РусТатEng

ИР-ЕГЕТ – КӨРӘШЧЕ УЛ!


Төп текст: 
http://syuyumbike.ru/medeniyat/lichnosti/?id=1392

Егерме генә йортлы кечкенә авылдан чыккан, чандыр, бәләкәй буйлы уналты яшьлек малайның классташы Нәҗибә Ихсановага ияреп, табанына күтәрә алмаслык булып балчык ябышкан аяк киемен, кайтканда алырбыз дип, күпер төбенә яшереп калдырып, яланаяк Казанга килеп керүен бүген инде күз алдына китерүе дә кыен.
Мәскәүгә – М. Щепкин исемендәге югары уку йортына кереп укырга теләк китерә аны калага. Дөрес, Татарстанның халык артисты һидият Солтанов моңа ышанып бетми: «Энем, буең бик кечкенә. Артистлар озын буйлы, матур булырга тиеш», – дип, аны кире бормакчы булып карый. әзһәр каушап калмый: «Абый, мин үсәм әле. Минем абыйлар синнән дә зурлар», – ди. үткен җавап ошый булачак остазга, документларын кабул итә. Димәк, иң беренче кагыйдә, егет буласы кеше үз көченә – үсәсенә ышанырга тиеш! 

– Егетлек, дисез... – дип уйланып калды Әзһәр Шәфигулла улы. – «әти» дигән язма чын ир кеше хакында. Мин дөньяга килгәндә әтигә 53, әнигә 43 яшь була. Малайлар: «Бабаң ул синең», – дип үртәгәне әле дә истә. Ап-ак сакаллы, чал чәчле, бер якка әз генә бөкрәйгән, җиңел сөякле, зәңгәр күзле иде ул. җәй көне тирләп эшләгәндә уң ягы манма су, ә сул ягы коп-коры кала. Ут чыгып безнең авыл янган. әти янгын сүндерүче була. Шул чакта, тирләп, мичкәләргә суык су тутырганда үпкәсенә салкын тия, ике ай кан косып, бер як үпкәсе кан булып чыга. Донбасста күмер дә чаба ул. Шахтада сукырайган атлар белән эшләгәнен, Себердә, Златоуст якларында урман кискәнен сөйли иде. 87 яшькә җитте. үз гомерендә намазын калдырмады, яңгыр дими, кар дими, дүрт чакрымдагы Буралыга җомга намазына йөрде. Мине укытыр өчен Чалпы мәктәбенә 175 сум, фатирда тотар өчен аена 30 сум акча түләп, егерме чакрымга бер йөк утын китереп, ашатып, киендереп, мин бөтен рухымны, көчемне укырга бирсен дип, җан атып йөрде. Авыр сүз әйтеп тиргәмәде, кул күтәреп беребезне-бер рәнҗеткәне булмады. Абруйлы, гаиләсенә үрнәк ир кеше иде.

- Мәккә тарафына юл алу, хаҗ кылуыгыз әтиегез васыятен үтәүме?
– Равил Шәрәфи, Хәлим җәләй белән гаетләрдә мәчеткә йөрсәк тә, үземне әти кебек үк намаз-ниязлы дип мактана алмыйм. Көтмәгәндә шундый мөмкинлек чыгуга, һәр мөселман өчен фарыз, саваплы гамәлне үти алуыма шатланам. Равил Гайнетдингә рәхмәт. Кылган хаҗымны Ходай кабул итсен иде, дип телим. Бөтен күңелләре, җаннары белән Аллага ышанган кешеләргә сокланам. Безнең арада Петербургтан ислам дине кабул иткән руслар – 20 яшьлек ике егет, 35 яшьләрдәге ханым бар иде. Рус хатынының: «Дөньядагы бөтен диннәрне өйрәндем, иң чиста, яктысы – ислам дине!» дигәненә күзләремнән яшь бәреп чыкты. Телевидение, беренче канал өчен Ирада Зәйналова интервью ала. Миңа: «Сез артист. Артист Аллага ышанамыни?» – ди. «Акны карадан аерыр өчен Ходай кешегә акыл-зиһен биргән, акылым булмаса, театрда эшләмәс идем», – дим.

Әзһәр абый, сәхнәдә сез җанландырган кире образларның кайберләренә генә күз салыйк әле. «Ай тотылган төн»дә – астыртын, икейөзле Дәрвиш. «Сүнгән йолдызлар»да – яшәп килүче тәртипләргә протест белдерүче Надир мәхдүм. үзе бөкре, кызганыч, бәхетсез җан... әгәр романтик әсәрләрдә Хәлил, Таһир кебек уңай – мәхәббәт геройларын уйнасагыз, ярты Казан сезгә гашыйк булыр, хатын-кыз табыныр, кумир итәрләр иде. Гәрчә тискәре образның асылын ачу, ышандырырлык итеп уйнау артисттан күп көч, сәләт таләп итсә дә, тамашачы андый роль башкаручыны «үзе дә шундыйрактыр» дип кабул итә.

– Әйе, безнең тамашачы һәрвакыт артист белән ул башкарган образны тәңгәл итеп күрә. Син әшәке кешене сәхнәдә никадәр яхшырак уйнасаң, сине тамашачы шулхәтле ныграк яратмый. Артист фәрештә түгел. Шулай да тамашачы барыбер сизә, гади кеше түгел, ниндидер катлаулы, четерекле шәхесләрнең берсе ул. Шәхес дәрәҗәсенә җитәр өчен уйнаган рольләрең дә ярдәм итсә, артист өчен бу – иң зур бәхет. Без яшәгән илдә артист кем соң ул? Тамашачыны көлдерүче шамакаймы? әллә кешеләрнең фаҗигале язмышларын күрсәтеп бирүче бәхетсез инсанмы? әллә үз милләтенең киләчәген аңлаган күрәзәчеме? әллә: «Кешеләр! Сез бу фани тормышта ничек яшисез? Болай яшәү мөмкин түгел!» – дип, җан ачысы белән кычкырып, йөрәге ярылып үлгән каһарманмы? әгәр сиңа тискәре рольләр насыйп булса, явыз, әшәке кешенең дә яхшы ягын күрсәтә белү мөһим. Кеше бит ак яки карадан гына тормый, адәм баласы бик катлаулы, шуңа күрә рольне катлаулы итеп эшләр өчен үзеңә дә күңел байлыгы кирәк. Мескен, кызганыч адәмнәрне уйнап җылак артист кушаматы алдым. «Адәмнәрнең бәхетсез язмышын уйнарга, безне елатырга тугансың син», дип, тамашачылар күңелгә якты нур сибә иде. Артист үз ирегендәге кеше түгел. Режиссер кызыклы роль бирсә генә талантын ача ала. Чөнки артист хезмәте – күмәк көч таләп итә. Драматург, режиссер, партнерлар – һәммәсе талантлы булса гына еллар буе онытылмаслык әсәрләр туа.
 
Миллионлаган, таралып яткан милләттәшләребезне берләштерү, милли аңын уяту театрда күпкә җиңелрәк. 

«Айдын»да – Айдын, «Ахырзаман»да Бостон кебек катлаулы язмышлы, чын ир-егет образлары сезне халыкка таныткандыр, дип беләм.
– «Ахырзаман» театрга яңа сулыш өрде. Заманында мондый әсәр язучыдан зур батырлык сорый иде. Әгәр Чыңгыз Айтматов каләменнән төшмәсә, ул сәхнәгә менмәс иде, әлбәттә. Русча язылган «Плаха» повесте буенча татар сәхнәсендә рок-музыка, микрофоннар, бүре образлары кертеп, режиссер Дамир Сираҗиев спектакль куйды, тәвәккәллек, кыюлык күрсәтте. Болай яшәп булмый дип, социализм системасына, райком секретарена каршы чыккан Бостон ролен ышанып миңа бирде. Бу эш исә минем дөньяга карашымны үзгәртте. үземдә эчке куәт, көч-җегәр барлыгын тоярга ярдәм итте. Фәрит Бикчәнтәев куйган «Бичура» (Мансур Гыйләҗев әсәре) татар сәхнәсен яңа алымнар белән баетты. Авыл бетсә, милләт тә юкка чыгачак. Халык фаҗигасен ача торган бу әсәр миңа аеруча якын. Чөнки үзебезнең авыл таралды, бетте. Аксак роле аша күңелемне, җанымны борчыган уй-хисләремне халыкка җиткерергә, тамашачыны уйландырырга тырыштым.

Узган елларны ничек бәялисез?
– Бушка узган гомер, дип...

- Сез шаяртасыз, ахры?!
– Һич юк. Артист дигән бөек исем минем өчен әллә кайда – күк йөзендәге мәңге сүнмәс-сүрелмәс йолдыз кебек балкып, нур сибеп тора ул! Бигрәк тә татар артисты. Ни кызганыч: халкы бар, дәүләте юк. Ә театр ул милләтнең йөзен билгели. Урыслашып беткән шәһре Казанда татар халкы үзен милләт итеп, татар итеп театрда гына хис итә. әгәр әдәбиятыбыз, театрыбыз, моңыбыз булмаса, без төрки халыклар арасында бүгенге дәрәҗәгә ирешмәс идек. Татар театрына карап, төрки халыклар бүген дә үзләренә үрнәк ала. ә татар үзенең фаҗигале язмышы хакында уйламый. Бөек халык эчтән таркала.

Телебез бетә, дип тә артык кайгырмый. Авыллар юкка чыгуга да исе китми. Яһүдләр бердәм булып, үз дәүләтләрен төзеделәр, ә без... Театрның бүгенге бурычы – милләткә үз фаҗигасен аңлату, халыкны берләштерү. Иң сөенгәнем: көн саен меңләп кеше безнең театрга килә, татарча спектакль карый, татар музыкасын тыңлый. әнә, яңа спектакль – «Курчак туе»на билетлар юк, сатылып беткән. Ун кеше алдында да уйнарга әзербез, дисәк тә, әгәр зал буш булса, бик ямансу булыр иде. Без тамашачы игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тулы залларда уйнарга гадәтләнгәнбез.  


- Бу бәхет түгелмени?
– Артист бәхете күбәләк кебек бит: ул артист артыннан очып йөрми, без аның артыннан чабарга мәҗбүр. Балыкчы кебек, зур рольләр көтеп гомер үткән. ә картлык шундый ул: син тормышны һаман яратасың, ә ул инде – юк. Тормышка җиңел карарга кирәк, дип тикмәгә генә әйтмиләр ич. Мине халыкка телевидение танытты, дисәм дә була, чөнки мин анда гына чын фаҗигале язмышлы замандашларыбызны уйнадым. Телевидениенең баш режиссеры Гали абый Хөсәенов иде, чакырып алып рольләр бирде, аннан әхтәм Зарипов белән дә уртак тел таптык. Минем бер бәхетсезлегем бар: мин сәнгатьтә гаделлек эзләдем, ә тормышта булмаган гаделлек театрга каян килсен? Аннан соң... ул бит мин күргән, мин бәя биргән гаделлек. Бәлки мин үз эшләремә ихлас, риясыз бәя бирә алмый да торганмындыр. Гадәттә, без үз-үзебезне һәрчак яхшы итеп күрсәтергә тырышабыз. Дөрес, академия театры артистлары миңа карата һәрчак мәрхәмәтле, кешелекле булдылар. Бергә эшләгән иптәшләрнең хөрмәте – иң зур бәхет.

- Әзһәр абый, «Язмыш» дигән китабыгызда, миңа калса, сез гаҗәеп дәрәҗәдә ихлас. ә үзең хакында чын дөресен язу өчен үзеңә гаять таләпчән, гадел, намуслы булу ләзем. Ир-егеткә хас иң мөһим сыйфат шул түгелме? 
– Мин четерекле, сәер кеше. үз фикеремдә нык тору хас. Ир кеше – көрәшче ул. Хатыным Саҗидә мине артист буларак аңлап яшәде. Улыбыз Рөстәм, оныклар Камилә белән Руслан бар. Милләт язмышы өчен әрнү, борчылу җанга тынгы бирми.

P. S. Егетләрчә төз гәүдәле, яшь чырайлы, һаман чибәр Әзһәр абый саубуллашып чыгып китте. Сәхнәдә аңа күбрәк картларны: Шәүкәт Биктимеровның әтисе, Ринат Таҗетдиновның бабасы... булып уйнарга насыйп булды. Артист – кеше язмышларын гәүдәләндерүче. «Хушыгыз»дагы яшьлек мәхәббәтенә гомер буе тугрылыклы Галимулла, «Сагыш»тагы Леонид булып та күңелләргә уелып калган ул. әзһәр Шакировның эчке кичерешләре, төсе-кыяфәте, җаны башкара торган роленә иңгәндәй, пьесадагы кеше язмышы тамашачыны тетрәндергәне һаман хәтердә. «Бөек артист!» булып тамашачы хәтеренә уелып калу – уен түгел инде ул!

"Сөембикә". Роза Камалетдинова. 1.12.2015 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра