РусТатEng

Карло Гоцци татар халык әкиятләрен белгән?!

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры халыкара проектларда даими катнаша. Шундый күркәм башлангычларның берсе - Кытай режиссеры Ма Джэньхон сәхнәләштергән “Хан кызы Турандык (Карло Гоцци әсәре). Тамашачыга 6-8 апрельләрдә тәкъдим ителәчәк премьера үзенчәлекле сәхнә алымнарына корылган. Режиссер Ма Джэньхон ханым татар тамашачысына Кытай сәнгатенең асылын тасвирларга, тамаша аркылы үз мәдәниятенең нечкәлекләрен җиткерергә омтылган. Артистларның сәхнәдәге хәрәкәте, гомүмән пластикасы, сөйләм манерасы, ым-ишарәләре, киемнәр, декорация (сәхнәгә куючы рәссам ‐ Биен Вэнтон) - болар барысы да Чин иленең кабатланмас бербөтен образын тудыра. Жанры буенча романтик әкиятне хәтерләткән әсәрдә сүз Кытай императоры Алтын ханның гүзәл кызы Турандык хакында бара. Рәсемнән генә күреп алган кызның чибәрлегеннән башын югалта язган Хәләфнең тапкырлыгы, мәхәббәте хакына теләсә-нәрсәгә риза булуы тасвирлана. Хәйләкәр, тәкәббер кыз әзерләгән барлык сорауларга да җавап тапкан Хәләф - ногай татарлары ханының улы - ахыр чиктә Турандыкның мәхәббәтен яулый, салкын канлы, хиссез, ташкурчак булып тоелган Турандыкның күңелендәге бозны эретүгә ирешә. Сәхнәдәге якты төсләргә бай, образларның купшы киемнәренә дә тамашачы игътибар итми калмас. Төп рольләрне Алсу Каюмова (Турандык), Искәндәр Хәйруллин (Хәләф), Айдар Хафизов (Алтын хан), Алсу Гайнуллина (Гөлкәй), Тимер (Әзһәр Шакиров), Илдус Әхмәтҗанов (Панталоне), Фәнис Җиһанша (Туруфутдин) башкара. Итальян драматургы Карло Гоцци татар тамашачысына якын автор. Трагикомедиягә заманында Кәрим Тинчурин да мөрәҗәгать иткән була. К.Тинчуринга багышлап “Җыен нәшриятендә басылган җыентыкта Рабит Батулла бу хакта менә ничек бәян итә: “Италия драматургы Карло Гоцциның барлыгы 10 пьесасы бар. Шуларның өчесе татар халык авыз иҗаты сюжетларына корылган: Бәхетле хәерчеләр, “Зөбәйдә, “Принцесса Турандот. Соңгы пьесаның башына ук автор: Адельма ‐ принцесса татарская; Калаф ‐принц ногайских татар, сын Тимура; Калаф, Адельма и Тимур одеты по татарски, дип язып куйган. Унсигезенче йөздә яшәп иҗат иткән Италия драматургы Гоццига татар әкиятләре каян барып эләккән? ‐дип сораганыма Нәкый Исәнбәт (1972 елда) болай дип әйткән иде: “Патша кызы Турандык дигән әкият бар бездә. Гоцци шуннан алгандыр“. Камал сәхнәсендә дөнья классигы әсәре куелу бер сөенеч булса, татар тамашачысының аны Кытай режиссеры интерпретациясендә күрә алуы икенче шатлык. Чын милләтләр дуслыгы үрнәге. Барлык тамашачыларга да әлеге кызыклы куелышны күрергә тәкъдим итәр идек. Карлло Гоцциның Казан сәхнәсендә куелган “Хан кызы Турандык әсәрен кытайлар үзләре дә тамаша кыла алачак. Пекин Милли дәүләт драма театрында октябрь айларында узачак Европа театр фестивален ачу тантанасында татар артистлары да әлеге спектакль белән чыгыш ясарлар, дип фаразлана. Мөршидә КЫЯМОВА Интертат, 5.04.2012
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра