РусТатEng

Камал сәхнәсендә - яңа "Хуҗа"

Төп текст:hp://a.aa-ifom.u/ews/2015/02/05/106071/ Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Хуҗа Насретдин спектакле журналистлар өчен махсус күрсәтелде.“Хуҗа Насретдин спектакленең Камал театры сәхнәсендә бу җиденче куелышы. Татар классигы Нәкый Исәнбәт һәм Сүрия драматургы Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган әлеге спектакльнең премьерасы 6, 7, 8 һәм 19 февральдә Камал театрының Зур сәхнәсендә була.Спектакль Хуҗа Насретдин кызы Сәлвине олы яшьтәге Бики үзенә димләү белән башланып китте. Бу вакытта сәяхәттә йөргән Хуҗа исә сәхнәдә бераз соңрак күренде. Аның тамашачы утырган зал буйлап чып-чын ишәктә керүе тамашачыны шаккаттырды. Мәхәббәт сюжеты, Хуҗаның тапкыр һәм җитез булуы белән башланган спектакль, соңрак сәяси чынбарлык, Җиһангир хәзрәтнең гади халыкны изеп яшәве белән үрелеп сурәтләнә.Хәзрәтнең филе тимерчеләр яши торган бистә халкын иза чиктерә: йортларын җимерә, уҗымнарын таптый... Халык Җиһангирга ризасызлык белдереп, аның янына бара, әмма аннан куркып, гозерләрен әйтмичә, филне яратуларын белдерә, шундый филләр күбрәк булсын иде, дип, ялагайлана. Ә Җиһангирның: Халыкны аны курку белән өметтә тотарга кирәк, - җөмләсе тамашачыны хакимиятнең халыкка булган мөнәсәбәте хакында уйланырга мәҗбүр итә.Баш рольләрдә - Фәнис Җиһанша, Миләүшә Шәйхетдинова, Лиана Әхмәрова, Артур Шәйдуллин. Шулай ук сәхнәдә Зөлфирә Зарипова, Ринат Таҗетдин, Айдар Хафизов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Илдар һәм Искәндәр Хәйруллиннар һ.б. танылган артистларны күрергә мөмкин. Хуҗа Насретдинны Г. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән, рәссамы - Сергей Скоморохов, композиторы - Эльмир Низамов. Спектакль 2 сәгать 30 минут бара. Татар-информ. Лилия Локманова. 5 февраль 2015 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра