РусТатEng

Ир-ат геройлар юк

Быел республика театрларында “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы табылмаган. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган “Тантана рес­публика театр премиясен тапшыру тантанасында алып баручылар әнә шулай дип игълан итте. Жюри төркеме, бәхәсләшә-бәхәс­лә­шә,­ бу номинацияне тапшырмаска карар кылган.‐ Ир-атлар арасында төп рольне шаккатырлык башкаручы, чыннан да, булмады, ‐ ди Татарстан Дәүләт Сове­тының фән, мәгариф, мәдәни­ят һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. ‐ Бу минеке генә түгел, ә тугыз кешедән торган жюри төр­кеменең дә фикере. Дөрес, “Мулла, “Туй, һәм тагын шактый гына спек­такль­ләрне карарга туры килде. Анда уйнаган актерлар ансамбль буларак көчле, әлбәттә, әмма бер башка өстен булган “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручыны күрмәдек.“Иң яхшы хатын-кыз роле өчен дә тарткалашу барган. Жюри тавышка куеп, иң-иң“нәре арасында Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының артисткасы Энҗе Камалиеваны сайлап алган. Аңа премияне Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Нигез ташлары спектаклендәге Гөлҗиһан роле өчен тапшырдылар.Энҗе үзенең “Иң яхшы хатын-кыз ролендә җиңү яулавын ишеткәч, тамаша залында торып басты да, ике кулын өскә күтәреп кычкырып җибәрде һәм, бии-бии, сәхнәгә менеп китте. Зал рәхәтләнде көлеп. Артистка күп кирәк­мени? Театрда армый-талмый хезмәт иткән талантларның иҗатларына бәя бирү артистны күкнең җиденче катына күтәрә ләбаса. “Бу минем генә хезмәт түгел, труппаның, режиссерның да эше, рәхмәт аларга, ‐ диде ул.Универсиада кысаларында узган “Тантана бәйгесе бу көнне, чыннан да, көрәш мәйданын хәтерләтте. Җиңү­челәрне котларга килүче спортчылар: “Театр сәнгате белән спортның уртак яклары бар. Спортта да бит җиңелүләр ‐ драмага, ә беренчелекне яулау комедиягә тиң, ‐ диделәр.Шулайдыр, әмма премия мәсьәләсендә генә аерма бар. Спортчыларның артистларга караганда акчалата бүләк­лә­ре саллырак һәм хезмәт хаклары да алар белән чагыштырырлык түгел. Хәер, монысы булуына да сөенә әле актерлар. Чөнки моңа кадәр 50 мең сум күләмендә премия алу төш­ләренә дә керми иде бит.“Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле номинациясе исә алып баручылар арасында берникадәр бәхәс кузгатты. “Кемнең инде икенче планда буласы килсен? ‐ дияр кайберәүләр. Миңа калса, Ләйсән Рәхимова кебек талантлы актрисалар өчен рольнең беренчесе, икенчесе юк. “Артистның эше ‐ уйнау, ‐ ди Ләйсән. ‐ Ролеңне әйбәт башкарып, шәп бәялә­гәннәр икән, монда инде нинди пландагы роль башкаруың мөһим түгелдер. Синең уйнавың мө­һим. Пьесада да бит эпизодик, икенче пландагы һәм төп рольләр бар. Минем героиня икенче пландагы роль итеп билгеләнгән һәм мин ник әле аннан оялырга тиеш ди?!Ләйсән Рәхимованың “Хан кызы Турандыктагы Зәли­мәсе ‐ төп геройны бәреп егарлык дип әйтергә җирлек бар. Ул аны шулкадәр оста башкара. Кытайга баргач та, тамашачылар көчле алкышларга күмгән үзен. “Икенче пландагы ир-ат ро­ленә исә Камал артисты Илдус Габдрахманов ия булды. Жюри аның “Мулла спек­таклендәге Бәд­ретдинен бәя­ләп китте. Чыннан да, әлеге роле белән актер тамашачы хәтерендә тирән эз калдырды. Алып баручыларның фикере­нә кире әйләнеп кайтсак, икенче пландагы рольләрдән түгел, ә төп рольне башкаручы ир-ат­лар­ның булмавыннан оялырга кирәктер. “Тантанада катнашучылар 11 төрле номинациядә көч сынашты. Миңа бигрәк тә иң яхшы “Актерлар ансамбле дип Тинчурин театрының яшь актерларын билгеләп үтүләре күңелгә хуш килде. Җыр-моң­га һәвәс, төрле уен коралларда уйнап, тамашачыны үзлә­ренең уеннары белән әсир иткән бу ансамбль, чыннан да, премиягә лаек. Җиңүчеләр арасында Әлмәт, Чаллы дәүләт драма, “Әкият курчак театр­лары булу күңелле, әлбәттә. Әмма тамашачыдан: “Бәйгедә күпчелек урын камалларга эләкте, ‐ дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.‐ Мин дә бу фикер белән килешәм, ‐ ди Разил Вәлиев. ‐ Камалларның мөмкин­че­лек­ләре дә зуррак. Бу бәйгедә алар белән көч сынашу ‐ 55 килограмм авырлыктагы кө­рәш­че белән 150 килограммлы көрәшченең бил алышуын хәтерләтә. Башка театрларны камаллар белән ярыштыру дөрес түгелдер, бәлки.Уен-көлкегә, җыр-моңга корылган тантанада бакыйлыкка күчкән актерларыбызны да искә алдылар. Быел зур шәхесләребезне югалтканбыз икән шул. Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров, Шәүкәт Биктимеров, Хәлил Мәхмүтов... “Тантанада актерларны гына түгел, ә театрда җиң сызганып эшләүче, әмма эш-гамәлләре пәрдә артында калган хез­ мәткәрләрне дә билгеләп үттеләр. Быелдан башлап, танылган җырчы Салават Фәт­хетдинов театр өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән Камал театры директоры Шамил Закиров исемендәге премияне тапшырачак. Беренче премияне диктор, синхронист-тәрҗе­­мәче Эльвира Шәрә­фи­евага тапшырдылар. 67 яшендә вафат булган Шамил абыйның премиясе һәр ел саен 67 мең сум күләмендә булачак икән.Театр элгечтән башлана, дибез, димәк, спектакльне сәхнәгә чыгару өчен җаны-тәне белән хезмәт иткән һәр кеше бу премиягә лаек.Алсу ХӘСӘНОВАВатаным Татарстан30.03.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра