә­телмәсә дә, актер мондый пьесалар театрга, тамашачы һәм актер өчен бик тә кирәк дип саный. Ринат абыйның ярты гасырдан артык иҗат иткән рольләре хакында бәян итә башласаң, том-том китап язарга булыр иде. Мин санап киткән образлары аның иҗат диңгезендәге бер тамчы су кебек кенә. Әмма Ринат абый һәр ке­шенең күңелендә үзгә, кабатланмас актер булып килеп керде һәм керәчәк тә. Соңгы елларда актер “Кара Чикмәндәге Чабар ролен яртып уйнавын әйтеп китте. “Чит ил классикасы, тәрҗемә әсәрлә­рен куюны кайберәүләр өнәп бетер­мәсә дә, андый спек­такльләр актерны камилләштерә, үстерә, ‐ ди ул. Хәер, шәп актер булып танылу өчен Мольер яки Шекспир әсәр­ләрендә генә уйнау коткармый торгандыр. Ринат абый әйт­мешли, Ходай биргән сәләтең булу зарур. Институтта яки училищеда гына укып, зур актер була ал­мыйсың. Ринат Та­җетдинов иҗа­тына сәяхәт ит­кәндә, моның шулай икәненә тагын бер кат инандым. Алсу ХӘСӘНОВА Ватаным Татарстан 08.02.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра