РусТатEng

Күңелләргә хәсрәт уты салып китте

Төп текст : hp://shahikaza.com//2014-09-29-05-45-34/iem/8443-k%D2%AF%D2%A3ell%D3%99g%D3%99-h%D3%99s%D3%99-uyi-salyip-kie.hml Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә тагын бер урын буш калды. Узган шимбәдә театрда балалар каршында Кыш бабай булып уйнап кайтканнан соң, кинәт кенә Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиевнең гомере өзелде. 6 гыйнварда ул 64 яшен тутырырга тиеш иде.Артист Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй! спектаклендә ‐ Миргаян, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәрендә ‐ Мансур, «Шулай булды шулда ‐ Галиулла һәм башка рольләре белән тамашачы күңеленә кереп калды. Габделфәрт Шә­рә­фиевне соңгы юлга озатканда хезмәттәшләре аны кешелек­ле, ихлас кеше буларак искә алдылар. Үзе белән бергә Ленинградта театр институтында укыган Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова курсташын үзенең мөлаемлылыгы, табигыйлыгы белән аерылып торган артист буларак искә алды.Хәлим Җәләлов, Татарстанның халык артисты:‐ Габделфәрт укуын тәмамлап кайтуга күңелгә кереп калды. Ул озак еллар Миргаянны уйнады. Габделфәрт эчкерсез, ачу тотмый торган кеше иде. Аның кушаматы да «Туган булды, чөнки безгә һәрвакыт шулай дип дәшә иде ул.Илдус Әхмәтҗанов,Татарстанның халык, Россия­нең атказанган артисты:‐ Бүген хәсрәт уты төште йөрәккә. Без Габделфәрт белән бергә укыдык, бер тулай торакта яшәдек, дөньяның ачысын-төчесен бергә татыдык. Аның күңеле ихлас, тиз ышанучан иде ул. Габделфәрт театрда яшүсмерләр рольләрендә уйнап уңышларга иреште. Алар хатыны Эльвира белән матур гомер иттеләр.Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:‐ Габделфәрт, син безнең күңелгә шулхәтле хәс­рәт салып киттең. Аның йөзе дә, күңеле дә саф, чиста иде. Аның дуслары күп булды. Мин аның беркайчан да зарланганын ишеткәнем булмады.Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык, Россия­нең атказанган артисты:‐ Габделфәрт кешеләргә авыр сүз әйтә белмәде. Гайбәтләрдән өстен булды. Ул минем өчен бик кадерле. Арабыздан иртә китсә дә, тиешлесен эшләп китте.Габделфәрт Шәрәфиев үзенең уйнаган рольләре белән тамашачы күңелендә озак сакланыр. Мәрхүмнең җәсаде туган авылы Кукмара районындагы Янил авылы зиратында җирләнде. Шәһри Казан. Люция Хәбибуллина. 31.12.2014ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра