РусТатEng

Казанда “Идиот”ны көтәләр

II Халыкара “Нәүрүз театраль-белем бирү фестиваль-форумында атаклы режиссер Эймунтас Някрошюсның да килүе көтелә. Литва артистлары Казан тамашачысына Федор Достоевский романы буенча эшләнгән “Идиот әсәрен күрсәтәчәк. “Мено Фортас (Вильнюс) театрында сәхнәләштерелгән бу спектакльнең нәкъ менә “Нәүрүз театраль-белем бирү фестиваль форумында катнашуы сәнгать дөньясында сөенечле күренеш. Театр җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Татарстан театраллары бу спектакльне күптән көтә. 18-19 июнь көнне тәкъдим ителәчәк тамашага билетларының да иң кыйммәтлеләре сатылып беткән. Спектакльдә башлыча яшь актерлар катнаша һәм ул литва телендә барачак (рус теленә синхрон рәвештә тәрҗемә ителә). Някрошюс сәхнәләштергән 3 тәнәфесле “Идиот спектален Литва, Италия, Португалия, Санкт-Петербург, Мәскәү театр сәнгатен сөючеләр тамаша кылды инде. Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан кунагына татар академия театры белән хезмәттәшлек итү тәкъдиме ясаячагын а белдерде. “Режиссер Эймунтас Някрошюс безнең театрда спектакль куярга ризалык бирсә, Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләрен сәхнәләштерүен тәкъдим итәр идем, - диде ул. Театраль форумның быелгы үзенчәлекләре әле моның белән генә төгәлләнми. 18-23 июнь көннәрендә узачак проект 8 секциягә бүленеп эшлиячәк. Семинар һәм мастер-класслардан кала, театраль чарада спектакль, концерт һәм танылган режиссер һәм музыкантларның чыгышлары да көтелә. Мастер-класс һәм семинарларны күренекле театр белгечләре: Юрий Альщиц (Германия), Нина Кирай (Венгрия), Ибен Расмуссен (Дания), Рифкать Исрафилов (Россия), Геннадий Дадамян(Россия), Степанида Борисова (Якутия), Лазо Монгуш (Тыва Республикасы), Анна Степанова (Россия) һәм башка танылган педагоглар алып барачак. Мөршидә Кыямова 08.06.2012, Интертат.ру
0
Подпишитесь на рассылку, чтобы быть в курсе новостей театра