РусТатEng

Камал театры яңа сезонга әзер!

Төп текст :hp://iea.u//madaiya-/iem/36519-kamal-eayi-ya%D2%A3a-sezoga-%D3%99ze.hml Соңгы елларда татар театрлары дөнья классигы Ульям Шекспирга еш мөрәҗәгать итә башлады. Г.Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры быелгы сезонда Шекспирның “Ричард III әсәрен тәкъдим итәчәк.Әлеге спектакльне күпсанлы драма әсәрләре авторы, шулай ук режиссер буларак та танылган Илгиз Зәйниев сәхнәләштерә. Камал театрының Кече сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк “Ричард III Шекспирның пьесалары арасыннан иң кырысы, диләр. Илгиз Зәйниев белдергәнчә: “Шекспир тулаем кешелек авторы. Аның әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләре күтәрелә. Шуңа күрә татар тамашачысы спектакльне җылы кабул итәр дип уйлыйм, “Ричард III бүгенге тарихи мизгелләргә якын тора. Бертуганнарның сугышуы, кан коешы, хыянәт, сатлыкҗан, хакимлекне законсыз тартып алу ‐ болар барысы да бүгенге гасыр күренешләре. Сәхнәгә тормыш чынбарлыгыннан аерып куярга мөмкин булмаган пьесалар бар һәм “Ричард III шундыйлар рәтендә. 12,20,26, 27 октябрь көннәрендә театрның Кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк спектакльдә төп рольне Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин башкара.Г.Камал театрының 109нчы сезоны 3 октябрьдә К.Тинчуринның “Зәңгәр шәле белән башланып китәр дип көтелә. Быелгы сезонда 4 премьера - “Сөясеңме, сөймисеңме (режиссеры &mius; Радик Бариев), “Ричард III (режиссеры &mius; Илгиз Зәйниев), “Минем исемем Кызыл (режиссеры &mius; Максим Кальсин) һәм “Хуҗа Насретдин (режиссеры &mius; Фәрит Бикчәнтәев) спектакльләре сәхнәгә менәчәк.Драматург Флорид Бүләков “Сөясеңме, сөймисеңме (4, 5,6,11, 24 октябрь) спектакле Радик Бариевның режиссер буларак тәкъдим ителгән өченче хезмәте. «Беркемне дә битараф калдырмый торган әсәр. Монда тулы тормыш сүрәтләнә, безнең үзара мөнәсәбәтләр чагылыш таба. Фәлсәфи, юморы да җитәрлек, пьесаны укыганда ук бар нәрсә аңлаешлы. “Сөясеңме, сөймисеңме спекталендә театрыбызның иң шәп артистлары уйный, - ди Радик Бариев.Әсәрнең эчтәлегенә килгәндә, ул болайрак. ...Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә. Рольләрдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров.Быел Камал театрына Төркиянең танылган язучысы Орхан Памук үзе килер дип көтелә. Чөнки татар театры аның “Минем исемем Кызылга (10 ноябрь) нигезләнеп сәхнә әсәре әзерли. Спектакльне кую өчен Магнитогорскиның А.Пушкин исемендәге драма театрының баш режиссеры Максим Кальсин килгән. “Бу проектка бик озак килдем. Әлеге әсәрне куярга берничә коллективка тәкъдим итеп карадым һәм Камал театры минем идеяне хуплады. Минем уйлавымча, төрек авторының идеяләрен татар артистларыннан да үтемлерәк аңлатып бирүче булмас. Биредә профессионаллар эшли. “Минем исемем Кызыл әсәре - минем өчен иң югары дәрәҗәдәге әсәр. Орхан Памукны мин Толстой, Бальзак кебек бөек әдипләр янәшәсенә куяр идем, - ди Максим Кальсин.“Минем исемем Кызыл романының инсценировка авторы - Россиянең танылган яшь драматургы Ярослава Пулинович. Баш рольне Илдус Габдрахманов башкара.Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев исә быелгы сезонда Нәкый Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдинын (2015 елның февралендә) тәкъдим итәчәк. Режиссер белдергәнчә, спектакльдә Нәкый Исәнбәт текстыннан тыш, Сүрия язучысы Саадалла Ваннус иҗаты да кулланыла. Анда бүгенге көн вакыйгалары, сәяси темалар да баш калкытачак, шулай ук төрттерүләр, юмор да әлеге сәхнә әсәрен читләтеп узмаячак икән. “Хуҗа Насретдинда төп образны Фәнис Җиһанша башкарачак.Алда саналып узган премьералардан тыш театр коллективы төрле проектларда, фестивальләрдә катнаша. Шулай ук аларны бай гастроль тормышы да көтә. Олуг юбилейларга килгәндә, 1 ноябрь көнне Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровка 70 яшь тула. Яраткан артистларыбыз Әзһәр абый Шакиров та - 22 февраль көнне, апрельдә - Хәлим Җәләлов, май аенда исә Хәлимә Искәндәрова 75 яшьлекләрен билгеләп узачак. Интертат. Мөршидә Кыямова. 18 сентябрь 2014 ел.
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра