РусТатEng

Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закиров вафат...

Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә: бүген кич Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закировның дөньялыктан вакытсыз китеп барды. Мәдәнияткә, татар театр сәнгатенә гомере буена хезмәт иткән әлеге шәхескә март уртасында 67 яшь тулыр иде... Үзебездә театр фестивальләре уздырып, гастрольләр белән илебезнең төрле шәһәрләрен, хәтта чит илләрне иңләп йөргән әлеге эшлекле һәм үтә дә кешелекле, эчкерсез шәхесне милләттәшләребез яшәгән бик күп төбәкләрдә күреп беләләр 1945 елның 15 мартында Татарстанның Чистай районы Нарат-Елга авылында дөньяга килгән Шамил Закиров Казан химия-технология институтын (1970), Ленинград мәдәният институтының мәдәни-агарту эше кафедрасында аспирантура (1972) тәмамлаган. 1979-1985 елларда - Чаллыда “Энергетик Мәдәният йорты директоры, бер үк вакытта 1982 елдан Чаллы шәһәр советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире, аннары 1985 елдан ‐ Казанда Галәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры. Үзебезнең Казанда театр фестивальләре уздырып, гастрольләр белән илебезнең төрле шәһәрләрен, хәтта чит илләрне иңләп йөргән әлеге эшлекле һәм үтә дә кешелекле, эчкерсез шәхесне милләттәшләребез яшәгән бик күп төбәкләрдә күреп беләләр. Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, театр эшлеклесе Шамил әфәнде Закировның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Казан, 26 февраль, “Татар-информ
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра