РусТатEng

Камал театры "Кара чикмән" белән саубуллаша

6 майда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Геор Хугаев пьесасы буенча куелган “Кара чикмән спектакле соңгы мәртәбә күрсәтеләчәк. Дан казанган әлеге спектакльнең премьерасы 2002 елның 7 ноябрендә булган иде.Һәр театр-йорт мифлар һәм риваятьләр, истәлекләр һәм йолаларга бай. Татар сәхнә сәнгатенең флагманы ‐ Камал театры да искәрмә түгел. Театр коллективын 40 елга якын җитәкләгән баш режиссер, СССРның халык артисты, вакытсыз киткән Остаз ‐ Марсель Сәлимҗановның туган көнен премьера белән билгеләп үтү традициясе нәкъ менә “Кара чикмәннән башланды. Бу традицияне аның шәкерте һәм дәвамчысы, “Кара чикмәнне сәхнәгә куйган Фәрит Бикчәнтәев кертте.Геор Хугаев пьесасына беренче булып игътибар итүче дә Марсель Сәлимҗанов була. Ул аны репертуарга ала һәм “Баскетболист дөнья күргәннән соң ук репетицияләргә керешергә ниятли. Әмма нияте тормышка ашмый. 2002 елның мартында режиссер арабыздан китте... Булачак спектакльнең формасына килгәндә, Фәрит Бикчәнтәев баштан ук спектакльнең мәгънәсен ачып бирерлек жанр ‐ музыкаль драмага туктала. Композитор Мәсгудә Шәмсетдинова һәм аранжировщик Юрий Чаплин белән бергә көйләр партитурасы иҗат ителә. Балетмейстер Олег Николаев биюләр һәм кайбер күренешләрдәге пластик хәрәкәтләрне куя. Спектакльнең сәнгати дөньясын ‐ салкын тондагы конструкцияләр, арткы пландагы хыялый тауларны Сергей Скоморохов тудыра. Киемнәр ‐ Людмила Волкова иҗаты. Спектакльнең төп өстенлекләре ‐Юныс Сафиуллин башкарган искиткеч тәрҗемә һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалив иҗат иткән җыр сүзләре.Әмма теге яки бу спектакльнең уңышын билгеләүче төп фактор булып режиссер туплаган актерлар ансамбле кала бирә. “Кара чикмәннең “йолдызлы составы турында искщ алганда 10 ел элек Л.Хәмитова, Р.Бариев, И.Хәйруллин, Л.Рәхимова кебек актерларның бүгенге дәрәҗәгә ия булмауларын да искәртү зарур. Ләйсән Рәхимова ул чорда театр сәнгатендә беренче адымнарын гына ясый иде. Репертуардан тиз алынган “Җирән чичән спектаклендә формалашкан Хәмитова-Хәйруллин дуэтына әле вакыт сынавын узарга кирәк. Спектакльдә Көтүче ролен башкарган Радик Бариевның актерлык сәләте гадәттән тыш көчле булып ачылды. Берничә ел элек спектакльгә бәрән Башлы ролендә яшь артист Алмаз Гәрәевнең кушылып китүе дә табигый булды. Театрның хәзерге директоры Илфир Якупов та озакка сузылмаган артистлык чорында әлеге спектакльнең күмәк күренешләрендә уйнап алырга өлгерде. Хәер, моны массовка гына дип атап булмый. Спектакльнең тирән мәгънәләре һәм сәнгати тышчасы да темп һәм ритм, вакыйгалар динамикасын һәм атмосферасын тудыручы күмәк биюләр катлавында урнашкан. Шуңа күрә, ялгышудан курыкмыйча, “Кара чикмәнне артистларның иҗат биографиясендә борылыш чоры дип атарга мөмкин. Катнашучыларның кайберләре спектакль ярдәмендә россиякүләм танылу ала, ә Таҗетдинов, Шәрәфиев, Гайнуллина кебек сәхнә корифейлары өчен бу, беркадәр иҗади тынлыктан соң, яңа сулыш ачылу була һәм аларның труппада әйдәп баручы позицияләре ныгый.Шулай да, спектакльнең төп табышмагы, тарту көче нәрсәдә соң? Ни өчен “Кара чикмәнне театрның йөзе булырдай спектакльләрнең берсе дип атыйлар? Спектакль җиңү яулаган күпсанлы фестивальләрнең жюри әгъзалары күңеленә нәрсәсе белән үтеп кергән? Ни өчен Казан тамашачысы өчен дә, республикадан читтә дә “Кара чикмән “Зәңгәр шәл кебек үк татар театрын гәүдәләндерә? Бурыч, хыянәт, үзеңне корбан итү хакындагы әлеге мәсәл күңелне нәрсәсе белән шулкадәр кузгата соң?Аны “Зәңгәр шәл белән чагыштыру очраклы түгел һәм бу урынлы да. Хәзерге заман татар театрының барлыкка килүендә, аның “гомумидән аерылган үз йөзен эзләү юлында, халыкның менаталитетына тоташкан иҗади үзенчәлеген формалаштыруда музыкаль-драма жанры әһәмияле роль уйный. Аның башында К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев тора. Күп кенә катлаулы әйберләрне тамашачыга тышкы сәнгать чаралары аша җиткерү мөмкин икән бит. “Чикмәннең режиссеры шуны раслады ‐ әлеге жанр хәзер дә актуальлеген югалтмаган: ул халык арасында әле дә танылган һәм шул ук вакытта үзенә катлаулы фәлсәфи, экзистенциаль мәсьәләләрне сыйдырырга сәләтле.Режиссерның иҗат биографиясендә “Кара чикмән аерым урын алып тора. Бу аның баш режиссер буларак куелган беренче спектакле. Остазга эпитафия. “5легә тапшырылган иҗади өлгергәнлек имтиханы. “Кара чикмәнне кую 40 яшьлек Бикчәнтәев өчен яшьлек режиссерлыгы белән хушлашу иде. Ун елдан соң моның нәкъ менә шулай булуы шик тудырмый. “Казан сөлгесе һәм “Go!Баламишкин, “Гөлҗамал һәм “Диләфрүз-emakeны куйганда да “Кара чикмән тәҗрибәсенең кирәге чыга. “Яшь йөрәкләр һәм “Зәңгәр шәлнең дә нигезендә шул тәҗрибә ята, иң мөһиме ‐ ул театрның яңа эстетикага ‐ көнкүреш чынбарлыгыннан китеп, халыкчан театр башлангычына кайту, уен башлангычын психологик башлангыч белән берләштерүгә, гадәтләргә тугры калып, яңа театр теле эзләүгә хокукы барлыгын раслады. Тагын шунысы ‐ “Кара чикмән үз тирәсенә театр белән җитди әңгәмә корырга сәләтле тамашачыны туплады. Хәзер без белгән Камал театрын “Кара чикмән спектакленнән, аның эстетик юнәлешкә йогынтысыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу ‐ аерылып тора торган әсәр. Ул инде тарих казанышы.2013 елның 6 маенда театр спектакль белән хушлашачак. Ул озын һәм лаеклы тормыш кичерде, әле үз көчен югалтмады, әмма коллективның кыюлыгы һәм зирәклеге дә шунда ‐ тормыш егәрлеге саекканчы, форма яңалыгы әһәмиятен җуйганчы, сәхнә һәм зал арасындагы гаҗәеп энергия алмашы тукталганчы спектакльнең гомерен өзүдә. Театр сәнгате ‐ мизгеллек, һәр нәрсә “монда һәм “хәзер бара, иң эпохаль хезмәт тә вакыт һәм тарих агышында эрергә мәҗбүр. Театрның йомшак ягы, тормышны раслаучы башлангычы да шунда. Спектакль мәңгелеккә күчә. Озакламый ул бөтенләй риватькә әйләнәчәк.Спектакльгә кагылышлы фактлар:• Премьерасы 2002 елның 7 ноябрендә булды. • Премьера Марсель Сәлимҗановның истәлегенә багышланды. Бүләкләре:• Төрки халыкларның VIII “Нәүрүз Халыкара фестивалендә Гран-при;• II “Музыкальное сердце театра Бөтенроссия фестиваленең өч төп премиясе (Гран-при, иң яхшы режиссер эше, иң яхшы актер, Мәскәү, 2007);• XIII “Белая Вежа Халыкара фестивалендә Гран-при һәм иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк (Брест, 2008).mabuga.u5.05.13
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра