РусТатEng

Камал театры яшь тамашачыларына Яңа ел бүләге әзерли

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, җиң сызганып, яңа премьера - “Кечтүкле уен спектакленә әзерләнә. Татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән, алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган спектакль күрсәтеләчәк. Премьера - 26 декабрьдә. “Кечтүкле уен - Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырмы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр ‐ безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрме?.. Спектакльнең режиссеры ‐ Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев. “Кечтүкле уен - аның режиссер буларак куйган икенче эше. Беренчесе - тамашачыбыз яратып өлгергән “Ут күршеләр спектакле. Радик Бариев әйтүенчә, балалар өчен күләмле спектакль кую теләге аны “Кечтүкле уен әсәренә алынырга этәргән. “Мин балалар өчен спектакльләргә җитди мөнәсәбәт булмауны кабул итә алмыйм. Ә чынлыкта бит балалар өчен спектакль кую күпкә катлаулырак. Аларны кызыксындыру өчен шактый көч куярга кирәк. Бүгенге көндә тамашачының, бигрәк тә яшь тамашачының игътибарын сәхнәгә юнәлтү бик җиңел түгел. Аларга спектакль карау түгел, ә айфон яки айпадта казынып утыру ошыйрак төшә. Ләкин без театрыбызга килгән балалар онытылып карарлык спектакль куярга тырышабыз, - диде Радик Бариев. Спектакльдә хореография һәм музыкага аерым игътибар бирелә. Махсус “Кечтүкле уен өчен композитор Радик Сәлимов күп жанрларны берләштергән бик үзенчәлекле музыка язган. “Спектакльгә музыка язган вакытта мин татар зәвыгын һәм чит ил музыкасын берләштерергә тырыштым. Кайдадыр тамашачы Уэбберның “Фантом операсын, кайдадыр симфоник музыка кулланылган голливуд мультфильмнарын танып алачак. Мин һәрвакыт үз иҗатымда бөтендөнья сәнгатенең бербөтен булуына ишарә ясарга тырышам, - дип сөйли композитор. “Кечтүкле уен спектакленең премьерасы - 26, 27, 28, 29 декабрь һәм 4, 6 гыйнвар көннәрендә. Спектакль беренче чиратта балалар һәм яшүсмерләр өчен әзерләнсә дә, өлкәннәргә дә кызыклы булачак. Шуңа күрә 26 декабрь көнне премьера көндезен һәм кичен күрсәтелә. Һәр спектакльдән соң балаларны чыршы янында Кыш Бабай белән Кар Кызы һәм спектакль геройлары Яңа ел белән котлаячак. Бу хакта Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, 19 декабрь, “Татар-информ
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра